«Рәсемле сүзләр» дидактик комплекты ярдәмендә 4 – 7 яшьлек рус телле балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Айсылу ЛОТФУЛЛИНА,
Казандагы 41 нче урта мәктәпнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар бүлегенең татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе
«Рәсемле сүзләр» дип аталган авторлык дидактик комплектымны мин күрсәтмә модельләштерү методына таянып башкардым.
Нәрсә соң ул күрсәтмә модельләштерү? Ул – алмаштыру, чынбарлыктагы предметларны рәсемнәр белән алыштыру. Шартлы билгеләр буларак геометрик фигуралар, рәсемнәр, пиктограммалар кулланыла ала.
Күрсәтмә модельләштерү ул – күрсәтмәлелек кенә түгел, замана баласының игътибарын җәлеп итү ысулы да. Бу – үз чиратында, татар телен өйрәнүгә кызыксынуны, мотивацияне арттыра.
Күрсәтмә модельләштерү методын эшемдә аппробация үткәрдем, аны татар теленә яраклаштырдым. Нәтиҗәдә «Рәсемле сүзләр» дидактик комплектым дөнья күрде.
«Рәсемле сүзләр» – минем шәхси ярдәмлегем. Ул билгеле бер тәртиптә монолог һәм диалог төзү өлгеләре. Яңалыгы да шуннан гыйбарәт.
Әлеге комплект Зифа Мирхәт кызы Зарипованың «Татарча сөйләшәбез. Говорим-по татарски» укыту-методик кулланмасы кысаларында эшләнде.
Дидактик комплектым үз эченә А3 һәм А4 форматындагы күрсәтмә модельләрне, рус телле тәрбиячеләр өчен җавап бирү тәртибен, шулай ук алдан өйрәнү өчен каралган рәсемнәрне, пиктограммалар, шартлы билгеләрне үз эченә ала. Комплектым уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен каралды.
Әлеге хезмәтемнең төп максаты: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Хезмәтемнең планлаштырылган нәтиҗәсе: балаларның төрле темаларга диалогик һәм монологик сөйләм төзеп сөйли алулары.
Ә хәзер эш барышын карап үтик. Эшчәнлек «әңгәмә- өлге –гамәл» тәртибендә бара. Башта һәрбер рәсемгә атама бирелә, рәсемнәргә сүз-сүзтезмәләр беркетелә; аннары модель – алгоритмнар ярдәмендә диалог яисә монолог төзелә; соңыннан, өйрәнгәннәрне ныгыту максатыннан, чынбарлыктагы предметлар белән гамәлдә күрсәтелә.
Мисал итеп, уртанчылар төркеме өчен сөйләм үрнәкләре, модель- алгоритмнар тәкъдим итәм:
Тема | Сөйләм үрнәкләре | Модель-алгоритмнар |
Хайваннар
монолог |
Бу песи. Песи кечкенә матур. Песи сөт ярата.
Бу куян. Куян зур, матур. Куян кишер, кәбестә ярата. Бу аю. Аю кечкенә, матур. Аю алма ярата. |
|
Уенчыклар кибетендә
диалог |
Исәнмесез – исәнмесез! Хәлләр ничек? Әйбәт. Ике кечкенә туп бирегез әле. Мә, ике кечкенә туп. Рәхмәт. Сау булыгыз – сау булыгыз!
Исәнмесез – исәнмесез! Хәлләр ничек? Яхшы. Дүрт зур машина бирегез әле. Мә, дүрт зур машина. Рәхмәт. Сау булыгыз – сау булыгыз! |
|
Җиләк-җимешләр
монолог |
Бу алма. Алма яшел, файдалы, тәмле, кечкенә. Мин алма яратам.
Бу банан. Банан сары, файдалы, тәмле, зур. Мин банан яратам. Бу гранат. Гранат кызыл, файдалы, тәмле, зур. Мин гранат яратам. |
|
Җиләк-җимешләр кибетендә диалог | Исәнмесез – исәнмесез! Хәлләр ничек? Яхшы. Өч зур алма бирегез әле. Мә, өч зур алма. Рәхмәт. Сау булыгыз – сау булыгыз!
Исәнмесез – исәнмесез! Хәлләр ничек? Әйбәт. Ике кечкенә киви бирегез әле. Мә, ике кечкенә киви. Рәхмәт. Сау булыгыз – сау булыгыз! |
|
Гаилә
монолог |
Бабай әйбәт, көчле, акыллы.
Әби әйбәт, матур, акыллы. Әти әйбәт, көчле, акыллы. |
|
Чакыр, сыйла – Позови, угости
диалог |
Алсу, кил монда. Утыр. Алсу, мә, ботка аша, мә, чәй эч. Рәхмәт. Ботка тәмле, чәй тәмле.
Марат, кил монда. Утыр. Марат, мә, алма аша, мә, сок эч. Рәхмәт. Алма тәмле, сок тәмле. |
Дидактик комплектымны эшемдә яратып кулланам. Чагыштырмача кыска вакыт аралыгында куллануга да карамастан, балаларның сөйләмендә уңай нәтиҗәләр күзәтелә:
– балалар сүзләрне яхшырак, тизрәк истә калдыралар;
– диалогик сөйләм төзү күнекмәләре камилләште;
– өлге буенча төрле темаларга кыска хикәяләр төзеп сөйли беләләр.