“Портфель-теремкәй” әкияте

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән сәхнәләштерү өчен)

Лениза ВӘЛИЕВА,

Азнакайдагы 21 нче «Сандугач» балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Шөгыль барышы

Алып баручы.

Кырда портфель-теремкәй торган, ди. Менә бервакыт теремкәй янына пенал килгән.

Пенал. Терем-терем-теремкәй, кем теремкәйдә яши?

Алып баручы. Беркем дә җәвап бирмәгәч, пенал теремкәйдә берүзе яши башлаган.

Көннәрдән беркөнне теремкәй янына китап килгән, ди.

Китап. Терем-терем, теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Пенал. Бу мин – пенал, ә син кем?

Китап. Бу мин – китап.

Бергә. Әйдә, бергә яшибез.

Алып баручы. Пенал белән китап портфель-теремкәйдә бергә яши башлаганнар. Менә бервакыт теремкәй янына каләм килгән.

Каләм. Терем, терем, теремкәй, кем теремкәйдә яши?

Пенал. Бу мин, – пенал.

Китап. Бу мин – китап.

Бергә. Ә син кем?

Каләм. Бу мин – каләм.

Бергә. Әйдә, бергә яшибез!

Алып баручы. Шулай итеп, пенал, китап, каләм бергә яши башлаганнар.

Көннәрдән беркөнне теремкәй янына дәфтәр килгән, ди.

Дәфтәр. Терем-терем, теремкәй. Кем теремкәйдә яши?

Пенал. Бу мин – пенал.

Китап. Бу мин – китап.

Каләм. Бу мин – каләм.

Бергә. Ә син кем?

Дәфтәр. Бу мин – дәфтәр.

Бергә. Әйдә, бергә яшибез.

Алып баручы. Шулай итеп, пенал, китап, каләм, дәфтәр бергә яши башлаганнар. Менә бервакыт портфель-теремкәй янына бишлеләр килгән.

Бишлеләр. Терем-терем, теремкәй, кем теремкәйдә яши?

Пенал. Бу мин – пенал.

Китап. Бу мин – китап.

Каләм. Бу мин – каләм.

Дәфтәр. Бу мин – дәфтәр.

Бергә. Ә син кем?

Бишлеләр. Бу без – бишлеләр.

Бергә. Әйдәгез, бергә яшибез.

Алып баручы. Шулай итеп, пенал, китап, каләм, дәфтәр, бишлеләр бергә дус, тату яши башлаганнар. Менә бервакыт портфель-теремкәй янына икеле белән берле  килгән.

Икеле белән берле. Терем-терем, теремкәй, кем теремкәйдә яши?

Пенал. Бу мин – пенал.

Китап. Бу мин – китап.

Каләм. Бу мин – каләм.

Дәфтәр. Бу мин – дәфтәр.

Бишлеләр. Бу без – бишлеләр.

Бергә. Ә сез кем?

Берле. Бу мин – берле.

Икеле. Бу мин – икеле.

Икеле белән берле (бергә). Безне дә кертегез әле?

Пенал, китап, каләм, дәфтәр, бишлеләр (бергә). Юк, юк, безнең теремкәйдә сезгә урын юк! (Бөтенесе бергә чыгып тезеләләр.)

Алып баручы. Шулай итеп, пенал, китап, каләм, дәфтәр, бишлеләр, икеле белән берлене кермичә, дус-тату яшәгәннәр, ди.

Бер бала.

Без портфельне алабыз,

Мәктәпләргә барабыз,

Сиңа, сөйгән бакчабыз,

Барысы бергә. Сау бул диеп калабыз.