Р.Миңнуллин шигырьләрен өйрәнәбез

 

(Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе)

 

 

   Зөлфия ЮСУПОВА,

    Ютазы районы

    Кече Урыссу

    төп мәктәбенең

     татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Аннотация

Тәкъдим ителгән дәрес эшкәртмәсе Роберт Миңнуллин шигырьләре мисалында татар балалар әдәбиятының үзенчәлекләрен, әдәбият һәм сәнгать мәйданында тоткан әһәмиятле урынын аңлату; шигъриятнең балаларны кечкенәдән үк фикерләргә, шатланырга һәм борчылырга өйрәтүен төшендерү максатын исәпкә алып төзелде. Укучылар Роберт Миңнуллин кебек милләтебезнең күренекле шәхесләрен, аларның эшчәнлекләрен яхшы белергә, алар белән горурланып яшәргә тиешләр.

 

Тема. Р.Миңнуллин шигырьләре.  “Энекәш кирәк миңа!”,

“Әни, мин көчек күрдем”,   “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”

 

  Дәреснең максаты:

 

  1. Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты буенча булган белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү.
  2. Роберт Миңнуллин шигырьләре мисалында балалар әдәбиятының үзенчәлекләрен, әдәбият һәм сәнгать мәйданында тоткан әһәмиятле урынын аңлату; шигъриятнең балачактан ук фикерләргә, шатланырга һәм борчылырга өйрәтүен төшендерү.
  3. Роберт Миңнуллин иҗатына ихтирам тәрбияләү.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Предмет буенча УУГ:

–Роберт Миңнуллиннның тормыш һәм иҗат юлы белән танышу.

Шәхси УУГ:

– ­  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру;

– белем алырга, кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылыш

тәрбияләү.

Метапредмет УУГ:

  • Роберт Миңнуллин иҗатына мөстәкыйль бәя бирү белүләренә ирешү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре (ТБУУГ):

–­ тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

– төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм  укыганны анализлау.

      Коммуникатив универсаль уку гамәлләре (КУУГ):

–сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

– үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

– күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

– мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек итүдә инициатива күрсәтү;

– башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау.

Регулятив универсаль уку гамәлләре (РУУГ):

–дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру;

–максатка ирешү юлларын билгеләү;

–үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Материал һәм җиһазлау: ноутбук, проектор, шагыйрьнең иҗатын, тормыш юлын  чагылдырган электрон презентация, эш дәфтәрләре, карточкалар.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу.

                                                         Дәреснең планы

№ Эш төре Вакыты
1 Оештыру моменты

Актуальләштерү

2

5

2 Уку мәсьәләсе кую 5
3 УМ мәсьәләсен чишү 22
4 Ял минуты 3
5 Рефлексия 5
6 Өй эше бирү 2
7 Йомгаклау 1

 

Дәрес барышы:

I . Оештыру моменты.

–Исәнмесез, укучылар!  Хәерле көн!  Сез бик матурлар. Җылы мөгаләмәдә дәресне башлыйбыз.

 

   Җир йөзенең матурлыгын,

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

 

II.Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

            III. Уку мәсьәләсе кую. 1нче слайд

–Укучылар, игътибар белән экранга карагыз. Әлеге портретлардагы язучыларның кайсысын без быелгы уку елында әле өйрәнмәдек? (2 нчесен өйрәнмәдек.)

–Димәк, бүгенге дәрестә без әлеге шәхесне өйрәнәчәкбез. Бәлки, сез бу шәхесне белә торгансыздыр? (Әйе, беләбез. Ул –Роберт Миңнуллин)

–Сез аның турында ниләр беләсез соң? (Ул шагыйрь. Балалар өчен шигырьләр яза.)

–Димәк, дәреснең темасы нинди булыр? (Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм шигырьләре белән танышу.) 2 нче слайд

–Дәреслекнең 135 нче битен ачыгыз. Анда Роберт Миңнуллинның нинди шигырьләре тәкъдим ителгән? (“Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем!”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә” шигырьләре).

–Димәк, бүгенге дәрестә без сезнең белән шушы шигырьләрне өйрәнербез.

–Ә дәрескә нинди максат куярбыз? (Роберт Миңнуллин иҗатын өйрәнү, шигырьләренә анализ ясау)

–Рәхмәт, укучылар. Дәресебезнең темасын һәм максатларын билгеләдек.

III. УМ мәсьәләсен чишү.

–Укучылар, Робер Миңнуллиннның иҗатына керешкәнче, әйдәгез, шагыйрьнең үзе белән танышып китик.  3–9 нчы слайдлар

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 нче августында Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. Балачагы Сөн елгасы буена урнашкан гүзәл табигатьле Шәммәт авылында үтә. Туган ягында урта мәктәпне тәмамлый, район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Беренче шигырьләре шул чорда языла һәм матбугатта басыла башлый.

1968 –1973 нче елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, студент елларында ук шигырь җыентыклары дөнья куя. Балалар дөньясы белән якыннан танышкач, ул, яратып һәм мавыгып, балалар өчен махсус яза башлый. Зур әдәбият мәйданында танылгач та, шагыйрь бала чагына хыянәт итми. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Шәүкәт Галиев кебек остазлары аның иҗатын хуплыйлар, югары бәялиләр.

Балалар шигъриятен таныту, әһәмиятен аңлатуда ул шулай ук күп эшли – мәкаләләр яза, мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар үткәрә, Татарстан телеведениесендә “Шигъри тәлгәшләр” дигән тапшырулар оештыра. Бу эшчәнлеге һәм “Акбай цирк карый”, “Җиде абый ат җигә”, “Айга очтык” китаплары өчен Р.Миңнуллин Татарстан яшьләр оешмасының Муса Җәлил исемендәге премиясе белән бүләкләнә. 1983 елда Бөтенроссия конкурсында җиңүгә ирешә. Ул киңрәк мәйданга да чыга: «Дөньядагы иң зур алма» китабы өчен 1992 елда халыкара әдәби бүләккә – әкиятләре белән бөтен дөньяга танылган Дания язучысы Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек була, Ш.Галиев белән икесе татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре булып танылалар.

Р.Миңнуллин өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бердәй активлык белән иҗат итә, тормышны белеп, кешеләрне аңлап, борчылып яза. 1995 елда лирик шигырьләре тупланган “Күчтәнәч” китабы өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. 2005 елда аңа “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән дәрәҗәле исем бирелә.

Роберт Миңнуллин 2020 елның 27 мартында Казан шәһәрендә вафат була.

– Укучылар, бүгенге дәрестә без Роберт Миңнуллин шигырьләре мисалында балалар әдәбиятының үзенчәлекләрен, әдәбият һәм сәнгать мәйданында  әһәмиятле урын алып торуын ачыкларбыз.

–Ә хәзер  “Энекәш кирәк миңа!” шигыре белән танышырбыз.

Укытучының үрнәк укуы.

–Укучылар, шигырь сезгә аңлашылдымы? (Әйе, ул бик җиңел аңлашыла.)

–Ничек уйлыйсыз, шигырьдә нинди тема ачылган? (Туганнар, гаилә темасы.)

Шигырьне укучылардан  сәнгатьле итеп укыту.

–Укучылар, сезгә шигырьдә барлык сүзләр дә аңлашылдымы? Ә күмәк дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз? (Күп санлы кеше.)

– Әлеге шигырьдә кемнәргә карата күмәк дигән сүз кулланыла? (Күршеләре турында. Аларның гаиләсендә берничә бала.)

  • Шигырь кем исеменнән сөйләнә һәм нинди интонация белән? Нинди сүздән яки җөмләдән шигырьнең  интонациясен  аңлап була?  (Малай исеменнән)
  • Сез шигырьне сөйләүченең хәлен аңлыйсызмы? (Әйе.)
  • Ә сезнең кайсыгыз шушы малай ролендә?

–  Кайсыгызның энекәше бар?

– Ни өчен иптәшкә энекәш, абый, апа кирәк? Күршеләр яки  сыйныфташлар гына җитмимени? (Өйдә аралашырга иптәш кирәк, шатлыкларыңны уртаклашырга туганнар кирәк. Бергә өй җыештырырга, уйнарга туганнар кирәк.)

– Әйе, укучылар, балачак ялгызлыкны яратмый.

– Лирик герой кемгә мөрәҗәгать итә? (Әти–әнисенә.)

– Аның зарлануы урынлымы? Ул бүгенге хәлен генә кайгыртамы? (Малай бүгенге хәлен генә кайгыртмый, аңа киләчәк тормышында туганнар кирәк.)

–Бу шигырьне укыганнан соң Роберт Миңнуллины сез чын балалар шагыйре дип әйтә аласызмы? Ни өчен? (Әйе, ул балалар күңелен бик яхшы аңлый. Үзенең уйларын балалар теле белән бик оста итеп язган.)

Укытучы: Ә хәзер икенче шигыренә күчәбез. “Әни, мин көчек күрдем!” шигырен сезгә эчтән укырга тәкъдим итәм.

–Кайсыгыз шигырьне сәнгатьле итеп укып китәр? (1–2 укучы шигырьне сәнгатьле итеп укый.)

–Шигырьне укыгач сезнең күз алдыгызга нинди күренеш килде? Әгәр әлеге әсәр буенча сезгә рәсем ясарга кушсалар, сез нәрсәләр ясар идегез? (Салкыннан калтырап, елап торучы эт баласын  һәм аңа кызганып карап торучы баланы.)

–Димәк, шагыйрьне сүз белән рәсем ясаучы дип әйтергә буламы? (Әйе. Ул урамдагы күренешне күз алдына китерерлек итеп тасвирлый алган.)

–Шигырьдәге төп герой кем? Ни өчен? (Бала, чөнки шигырьдә аның кичерешләре бирелгән.)

–Тагын нинди ярдәмче образлар бар? (Көчек, әни.)

–Көчекнең хәлен тасвирлаган сүзләргә игътибар итик әле. Бер үк мәгънәне төрле сүзләр белән кабатлау нигә кирәк дип уйлыйсыз? (Көчекнең кызганыч хәлдә булуын белдерер өчен, сүзләрне төрле мәгънәдә куллану шигырьдә барган вакыйганы аңларга ярдәм итә.)

–Язучы ни өчен зур эт түгел, ә көчек турында сөйли? (Көчек кечкенә, тормышка яраклашмаган була. Зур эткә караганда ул кызганычрак. Кечкенәләргә һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк.)

–Дөрес, укучылар. Бәлага юлыккан кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк. Сез ничек уйлыйсыз, әнисе балага ничек дип җавап бирер? (Ул көчекне өйләренә алып кайтырга рөхсәт бирер.)

–Ә сезнең шундый күренешкә очраганыгыз булдымы? Сез нәрсә эшләдегез? (Урамдагы хәлсез песи баласын өемә алып кайттым.)

– Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер әйдәгез алдагы шигырьләргә күчик. Хәзер мин сезгә “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләрен мөстәкыйль укып чыгарга тәкъдим итәм.

–Укучылар, бу шигырьләрдә охшашлык нәрсәдә? (Ике шигырьдә дә лирик герой үзенең туган ягын сурәтләгән.)

– Лирик герой үзенең туган ягын сурәтләгәндә аеруча нәрсәләргә игътибар бирә? Ул сурәтләгән күренешләр чынбарлыкта бармы? (табигать күренешләренә, Сөн буена, ак каенннарга һ.б. Чынбарлыкта булмастай хәлләр, күренешләр бирә. Мәсәлән, ак каеннар яшь кызларга әйләнәләр, су керәләр һ.б.)

–Мондый хыялый картина ясап, автор нинди хисләрен белдергән? (Һәркемгә туган ягы якын булган кебек, шагыйрьгә дә туган ягы бик якын. Шагыйрьгә туган ягының табигате бар җирдән дә матуррак.)

– “Кайтыйк ла үзебезгә” шигырендә герой нидән канәгать түгел? (Диңгез аңа бар яклап та ошамый. Аңа бары тик үзенең Сөн буе гына якын.)

–Укучылар, сезнең диңгездә булганыгыз бармы? Диңгезнең суы нинди була? (Бар. Диңгез суы тозлы була.)

–Ә сезнең үзегезнең туган ягыгызда күлләрнең, буаларның зурлыгы, суы, тирәнлеге нинди? (Безнең туган ягыбызда күлләр, буалар диңгезгә караганда күпкә кечкенәрәк, суы да тозлы түгел. Анда рәхәтләнеп су керергә була.)

–Димәк, безнең һәрберебезгә туган ягыбыз бик кадерле.

  1. Физминутка 13 нче слайд

–Әйдәгез, укучылар, ял итеп, “Ат һәм жокей” уенын уйнап алыйк.  Өстәлдә карточкалар. Алар ике төстә: кызыл һәм зәңгәр. Музыка уйный башлагач, һәр кеше үзенә ошаган берәр карточканы ала. (Укучылар чыгып, карточка алалар).  Музыка туктагач, уен түбәндәгечә дәвам итә: кызыл карточкаларда сораулар, зәңгәрләрендә җаваплар бирелгән. Кызыл карточканы сайлаучылар чиратлашып сорауларны укыйлар, ә зәңгәр карточкаларны сайлаучылар дөрес җавапны бирә.

 

Эпитет сөйләмнең яки әсәрнең сәнгатьлелеген, поэтик көчен арттыру өчен нәрсәнең яки кемнең дә булса сыйфатын, үзенчәлеген билгеләп әйтелгән сүз
Чагыштыру нинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче күренеш белән чагыштырып сыйфатлау
Сынландыру җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү
Юмор йомшак итеп, яратып көлү

– Хәзер әйдәгез төркемнәрдә эшләп алыйк. Һәр төркемгә үзенә бер шигырь бирелә. Әлеге шигырьләрдән сурәтләү чараларын билгеләп чыгыгыз. Моның өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Башладык.

  • Хәзер җавапларны тыңлап китик. Сүз 1 нче төркемгә бирелә.

“Энекәш кирәк миңа!”

Эпитетлар: шаян алар, ямьсез, елак энекәш һ.б.

–Рәхмәт. Сүз 2 нче төркемгә бирелә.

“Әни, мин көчек күрдем!”

Эпитетлар: салкын яңгыр һ.б.

Сынландырулар: ул (көчек) елый иде һ.б.

–Рәхмәт. Сүз 3 нче төркемгә бирелә.

“Шундый минем туган ягым”

Эпитетлар: ак чәчәкләр, ак каенннар һ.б.

Сынландырулар: ак каеннар яшь кызларга әйләнә, һ.б.

Гипербола: малайлар яшенне камчы итеп уйныйлар, тайлар биеп тора, басулар шундый биек, офыкка ук тиеп тора.

–Рәхмәт. Сүз 4 нче төркемгә бирелә.

“Кайтыйк ла үзебезгә!”

Эпитетлар: кечкенә Сөнебезгә, суы тозлы, матур диңгез һ.б.

–Бик яхшы. Сезнең җаваплар белән мин килешәм.

– Роберт Миңнуллин шигырьләрен язганда бик күп сурәтләү чараларын да урынлы итеп кулланган.

Үзбәя кую.

  1. Рефлексия.

–Укучылар, әйдәгез тагын бер кат Роберт Миңнуллиның портретына карыйк.

14 нче слайд

Чыннан да, Робер Миңнуллинны балалар шагыйре дип әйтергә буламы? (Әйе. Р.Миңнуллин үзенең шигырьләрендә бала фикерләве аркылы олыларга эндәшә, аларны кисәтә. Баланың уйлары җитди булса да, олыларда ул елмаю тудыра. Бу шигырьләрдә авторның нечкә юморга ия булуы, бала психологиясен яхшы белүе күренә.)

–Укучылар, ничек уйлыйсыз, без дәрес башында куйган максатыбызга ирештекме? Бүгенге дәрестә сез Роберт Миңнуллин турында, аның иҗаты турында нинди  фикер әйтә аласыз?

–Сезнең алда карточкалар: кызыл, яшел.

Кем дә кем максатка ирештем, Роберт Миңнуллин, аның иҗаты турында бик күп мәгълүмат алдым ди, алар кызыл карточкага фикерләрен язалар.

Кем дә кем максатка ирешмәдем, Роберт Миңнуллин, аның иҗаты турында бик аз мәгълүмат алдым ди, алар яшел карточкага фикерләрен язалар.

Ә хәзер теләкләребезне “Роберт Миңнуллин – балалар язучысы” дигән плакат тирәсенә беркетеп чыгыйк.

–Рәхмәт укучылар, сез Роберт Миңнуллин, аның иҗаты турында аңлап калгансыз.Чыннан да, Роберт Миңнуллин, чын мәгънәсендә, балалар язучысы.

VI.Өйгә эш.

– Әфәрин, укучылар. Дәрестә Роберт Миңнуллин шигырьләрен укыгач, сезнең күңелләрдә нинди хисләр туды икән. Өйдә шушы хисләрегезне дәфтәр битенә төшереп карарсыз. Бәлки, шигырь юллары да килеп чыгар. Бу сезгә өй эше булыр. Өй эшенең икенче өлеше: Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле укырга өйрәнеп килергә. Өй эшенең 3 нче өлеше: шагыйрьнең биографиясен сөйләргә өйрәнергә.

VII. Йомгаклау.

– Шулай итеп, укучылар, без балаларның яраткан шагыйре, өлкәннәрнең якын дусты, бик күп җырлар авторы Р.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Куандыра, көлдерә, уйландыра Роберт Миңнуллин үзенең укучысын. Сөйкемле, олылар кебек булырга, тизрәк үсәргә, олыгаерга, күбрәк белергә, булдырырга тырышып, дөнья белән танышып йөрүче геройлар яши Роберт Миңнуллин шигъриятендә. Шигырь юллары якты эз салып, күңелдә уелып калалар.

 Кешеләргә без яхшылык эшлик!
Эшләмәсәк – гарьлек.
Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,
Ул – зур фидакарьлек!

– Укучылар, дәрестә актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Без Роберт Миңнуллин кебек милләтебезнең күренекле шәхесләрен, аларның эшчәнлекләрен яхшы белергә, алар белән горурланып яшәргә тиешбез. Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.