Педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру юллары

№ 152

Фәридә ШӘРИПОВА,

Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге методисты

Бүгенге көндә педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру – актуаль мәсьәләләрнең берсе. Замана алга барган саен, бу һөнәр ияләренең белем һәм күнекмәләрен бәяләгәндә, яңадан-яңа алымнар куллану таләп ителә. Нәкъ менә укытучының һөнәри компетенциясен күтәрү нәтиҗәсендә генә укучыларның белем сыйфатын арттырып була.

Педагогның һөнәри үсеше, барыннан да элек, базар икътисады шартларында хезмәт эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә белгечләр әзерләүгә карата таләпләрнең артуы белән аңлатыла. Һөнәри компетентлыкны үстерү – иҗади индивидуальлекне камилләштерү, педагогик инновацияләргә карата кызыксынучанлыкны, бертуктаусыз үзгәреп торган мохиткә җайлашырга сәләтлелекне формалаштыру ул. Хәзерге мәгариф системасында барган үзгәрешләр укытучының квалификациясен һәм һөнәри осталыгын, ягъни аның һөнәри компетентлыгын күтәрү зарурлыгына китерә. Бүгенге мәгарифнең төп максаты –шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең актуаль һәм перспектив ихтыяҗларына туры килүче, җәмгыятьтә социаль адаптациягә, хезмәт эшчәнлеген тиешенчә башкара, үзаңны камилләштерә алырдай сәләтле шәхесләр әзерләү. Ә ирекле фикер йөртә, үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен фаразлый һәм белем бирү процессын модельләштерә торган педагог куелган максатларга ирешү гаранты булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә дә хәзерге вакытта заманча, динамик тизлек белән үзгәрүчән дөньяга яраклы шәхес тәрбияләү өчен сәләтле, иҗади фикер йөртүче, конкурентлыкка сәләтле педагогларга  ихтыяҗ зур.

Заманча таләпләрдән чыгып, педагогның һөнәри компетентлыгын үстерүнең төп юлларын билгеләргә мөмкин:

* методик берләшмәләрдә, иҗади төркемнәрдә эшләү;

* тикшеренү, эксперименталь эшчәнлек алып бару;

* инновацион, яңа педагогик технологияләрне үзләштерү;

* педагогик ярдәмнең төрле формаларын куллану;

* педагогик конкурсларда, мастер-классларда, форумнарда һәм фестивальләрдә актив катнашу;

* үз педагогик тәҗрибәсен башкалар белән уртаклашу;

* ИКТ куллану һ.б.

Әгәр педагог һөнәри компетентлыгын арттыру кирәклеген аңламый икән, санап үтелгән алымнарның берсе дә  нәтиҗәле булмаячак. Моннан педагогик үсеш өчен мотивация һәм уңай шартлар тудыру зарурлыгы килеп чыга. Үз педагогик тәҗрибәсен башкалар белән уртаклашу, тарату, фәнни конференцияләрдә чыгыш ясау укытучының һөнәри үсешен активлаштыра, тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен арттыра, педагогик бердәмлеккә юллар ача. Алдынгы педагог мәктәп үсеше процессында әһәмиятле урын тота, бу – аның профессиональлеген үстерүгә ярдәм итә.

Һөнәри компетентлыкны үстерү – берөзлексез эзләнү, яңалыкка омтылу, заманча технологияләрне үзләштерү, һәрдаим камилләшеп торуны күздә тоткан һөнәри тәҗрибә туплау ул.

Иртән эшкә шатланып баручы, кич белән өенә шатланып кайтучы кеше генә бәхетле. Моның өчен гаиләдә дә, эштә дә тиешле шартлар булдырылырга тиеш.

Педагогның профессиональлек дәрәҗәсен, аның иҗади «мин»енең уникальлеген нәрсә билгели? Бары тик даими үсештә булу, вакыт һәм һөнәри таләпләргә туры килү, укучыларны ярату, башкаларга үрнәк булу. Педагогның эшчәнлеге күбесенчә киләчәккә юнәлгән. Ул киләчәктә яшәргә сәләтле буын тәрбияләргә тиеш. Бу урында Риза Фәхреддиннең сүзләре урынлы: «Балаларны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр». Моның өчен алга карап эш итә белергә дә кирәк. Укучылары уңышка ирешсен өчен, укытучының гыйлемле мөгаллим генә түгел, бәлки сизгер психолог та, укучыга дус һәм таяныч та була белүе кирәк.

Мондый укытучылар безнең районда мин җитәкли торган берләшмәдә дә шактый күп. Алар – үз эшләренең остасы булган, һәрвакыт эзләнүчән, яңа ачышлар ясарга омтылучан, педагогик камиллеккә һәм, иртәгесе көн белән яшәп, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармаклары кебек белеп, аларны үз балаларыдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләүче укытучылар,. һөнәри эшчәнлекләрендә югары җитештерүчәнлек һәм укучыларны укытуның сыйфатлы нәтиҗәлелеген тәэмин итүчеләр, яраткан эшеннән шатлык һәм ләззәт алучылар. Районыбызның  табигать фәннэре укытучылары Яңа Арыш урта мәктәбеннән Г.Г.Нәбиуллина, Балык Бистәсендәге 2 урта мәктәп укытучылары С.Г.Ермолаева, Н.М.Талакова, Балык Бистәсе гимназиясе укытучылары Г.А.Хәбибуллина, Н.К.Сафина, Юлсубино мәктәбе укытучысы Р.И.Сәләхиева, Күгәрчен урта мәктәбе укытучысы И.Т.Шәмсевәлиева, Котлы Бүкәш урта мәктәбеннән И.М.Вәлиев, Н.Н.Шакиров, Шомбыт урта мәктәбеннән Н.Р.Ибраһимова.– әнә шундыйлардан.

Укытучыга хәзерге заманның күптөрле инновацион технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк. Бүген, педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен яңа технологияләрне нәтиҗәле файдалану сорала. Димәк, педагог өчен мәгълүмати компьютер технологияләре өлкәсендә белемнәрне үз вакытында үзләштерү бик мөһим.

Укытучының һөнәри белеменә карата таләпләр күппланлы һәм җәмгыять ихтыяҗлары белән билгеләнә. Яңа белемнәргә ихтыяҗ аның профессиональлеген үстерү нигезе булып тора. Аның өчен методик осталык дәрәҗәсе дә сораулар тудырмый һәм профессиональ компонентта структур берәмлек буларак үз урынын таба. Хәзерге социаль-икътисади шартларда укытучы абруйлы, киңкырлы, тулы мәгълүмат чыганагы түгел. «Белергә, өйрәтергә ярамый, Укытучы Бер генә нәрсә эшли ала – юл күрсәтергә», – дигән инглиз язучысы Р.Олдингтон.

Әмма үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә укытучы шәхесен бер генә җансыз технология дә алыштыра алмый. Укытучы – җәмгыять һәм бала тормышында аерым миссияне үтәүче зат.

Укытучы баланы җәмгыятькә яраклашырлык, анда үз урынын таба алырлык, рухи яктан бай, авырлыкларга бирешмәүчән көчле шәхес итеп тә тәрбияли.

Заман таләпләренә туры килгән, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булдырып, компетентлы педагоглар үстереп, без мәгариф системасы алдына куелган бурычларны уңышлы үтәрбез, дип уйлыйм.