Резеда Вәлиева — татар әдәбияты күгендә балкучы якты йолдызларның берсе

№ 142

(Шагыйрә Резеда Вәлиеваның тууына 90 ел тулуга багышлана)

 Ләйсән ИБРАЕВА,

 Казан шәһәре 167 нче мәктәпнең югары квалификация категорияле  туган тел һәм әдәбияты укытучысы 

Эльмира САДРИЕВА,

Казан шәһәре 167 нче мәктәпнең югары квалификация категорияле  туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Халкыңны күр, хәленә кер,

Мәрхәмәт кыл, суз кулың.

Чыңласын саз, җырларың яз,

Аңа бир бар җан җылың.

Резеда Вәлиева

 

Резеда Тәфкалун кызы Вәлиева – әдәбият мәйданына узган гасырның алтмышынчы елларында килгән, гаҗәеп иҗади активлык күрсәткән, һәр әсәрен сәнгатьчә югарылыкта иҗат иткән   танылган әдибә. Аның иҗади мирасы укучылар тарафыннан һәрдаим җылы кабул ителә, яратып укыла. Резеда Вәлиева иҗаты күпсанлы әсәрләргә бай булуы белән дә, шул әсәрләрнең төрле жанрларга каравы белән дә аерылып тора Ул – күпсанлы шигырьләр, поэмалар, әкиятләр, җырлар, табышмаклар, хикәяләр, повестьләр, жырлы-биюле уеннар, бәйрәм сценарийлары авторы. Эзләнүчән табигатьле, иҗади көч һәм зур  сәләткә ия булган Резеда Вәлиева  татар балалар әдәбияты өлкәсен  төрле яклап үстерергә кирәклеген яхшы аңлаган  һәм гомерен шуны изге максатка хезмәт итәргә багышлаган.  Әдибәнең күңелендә тупланган матурлыкны укучыга төрле формаларда тапшырырга омтылуы иҗатында жанр төрлелегенә китергәндер дип саныйбыз.

Укучыларым белән төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли  конференцияләрдә катнашабыз. Резеда апа Вәлиева иҗаты зур кызыксыну уятты. Резеда апа Вәлиева иҗаты буенча “Резеда Вәлиева иҗатында жанр төрлелеге” дигән темага фәнни эш башкардык.

Эшебезнең максаты итеп Резеда Вәлиева иҗатында күзәтелгән жанрларны барлауны билгеләдек.Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелды: галимнәрнең Резеда Вәлиева иҗатын өйрәнүгә багышланган фәнни хезмәтләре белән танышу; әдибәнең иҗаты белән тулырак танышу,  төрле жанрдагы әсәрләрне барлау. Алга куелган максат һәм бурычларга ирешү өчен, Резеда Вәлиеваның әсәрләрен укыдык, үзе белән берничә тапкыр очрашып, аның киңәш – тәкъдимнәрен тыңлап, үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар барладык.

Тикшерү объекты – Резеда Вәлиеваның балалар һәм яшүсмерләр өчен язган әсәрләре.Сайланган тема актуаль дип саныйбыз. Резеда Вәлиеваның иҗаты жанр  төрлелеге белән дә, әсәрләрендә күтәрелгән тема һәм проблемаларның бала күңеленә якын булуы белән дә үзенә җәлеп итә. Бу теманы өйрәнеп,  әдибә иҗатының җанрларга никадәр бай, әсәрләренең теле аһәңле,матур,аңлаешлы булуына  төшендек. Нинди генә жанрда язылуына карамастан, һәр әсәре балага  әдәп-әхлак кагыйдәләрен, Туган ил һәм туган телнең кадере, ана-ана,гаиләгә карата хөрмәт, кешелеклелек, мәрхәмәтлек кебек төшенчәләрне гади генә итеп аңлатып,бала шәхесен  тәрбияләве  белән кыйммәт .

Эш барышында түбәндәге мәсьәләләргә тукталдык: кереш өлешендә Резеда Вәлиева иҗатына мөрәҗәгать итүнең сәбәпләрен ачыкларга тырыштык.Төп өлештә төрле җанрда язылган әсәрләргә кыскача күзәтү ясалды. Әдибә иҗатының,чыннан да, җанрга бай булуы ачыкланды. Соңыннан төп фикерләрне туплап, йомгак ясалды. Эзләнү эшен башкаруда ярдәм иткән, файдаланылган әдәбият һәм чыганаклар күрсәтелде.

Җыеп кына шуны әйтеп үтәргә була: Резеда Вәлиева иҗаты күләм, сыйфат һәм жанр төрлелеге белән аерылып тора. Ул кечкенәләр өчен кыска, тиз ятлана торган шигырьләр, кызыклы һәм гыйбрәтле әкиятләр, шигырь калыбында язылган табышмаклар иҗат итә, урта яшьтәге мәктәп балалары аның хикәя, повесть, поэмаларын укып тәрбияләнәләр. Моннан кала татар баласының әхлакый үсеше һәм эстетик зәвыгы Резеда Вәлиева иҗат иткән җырларны башкарганда яисә тыңлаганда, ул язган сценарийлар буенча рольләрне башкарганда үстерелә.

Резеда Вәлиева милләтләр дуслыгын үстерүгә дә үзеннән өлеш кертә. Аның әсәрләре аша тәрбияләнгән балалар туган илләренә дә тугрылыклы, намуслы, башка милләтләргә, илләргә карата да ихтирамлы булып үсәләр, дип ышанырга була.