Песигә матур уенчык

№44

Рамилә ФӘЛӘХЕТДИНОВА,

Балтач районы Сосна авылындагы балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– түгәрәкне ике, квадратны дүрт тигез өлешкә бүлергә; өлешләрне атарга, бөтен һәм өлешләрне чагыштырырга өйрәтү;

– геометрик фигуралар турында белемнәрен барлау;

– төгәллек, җыйнаклак, үз-үзеңә ышанганлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитлы рәсемнәр, саннар, магнитлы такта; слайдлар, проектор; һәр балага кәгазь түгәрәк, квадрат; уен өчен 5 кыршау, 3 түгәрәк, 3 квадрат, 2 овал, 2 турыпочмаклык, 2 өчпочмак; үрнәк песи  рәсеме, һәр балага клей — карандаш,  аслык, 5 өлешкә бүленгән ак салфетка, гади карандаш, сары каты кәгазь, эмблема.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Сез минем белән шөгыльләнергә телисезме?

Балалар. Әйе!

Тәрбияче. Ягез әле, үзебезне шөгыльләнергә әзерлик. Күзләребезне күпне күрергә әзерлибез.(Күзләрне йомып, куллары белән йомшак кына сыпыралар.) Колакларны күп ишетергә әзерлибез. (Колакларны сыпыралар.) Кулларны күп эшләргә әзерлибез. (Кулларны иркәлиләр.) Үзебезне кочаклап, яратабыз. (Үз-үзләрен кочаклыйлар.) Менә без әзер дә! Афәрин, балалар! Хәзер серле экранга карыйк әле. Сез нәрсә күрәсез, балалар!

Балалар. Песи баласы.

Тәрбияче. Песи баласы нинди?

Балалар. Йомшак, матур, кечкенә, нәни, ак, моңсу.

Тәрбияче. Әйдәгез, песи баласына матур сүзләр әйтеп, аны шатландырыйк әле, моңсуланып утырмасын.

Балалар. Йомшагым, матурым, нәнием, акыллым, шаяным.

Тәрбияче. Менә песиебез куанды да, матур сүзне барыбыз да яратабыз шул. Әйдәгез, хәзер өстәлләр янына утырабыз. Экранга карыйбыз.

Слайдлар белән эшләү.

1. “Саннарны чагыштыр!”, “Ничә яшелчә?” биремнәрен эшләү.

2. Экрандагы рәсемнәр буенча мәсьәлә төзеп чишү.

3. В. П.  Базарный методикасы буенча “Күзләр өчен күнегү”.

Тәрбияче. Балалар, сезнең алдыгызда фигуралар бар. Нинди фигуралар алар?

Балалар. Геометрик фигуралар. Сары түгәрәк, зәңгәр квадрат.

Тәрбияче. Хәзер түгәрәкне алыгыз да, ике тигез өлешкә бүлегез. (Балалар кисәләр.) Без нишләдек?

Балалар. Без түгәрәкне ике тигез өлешкә бүлдек.

Тәрбияче. Нәрсә килеп чыкты? Алар ничә, ничек аталалар? Кайсысы зуррак: өлешме, бөтенме? (Балаларның җаваплары.) Хәзер зәңгәр квадратны алыгыз да, аны да ике тигез өлешкә бүлегез. Нәрсә килеп чыкты? Алар ничә, ничек аталалар? Кайсысы зуррак? (Җаваплар.) Балалар, Нәргизә белән Нияз квадратны ике тигез өчпочмакка бүлгәннәр. Алар дөрес эшләгәнме? (Фикерләр тыңлана.) Нәтиҗә ясыйбыз: квадратны ике тигез өлешкә ике төрле ысул белән бүләргә мөмкин. Хәзер квадратны дүрт тигез өлешкә бүлегез. (Мөстәкыйль эшлиләр.) Ничәгә бүлдек? Кайсысы зуррак: өлешләрме, бөтенме? Өлешләр үзара ничек? Ни өчен? (Җаваплар тыңлана.) Бик яхшы, рәхмәт сезгә, балалар!

Тәрбияче. Балалар, без ничәгә кадәр санадык?

Балалар. Унга.

Тәрбияче. Песиләрне уңайга һәм кирегә санагыз әле. Ничә килеп чыкты?

Балалар. 10 килеп чыкты.

Тәрбияче. Нинди нәтиҗә?

Балалар. Санауның нәтиҗәсе аның юнәлешенә бәйле түгел.

Тәрбияче. Әйдәгез, хәзер ял итеп алыйк. “Үз өеңне тап!” дигән уен уйныйбыз. Мин сезгә геометрик фигуралар өләшәм. Шундый фигуралар идәндәге кыршаулар эченә дә куелган. Кыршаулар – сезнең өйләрегез. Сигнал булуга, сез үз өегезне табарга тиеш.

 Балалар фигураларын алышалар да, уен берничә тапкыр кабатлана.

Булдырдыгыз, балалар! Кабат урыннарга утырыйк. Өстәлләрдә ниләр күрәсез?

Балалар. Клей-карандаш, салфеткалар, аслык, сары төстәге каты кәгазь, гади карандаш.

Тәрбияче. Хәзер  без моңсу песи баласына уенчык песи ясарбыз. Мин сезгә эш тәртибен аңлатам. Карандашны алабыз да , аңа берничә өлешкә бүленгән салфетканың бер өлешен алып, төрәбез. Карандашны өстәлгә бастырып куеп, салфетканы сыпырып төшерәбез. Кечкенә, сырлы-сырлы торбачык  (трубочка) килеп чыкты. Шушы тәртиптә тагын 4 торбачык ясыйбыз. Килеп чыккан торбачыкларны, тиешле рәвешкә китереп, рәсемдәгечә (үрнәк рәсем күрсәтелә), каты сары кәгазьгә ябыштырабыз. Беренче торбачык – песинең гәүдәсе, икенчесе – башы, өченчесе – койрыгы, дүртенче, бишенчеләре – колаклары. (Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге. Әзер эшләрне әти-әниләргә күрсәтәләр.) Балалар, сезнең бүгенге эшчәнлегегез мине чиксез куандырды. Сез үзегезне белемле, тырыш балалар итеп күрсәттегез, рәхмәт сезгә!

Тәрбияче. Балалар, бүгенге эшчәнлек хакында фикерегезне беләсем килә: сезнең алдыгызда матур рәсем бар, шуны ачып карагыз әле. (Елмаеп торучы песи баласы төшерелгән эмблема.) Безнең йомшак песиебез бик куанган, кәефе күтәрелгән. Сезгә дә эшчәнлек ошаган икән, эмблеманы өскә күтәрегез. Рәхмәт! Күңелле, матур көннәр телим барыгызга да! Эмблемаларны әти-әниләрегезгә бүләк итәрсез!