Песиләр дә уйный-уйный үсә

№43

(1 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән рәсем эшчәнлеге)

Фәридә ӘХМӘТҖАНОВА,

Наилә СӘГЪДИЕВА,

Казандагы 236 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре

Рәсем эшчәнлеге темасы: “Нәни песиләр йомгак белән уйныйлар”.

Максат:

–       уен формасында уздырылган эшчәнлекнең эчтәлеген ачып бирү;

– балаларны рәсем эшчәнлеге барышында сурәтне альбом битенең  билгеле бер өлешендә ясарга өйрәтү;

– балаларга үзләре теләгән төсләрне сайлап алу һәм куллану мөмкинлеген булдыру. Балалар белән спираль формасын ясауны үзләштерү.

Җиһазлау: кызыл, сары, зәңгәр төсләрдәге өч йомгак, кулга киелә торган йомшак уенчык әнкә песи; сикерүче, утыручы һәм йомгак артыннан йөгерүче ак биткә ябыштырылган нәни песи балалары рәсемнәре; төсле карандашлар.

Рәсем эшчәнлегенә әзерлек: нәни песи балалары сурәтләнгән рәсем-иллюстрацияләр карау; шигырь һәм тизәйткечләр уку, җырлар җырлау, уенчыклар белән уйнау.

Мияу-мияу, пескәем, хыянәтче икәнсең,

Саклый торган маеңны үзең ашап киткәнсең…

× × ×

Минем нәни пескәем, тәрәз төбен саклыйсың,

Мияу-мияу диеп, һәркөн матур итеп җырлыйсың…

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче кулына киелгән йомшак песи уенчыгын артка яшерә дә балаларга мөрәҗәгать итә:

– Балалар, әйтегез әле, бүген безгә кунакка кем килгән икән? Игътибар белән тыңлагыз әле. Ул шулкадәр йомшак, мыеклары да бар аның, тәпиләрендәге тырнакларын тырпайта. Сөт ярата, аннан, рәхмәт әйтеп, “мияу-мияу” дип җырлый-мыраулый белә. Ягез әле, балалар, кем турында сүз бара?” (Бу песи.)

Тәрбияче. Бик дөрес балалар, булдырдыгыз.

Балаларның җавабын ишеткәч, тәрбияче аларга йомшак уенчык песине күрсәтә. Уенчык әнкә песине ул балалар янына якынрак китерә. Тәрбияче балалардан песине сыйпауларын сорый. Әнкә песи балалар белән таныша: тәрбияче, әнкә песи исеменнән һәр бала янына якын килеп, аның белән таныша, исемен сорый, үзен яратып-сыйпап алуларын үтенә.

Тәрбияче балаларда песигә карата соклану хисләре уята:

– Балалар, карагыз әле, песинең йоны нинди йомшак, ә койрыгы нинди йөнтәс. Песиебезнең тәпиләре нинди матур. Аның колаклары менә нинди (күрсәтә); ул хәтта мыекларын да селкетә.

(Балалар песинең башыннан сыйпыйлар, колакларын, мыекларын, тәпиләрен, койрыгын тотып карыйлар. Яратып кочаклыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, беләсезме, безнең әнкә песиебезнең нәни песи балалары да бар. Алар да безгә кунакка килгәннәр. Ләкин алар сезнең кебек бик шаяннар, уйнарга бик яраталар. Алар качышлы уены уйныйлар, тагын йомгаклар белән дә уйнарга яраталар. Менә ул йомгаклар. Ягез әле, әйтегез, алар нинди төстә? (Балаларның җаваплары тыңлана. Тәрбияче балалардан йомгакларның төсләрен сорый, һәрберсеннән җавапларын әйттерә. Җавап бирергә авырсынган балаларга ярдәм итә. Төсләрне исләрендә калдырту максатыннан, алган белемнәрне ныгыта, төсләрне кабатлап чыга.

Тәрбияче йомгакларны келәмгә тәгәрәтеп җибәрә һәм балаларга мөрәҗәгать итә.)

           Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, нәни шаян песиләр кебек йомгаклар белән уйнап алыйк әле. Йомгакларны тәгәрәтик һәм кулга алыйк.

  (“Йомгак тәгәрәтеш” уены уйнатыла. Балалар келәмдә нәни песиләр кебек бер-берләренә йомгак тәгәрәтәләр, йомгак артыннан йөгереп барып тотып алалар. Тәрбияче балаларны уенга үсендереп, нәни песиләр булып “җырлатып” ала: балалар “мияу-мяу” дип мыраулап, йомгак тәгәрәтүләрен дәвам итәләр. Уен тәмамлангач, тәрбияче балаларны үз янына дәшә һәм уенчык әнкә песине сөйләттерә.)

Песи. Рәхмәт, балалар. Бик матур уйнадыгыз. Минем нәни, шаян песиләрем дә  сезнең кебек йомгаклар белән уйнарга яраталар. Дусларым, зинһар өчен, миңа ярдәм итегез. Нәни шаян песиләремне эзләргә булышыгыз әле. Алар качышлы уйнарга яраталар, каядыр яшеренгәннәр. Әдәгез бергәләп аларны эзлик әле, аларга дәшеп карыйк: “Мияу-мияу, сез кая качтыгыз, нәни песиләрем?”

Тәрбияче балаларга мәрәҗәгать итә: “Балалар, әйдәгез, аларны эзлибез, әнкә песигә ярдәм итәбез”, – дип, балаларны песиләрне эзләү уенына дәшә. Балалар бүлмә буйлап нәни шаян песи балаларын эзли башлыйлар һәм бераздан аларның төрле хәрәкәтләр ясаган халәттәге рәсемнәрен табалар.

Тәрбияче. Балалар, әнкә песи балаларының табылуына бик шат. Ул сезгә рәхмәт әйтә. Балалар, нәни песи балалары да сезнең кебек йомгаклар белән уйнарга яраталар. Алар йомгакларны идән буйлап тәгәрәтәләр, җебеннән тарталар. Карагыз әле, балалар, рәсемнәрдә нәни песиләрнең уйнар өчен йомгаклары юк. Әйдәгез, без аларга төрле төсләрдә йомгаклар ясыйбыз. Менә мин сезнең һәрберегезгә нәни песи рәсеме төшерелгән кәгазь битләре һәм карандашлар таратам. Аннары бергәләшеп нәни песиләргә йомгаклар ясарбыз.

(Тәрбияче мольбертта “йомгакка җеп чорнау” алымын күрсәтә: карандаш белән спираль рәвешендә түгәрәк ясарга өйрәтә. Шулай итеп йомгак рәсеме ясала. Йомгакларны төрле төсләрдә, кечкенә һәм зур итеп ясарга тәкъдим итә. Балалар тәрбияче белән берлектә карандашлар ярдәмендә йомгаклар ясыйлар.)

Рәсем эшчәнлеге төгәлләнгәч, балалар үзләренең рәсемнәрен әнкә песи белән берлектә карап сокланалар. Тәрбияче һәр рәсемдә нәни шаян песиләрнең нинди төстәге йомгак белән уйнавын искәртә, балаларның уңышларына сөенә. Әнкә песи балаларга нәни песиләренә төрле төстәге йомгаклар ясаганнары өчен рәхмәт әйтә.

Тәрбияче балаларны мактый. Эшчәнлек шуның белән тәмамлана.