Рәхмәт Сезгә, укытучым!

5 октябрь – Халыкара укытучылар көне

№58

(Укытучылар көненә багышланган кичә) 

Зилә ФӘЙЗЕТДИНОВА,

Саба районы Тимершык урта мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы

Кичә барышы

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Cалмак  көй яңгырый.

1 нче алып баручы.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Сынарга үземдә сабырлык көчен!

2 нче алып баручы.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Исән-сау үссен дип һәр сабый кешем!

1 нче укучы.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Һәр бала күрсен дип хезмәт җимешен!

2 нче укучы.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Күрмәсен дип беркем ана рәнҗешен!

3 нче укучы.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Гыйлем наданның ексын дип бишен!

4 нче укучы.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Намуслы явыздан булсын дип өстен!

1 нче алып баручы.

Мин нигә сайладым укытучы эшен?

Булмасын дип көнче, көндәшем!

2 нче алып баручы.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Киңәшкә керсен дип миңа бар күршем!

1 нче укучы.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Һәрбер җирдә хаклык җиңсен өчен!

2 нче укучы.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Яшәргә, эшләргә, яшьнәтеп яшен!

3 нче укучы.

Сорыйм олыгая барган саен:

«Бир тагын, ходай, сабырлык көчен!»

1 нче алып баручы. Исәнмесез! Бүген бәйрәм – Укытучылар көне. Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны – карадан, яхшыны  яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.

4 нче укучы. Бүген безгә мәктәбебездә төрле елларда хезмәт иткән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләребез, укытучылар килде. Алар белән таныштырып китик әле.

2 нче алып баручы. Математика фәне серләренә төшенергә өйрәткән укытучыбыз Шәмсегөл апа Сәфәргалиева.

5 нче укучы. Безнең яраткан татар теле һәм әдәбияты фәне укытучыларыбыз Зәмфирә апа Нуруллина, Лена апа Сәлимгәрәева.

1 нче алып баручы. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Елена апа Мусина, Рузилә апа Сафина.

6 нчы укучы. Башлангыч сыйныфларны «Белем иле»нә алып керүче укытучыларыбыз Гамилә апа Фәйзетдинова, Нурзия апа Дәүлиева, Гөлҗиһан апа Кәрамова, Вәрәкыя апа Зарипова, Зәләфрүз апа Гаттаровалар.

2 нче алып баручы. Укучы малайларны хезмәт серләренә өйрәткән укытучыбыз Рафаэль абый Кәрамов.

7 нче укучы. Мәктәбебездә озак еллар укыту-тәрбия эше директор урынбасары, тарих фәненнән белем биргән Рәмзия апа Мөбарәкшина.

1 нче алып баручы. Шулай ук тарих фәне укытучысы Луиза апа Минһаҗева.

8 нче укучы. Хәрби-патриотик тәрбия бирү укытучысы Мәсгут абый Нурмиев.

2 нче алып баручы. Укучыларны китап дөньясына әйдәүче китапханәче апабыз Саймә апа Нургаязова.

9 нчы укучы. Химия, биология серләренә төшенергә ярдәм иткән, бакчада эшләргә өйрәткән укытучыбыз Зөлхәбирә апа Хәбибуллина.

2 нче алып баручы. Безнең яраткан вожатыебыз, сезгә таныш булган Тайфә апа Галимова.

10 нчы укучы. Бүген без шулай ук мәктәбебездә төрле елларда чисталыкны саклаучы хезмәткәрләребез Асия апа Биктимерова, Мәдхия апа Бариева, Минзаһидә апа Кәшипова, Финнисә апа Нәҗипова, Фирая апа Хәбибуллина, Сафия апа Кәнәфиева, Марзия апа Мөхәммәдиева, Розалия апа Шәкүрова, Гөлфәндә апа Хафизовалар һәм мәктәбебезне саклаучы Исрафил абый Бариев, үзенең тәмле ашлары белән сөендергән Гөлсәрия апа Билалова, Сания апа Сәхапова, Минсәрия апа Канәфиеваларга рәхмәт әйтәбез.

Татар халык биюе башкарыла.

 2 нче алып баручы.

Сызламасын газиз җаннарыгыз.

Сызласа да аяк-кулларыгыз,

Озын гомер бирсен Сезгә ходай,

Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз

1 нче укучы.

Еллар үтә диеп борчылмагыз,

Еллар үтү берни түгел ул.

Сау-сәламәт булып озак яшәү –

Үзе бәхет үзе шатлык ул.

«Укытучым, сезгә карап» җыры башкарыла.)

2 нче алып баручы. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр безнең янәшәбездә һәрчак яраткан укытучыларыбыз атлый. Алар безне белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәтне яратырга өйрәтә.

2 нче укучы. Безнең мәктәптә 28 укытучы бар. Һәрберсе үзенә якын булган фәнен сайлаган, һәрберсе безнең өчен бик кадерле, бик якын. Әйдәгез, аларны түргә чакырыйк!

(Һәр укытучы чыкканда көй куела.)

1 нче алып баручы. Директорыбыз Илфат абый Галимов.

3 нче укучы. Төгәл, таләпчән җитәкчеләребез – Әлфия апа Хаҗиева, Энҗе апа Биктимирова.

2 нче алып баручы. Олы йөрәкле, якты йөзле, география фәне серләренә төшендерүче яраткан укытучыбыз Рамис абый Фазылов.

4 нче укучы. Туган телебезнең асылын яратырга өйрәтүче, мөлаем, киң күңелле укытучыбыз – Миңсылу апа Миннеханова.

1 нче алып баручы. Төгәллекне, тырышлыкны, сабырлыкны, матурлыкны үзендә туплаган математика укытучыларыбыз – Нурия апа Михайлова, Ландыш апа Вәлиева.

5 нче укучы. Сөйкемле, сабыр рус теле укытучыларыбыз  Гөлфинә апа Вәлиева, Рүзинә апа Гатина.

2 нче алып баручы. Үз фәненә бездә мәхәббәт уятучы, белем серләренә төшендерүче укытучыбыз – Энҗе апа Хәбибуллина.

4 нче укучы. Бетмәс-төкәнмәс энергияле, көчле рухлы, җиңел, җитез физкультура укытучыларыбыз Шамил абый Шакиров, Альберт абый Биктимиров, Наилә апа Нуруллина.

1 нче алып баручы. Инглиз теленә мәхәббәт тәрбияләүче күркәм укытучыларыбыз  Зилә апа Фәйзетдинова, Лилия апа Якупова.

5 нче укучы. Хәреф танырга өйрәтүче, нәниләргә ияреп үзләре дә бала күңеле белән яшәүче башлангыч сыйныф укытучылары – Марсилә апа Гарифуллина, Гөлчәчәк апа Галимова, Эльмира апа Дәүлиева, Гөлфинур апа Мусина, Чулпан апа Сибагатова.

2 нче алып баручы. Чын күңелен биреп безне тормышка, эшкә өйрәтүче укытучыларыбыз Айгөл апа Фәлванова,  Илнур абый Шәймурзин.

6 нчы укучы. Балаларны яратучы, алар дөньясында кайнаучы укытучыбыз Гөлнара апа Нургаязова.

1 нче алып баручы. Әле быел гына килеп кушылган, әмма инде без яратып өлгергән вожатыебыз Илһамия апа Гыйниятуллина.

7 нче укучы. Китапханәчебез  Гөлсинә апа Шакирова.

2 нче алып баручы. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән барлык укучыларыгыз исеменнән тәбрик итәбез. Авыр хезмәтегездә зур уңышлар, тазалык, тынычлык, озын гомер телибез.

4 нче укучы. Укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы, төпле белемле булырга кирәк.

(«Вслушайтесь сердцем»  шигыре укыла.

Сәхнәгә укучы чыга, кулында олы сумка, култык астына китаплар кыстырган.  Җырлый-җырлый чыга.)

5 нче укучы.

Кемнең өе тулы китап,

Ул бар кешегә бик таныш,

Кем кулында гел көндәлек,

Белем алырга, ай, тырыш,

Аны бар җирдә таныйлар,

Әйтегезче кем соң ул?

Укучылар,

Укучылар.

6 нчы укучы. Әйе, ничек авыр хәзерге заман укучысына: дәресләр, биремнәр, күнегүләр. Ох, бүген иртәрәк ятыйм әле, бәлки, берәр нәрсә төшкә керер.

(Йокыга китә, төшендә математика укытучысы керә.)

Укытучы.

Менә тагын мин синең каршыңда,

Мин сиңа сорау белән килдем.

«Мин белмим» дигән җавапны

Ишетергә дә теләмим

Ә мин сине такта янына чакырсам,

Җавап бирмәссең шикелле.

Мин синнән белем көтәм,

Син дәшмисең, димәк – «2»! (Чыгып китә.)

Укучы бала (сикереп тора да). Ой, юк, юк! (Икенче якка борылып ята, тарих укытучысы чыга.)

Укытучы.

Син иң яраткан китабыңны, дустым, –

Россия тарихы дигәнен

Ничек җөрьәт иттең буярга?

Ачып укы син аның битләрен,

Сиңа тарихны белү бик кирәк.

Үз тарихын да белмәгән кеше

Бу дөньяда бик сирәк.

Укучыларымның белемнәре

Мине борчый бик тә,

Барыбер тырышырмын мин

Аларга белем бирергә. (Чыгып китә, укучы төшендә боргалана, татар теле укытучысы чыга.)

Укытучы.

Тагын зачетка әзер түгел,

Тагын күчерергә уйлыйсың,

Тагын эшеңне миңа бүген,

Дустым, тапшыра алмассың.

Мине күрү белән шундук,

Шпаргалкаң кулыңнан төште.

Куркып калдың, калтырыйсың,

Намусың сине сатты.

Укучы малай. Ай, бу – «2»ле, ай-яй, яй, яй! (Укучы уянып китә, сикереп тора, әрле-бирле йөренә, үз-үзенә сөйләнә.) Ой, әллә нәрсәләр керә төшкә. Бу төш чынга ашса? Юк-юк, теләмим, теләмим. Нишләргә соң инде хәзер миңа? Ой! (Пәрдә артыннан тавышлар: «Укырга,укырга һәм укырга! Тырышып белем алырга!»)

 («Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дигән җыр башкарыла.)

7 нчы укучы.

Килә-китә кеше бу дөньяга.

Кала белем, кала яктылык.

Тоягыннан очкын чәчә-чәчә,

Вакыт аты чаба атылып.

8 нче укучы.

Үрелә кеше Айга, йолдызларга,

Бөтенесен килә беләсе,

Җиде катлы күкләр ишегенең

Биектә тора ләкин келәсе.

9 нчы укучы.

Ә ачасы килә.

Тик ачарга

Ярамый шул гади ачкычлар.

Тартыла җан һаман яктылыкка.

Ымсындыра серле балкышлар.

10 нчы укучы.

Офыкларның зәңгәрлеген эчеп,

Якты төсләр җыеп күңелгә,

Вакыт аргамагын иярли дә,

Үрләренә кеше үрелә.

1 нче укучы.

Әй, аңлыйсы килә бу дөньяны,

Әй, ачасы килә серләрен.

Җир күкләрен таң һәм киңлекләрен

Кемнәр белә икән телләрен?

2 нче укучы.

Кемнәр ачар күңел күзебезне?

Гүзәллеккә булыр кем юлчы?

Сорау бирдем – шул чак күз алдыма

Килеп басты минем укытучы.

3 нче укучы.

Ул ниндидер горур һәм илаһи,

Йөзләрендә серле яктылык.

Иярәсең аның артыннан син

Кулларында аның ачкычлыр күп.

4 нче укучы.

Серле яктылыкка тартылып,

Серле мәгарәләр ачкычы.

Шул ачкычлар белән ачыладыр

Бик күп кешеләрнең язмышы.

5 нче укучы.

Биеклеккә басма сала-сала,

Вакыт көчен тормый исәпләп,

Алып бара бит ул кешелекне

Йолдыз юлларыннан җитәкләп.

6 нчы укучы.

Югарыда анда дөнья башка:

Иңнәреңә нурлар ишелә,

Яктылыкка күңел сусаганда,

Күкләр, юллар кирәк кешегә.

(«Уйларымда мәктәп еллары» дигән җыр яңгырый.)

1 нче алып баручы.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак,

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар,

Безгә үрнәк булып торырлык.

2 нче алып баручы.

Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңел аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

1 нче алып баручы.

Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлеккә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа, Укытучы!

2 нче алып баручы.

Нинди генә теләк теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Күпме игелекләр эшләдегез

Кешеләргә гомер буена.

1 нче алып баручы.

Артта калган якты эзегезгә,

Кылган эшегезгә таң калып,

Алгы көнегездә дә хөрмәт тоеп,

Яшәгез сез җирдә шатланып.

2 нче алып баручы.

Дөнья тыныч, еллар имин булсын,

Йортыбызда булсын бәрәкәт.

Җан җылыгыз, саф күңелегез өчен,

Барыбыздан сезгә мең   рәхмәт!

1 нче алып баручы. Укытучыларны тагын бер кат һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез.