QR-вакыйгалар календаре: интерактив кулланып татар теле дөньясына керү

 

Гелюся ГАЗИЗОВА,

Нурлат шәһәрендәге

8 нче «Теремкәй» балалар бакчасы

тәрбияче

 

Аннотация .    Мәкаләдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтүдә инновацион алым – «QR-вакыйгалар календаре» проектын куллану тәҗрибәсе карала. Автор QR-технологияләрне заманча мультфильмнар һәм интерактив биремнәр белән берләштерүнең нәтиҗәлелеген ачыклый. Проектның төп максаты – балаларны милли мохиткә җәлеп итү, аларның интеллектуаль һәм креатив сәләтләрен үстерү, командада эшләү күнекмәләрен үстерү. Мәкаләдә тел өйрәнү процессын уен технологияләре ярдәмендә яңа дәрәҗәгә күтәрү юллары тасвирлана.

Төп сүзләр: мәктәпкәчә белем бирү, татар теле, QR-технологияләр, интерактив уеннар, проект эшчәнлеге, мультипликация.

 

Сезнең игътибарыгызга үзем төзегән яңа проектны тәкъдим итәм – «QR-вакыйгалар календаре: интерактив кулланып татар теле дөньясына чуму». Бу – гади календарь түгел, татар телен өйрәнүне кызыклы һәм заманча итәргә омтылган интерактив корал.

Без «Татнефть һәм балачак. Киләчәккә диалог» проекты кысаларында оештырылган  проект буенча эшлибез

Бу – минем «QR-календарь» проектындагы максатларыма бик якын!

Календарьның һәр битендә махсус QR-код урнаштырылган. Бу кодлар аша безнең балалар (яки укучылар) үзем тарафыннан булдырылган мультфильмнарны карый алачак. Мультфильмнар татар теленең матурлыгын, байлыгын күрсәтәчәк, шул ук вакытта яңа сүзләр һәм фразалар өйрәтәчәк.

Моннан тыш, һәр QR-код аша өстәмә биремнәр ачылачак, алар уку-укыту комплексы (УМК) материалларына бәйле. Бу биремнәр балаларның белемнәрен ныгытырга, аларның актив катнашуын тәэмин итәргә һәм телне практик куллану күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәчәк. Бу – мәктәпкә әзерлек һәм баланың тулы кыйрлы шәхес булып үсүе өчен ныклы нигез бирә.

Менә шушындый уен технологияләрен файдаланып, мин үз «QR-вакыйгалар календаре»мны булдырдым. Ул балаларны татар телен генә түгел, ә **интеллектуаль, креатив һәм командада эшләү күнекмәләренә дә өйрәтәчәк – ул балаларның игътибарын, хәтерен, инициативасын арттыру, аларны анализлауга һәм планлаштыруга өйрәтү өчен яңа мөмкинлек.

Бу календарь ярдәмендә без балаларны татар теленә генә түгел,  милли мәдәниятебезгә, йолаларыбызга һәм традицияләребезгә дә җәлеп итә алабыз. Ул балаларның игътибарын җәлеп итә, аларны өйрәнү процессына актив катнашырга дәртләндерә.

«QR-вакыйгалар календаре» – ул заманча технологияләр ярдәмендә татар телен укытуны яңа дәрәҗәгә күтәрү юлында зур адым. Аның ярдәмендә без татар теленең мохитен тирәнәйтә алабыз, балаларда телгә мәхәббәт тәрбияли алабыз.