Ренат Харис белән очрашу кичәсе

Гөлфинә ГӘЙНЕТДИНОВА,

Казандагы 212 нче катнаш төрдәге балалар бакчасының тәрбиячесе

 Кичәнең максаты:

Балаларны Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе — Ренат Харис иҗаты белән таныштыру;

— Шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү;

— Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

1. Балаларны Ренат Харис иҗаты белән якыннанрак таныштыру, аның иҗатына кызыксыну уяту;

2. Милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.

Җиһазлау:

Ренат Харис китапларыннан күргәзмә, магнитофон язмасы, “Ренат Харис тормышта һәм иҗатта” дип исемләнгән фоторәсемнәр стенды, шигырьләр буенча ясалган рәсемнәр, җыр язмалары, презентация.

Кичәнең барышы.

Алып баручы: Без, балалар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр белән бергә Р.Харисның иҗатына сәяхәт кылырбыз. Бу гади сәяхәт түгел, ә шигьри сәяхәт.

Шигырь сезгә гүзәллекнең

Серләрен ачар.

Шигырь яраткан балалар

Булмый начар. (Р.Миннуллин)

Балалар сәламләве: “Кыюлык нигә кирәк?” (Ваннур Рахматуллин)

1 бала:Кыюлык нигә кирәк-

Без татар баласына?

Уз телендә ӘНИ диеп,

Әйтергә Әниемә!

2 бала: Кыюлык тагын нигә кирәк —

Уткәнне белү өчен,

Кайда гына йорсәңдә

Уз Җирем дию өчен!…

3 бала:Кыюлык нигә кирәк-

Мең мәртәбә кимендә:

Йөрү өчен Хуҗа булып,

АТА — БАБАҢ җирендә.

Алып баручы. “Күңелләргә шигырь кирәк” Р.Миннуллин

Куңелләргә шигырь кирәк,

Шигырь ул – тылсым!

Шигырь сезнең җаныгызны

Җылытып торсын.

Шигырь сезгә гүзәллекнең

Серләрен ачар.

Шигырь яраткан балалар

Булалмый начар.

Сүрелмәсен дә сүнмәсен

Шигырь утыгыз,

Әйбәт буласыгыз килсә,

Шигырь укыгыз!

Балалар, әйтегез әле, сез китаплар яратасызмы? (балалар җавабы)

Китапны нәрсә өчен яратасыз? (балалар җавабы)

Һәрбер кешенең яраткан китабы бар һәм алар төрле була. Ул китапларны укырга рәсемнәрен карарга, алар ярдәме буенча кызыклы уен уйнарга була. Ләкин шулай да без сезнең белән әти-әниләр, тәрбияче апалар укыган әкиятләрне, шигырьләрне, хикәяләрне тыңларга яратабыз.

Алып баручы: (китаплар күргәзмәсеннән китапны кулына ала)

Бу китаплар авторы безнең шәһәрдә яши, без үткән урамнардан йөри. Бүген бездә кунакта, балалар  язучысы – Ренат Харис.

 Безнең бакча балалары Ренат Харис иҗат иткән шигырьләрне бик теләп өйрәнәләр, аларны сәнгатьле итеп сөйлиләр..

1 бала:  “Куян”

Колакларың озын булса,

Һәрчак уяу торырсың.

Аякларың җитез булса,

Төлкедән котылырсың.

Ак туныңны чиста тотсаң,

Купшы куян булырсың.

Безнең сүзләрне тыңласаң,

Әйбәт куян булырсың.

2 бала: “Бәлли – бәү”

Әлли-бәлли-бәлли-бәү…

Куян кечтек, Аю дәү!

Аюның бар юрганы;

Ап-ак кардан сырганы.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү…

Юрган җылы, юрган дәү!

Юрган астына сыя

Аю, Төлке һәм Куян.

Аю җылы, юрган дәү…

Әлли-бәлли-бәлли-бәү!

Алып баручы: Ясминә сөйләгән “Бәлли-бәү” шигыреннән соң кызлар бишек җыры җырлап, яраткан курчакларын йоклатып алырга тели. (“Бишек җыры” татар халык җыры)

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Бәү-бәү итеп,күз йомып,

Изрәп кенә китәр бу.

Алма кебек тәгәрәп,

Үсеп буйга җитәр бу,

Абыйлары артыннан

Мәдрәсәгә китәр бу.

Алып баручы: балалар, ә сез беләсезме, хәтта җәнлекләр дә узара дус, тату, ярдәмчел булып яшиләр икән. Моның шулай икәнен Ренат Харисның “Лап-лап” шигырен тыңлагач, белерсез. Бу турыда безгә Булат сөйләп китә.

3 бала: “Лап-лап”

Лап-лап, лап-лап,

Аю килэ атлап.

Бөтентөше тузан,

Чәче-башы тузган.

Аюга ни булган?

Аюга ни булган?

Берни дә булмаган –

Куян туп уйнаган,

Тупка каты типкән,

Туп очкан да киткән,

Төшкән ул чокырга,

Чокырда чытырман.

Аю тупны күргән,

Алып менеп биргән.

Алып баручы: әйе шул, менә ничек дус, тату яшиләр икән, куян һәм аю балалары.

Ә хәзер, әзрәк ял итеп алабыз. (Уен “Әбәк”)

Алып баручы: (китаплар кургәзмәсеннән “Әбәк” китабын кулына ала). Ренат харисның тагын бер балалар өчен язган китабы “Әбәк” дип, атала. Бу китапта да иң  кызыклы шигырьләр урын алган.

 Камилә инде мәктәптә укыса да безнең янда еш була, тәрбияче апаларга ярдәм итә, балалар белән уйный, әкиятләр укый, шигырьләр сөйли. Бу китаптан “Әбәк” шигырен Камилә сөйләп китә.

1 бала: “Әбәк”

Мин кәҗәдән җитез –

Йөгерәмен бик тиз.

Аны куып тоттым,

“әбәк” диеп суктым.

Җиттем аяк белән,

Суктым таяк белән.

Акайтты ул күзен,

Тырпайтты мөгезен,

Сакалын селекте,

Мине куып китте.

Кәҗә, кәҗә, тукта,

Сөзмә мине юкка,

Уйныйк әйбәт кенә!

Бу бит “ӘБӘК” кенә…

Менә бит, бездә тәрбияләнгән балалар безне беркайчанда онытмый. Камиләдә мәктәптән кайтышлый кереп,  Ренат Харисның шигырен сөйләргә теләк белдерде.

Алып баручы: Ә хәзер, музыкаль бүләк “Яулыклар белән бию”

Алып баручы: Ренат Харисның шигырь рифмасы җырлап тора, шуңа курә нәниләр дә аның шигырьләрен бик тиз ятлый. Ренат Харис узенең иҗат җимешләре аша тәрбияле, акыллы, эшчән, олыны-олы, кечене-кече итә белгән, яшь буын вәкилен тәрбияләүне максат итеп куя, һәм әдип бирергә теләгән үгет нәсихәтне җәнлек, кош образлары аша җиткерә.

“Әбәк” китабыннан “Сөенеч” шигырен Алисә сөйли.

1 бала: “Сөенеч”

Сөенеч!

Сөенеч! –

Песиебез хәзер өч:

Зурысы – әни песи,

Икесе – бәби песи.

Бәбинең берсе ап-ак,

Ә берсе – кара колак.

Агына исем – Аппак,

Кара колакка – Шапшак.

Алып баручы: музыкаль күчтәнәч “Татар халык биюе” башкара татар егетләре.

Алып баручы: балалар, сезнең әби-бабайларыгыз бармы? Ә сез аларны яратасызмы? (балалар  җавабы)

Ренат Харис үзенең оныкларын бик ярата, шуңа күрә аның шигырьләрендә шулкадәр җылылык һәм игелеклелек. Балалар шигырьләре зур шатлык бүләк итәргә тиеш. Язган шигырьләренең берсен Ренат Харис “Төсле рәсем” шигырен Мәдинә оныгына багышлаган.

Хәзер “Төсле рәсем” шигырен безгә балалар сөйләп китә.

1 бала:Төсле рәсем ясарга

Мәдинә бик ярата:

2 бала: ясый гөлгә карап та,

ясый күлгә карап та,

3 бала:чуер ташка карап та,

һәм кояшка карап та…

4 бала: Һич уйламастан, ялгыш

килеп чыга көнбагыш!

Алып баручы:

Җырларымда Туган илне

Туган җирне зурлыйм мин.

Без бу җирдә дус һәм тату –

Рәхәтләнеп җырлыйм мин!

Ә хәзер кичәбезне ямләндереп безнең балалар  “Туган ил” җырын бүләл итәләр.

   “Туган ил”

Алып баручы: Гаҗәеп матур, бай эчтәлекле, кызыклы китаплар авторы, халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе – Харисов Ренат Мәгсүм улына сүзне бирәбез.

Алып баручы:  “Теләк” (Булат Садретдинов)

Менә шундый минем теләк –

Шат яшәсен балалар.

Бәйрәмнәр озын булсын,

Кубрәк уйнасын алар.

Шагыйрьләр дә кубәйсеннәр,

Илһам тулсын дөньяга.

Сөендереп бар җиһанны

Шигырь укысын бала.

(Алып баручы китаплар кургәзмәсеннән китап ала)

Карагыз әле, нинди матур китап. Бу китапның исеме “Матур өй”,  ә аның авторы – Ренат Харис.

Әйдәгез әле, бу өйне ничек төзегәннәрен карап китәбез.  Җайлап утырыгыз (презентация “Матур өй” Ренат Харис)

Алып баручы: Өй төзелеп беткәч, дәү әнием пешерде чәк-чәк.

                                       “Чәк-чәк”(башкорт биюе)

Алып баручы: Кадерле кунагыбыз Ренат Харис! Бик зур рәхмәт сезгә чакыруыбызны кабул итеп, кырык эшегезне кырык якка ташлап, безнең белән очрашуга килгәнегез өчен! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!

 ПРЕЗЕНТАЦИЯ