Озын толым – кызлар матурлыгы
№44
(Балаларда нәфис үсеш күнекмәләрен тәрбияләү өчен бәйрәм иртәсе)
Гөлшат ЛОКМАНОВА,
Арча районы Шушмабаш балалар бакчасы тәрбиячесе
Зал чәчәкләр белән бизәлгән. Магнитафон язмасында “Озын толымлы, чибәркәй” җыры яңгырый. Балалар тезелешеп утыра. Җыр беткәч, алып баручы уртага чыга, кулында чәчәкләр.
Алып баручы.
“Матурдан да ни матур?” – дип
Сорадым мин чәчәктән.
Чәчәк миңа җавап бирде:
“Безне кояш яшәрткән.
Ул салават күперенә
Әйләндергән җир йөзен.
Кояш кызы булган өчен,
Иң матуры мин үзем”.
“Матурдан да ни матур?” – дип
Сорадым әниемнән.
Әнкәй миңа җавап бирде,
Кочты да иңнәремнән.
“Озын чәчле, матур кызлар
Бу дөньяның сылуы,
Җир йөзендә дуслык яшәр,
Елмаю иң матуры”.
Хөрмәтле балалар! Бүген без сезнең белән “Озын толым – кызлар матурлыгы” бәйрәменә җыелдык. Элек-электән хатын-кызның матурлыгы озын чәч толымнары белән үлчәнгән.
Су кызы һәм Шүрәле куышып керә.
Су кызы. Харап булдым, харап булдым. Бик куркыныч, ямьсез нәрсә минем артымнан куа.
Шүрәле (кулында кайчы). Тукта, тукта сылу кыз, уйныйк бергә кети-кети.
Су кызы. Кем син, мин синнән куркам?
Шүрәле.
Курыкма, кызый, мин карак, угры түгел,
Шулайда мин бик үк тугры түгел.
Килче чибәр кыз, уйныйк бергә кети-кети,
Синдәй матур кызларны, яратам мин, кергери.
Алып баручы. Туктагыз әле, Шүрәле, тукта әле, Су кызы! Ни булды сезгә? Аңлатып бирегез безгә.
Су кызы. Күрәсезме, мин чәчемне ничек озын үстердем, ә Шүрәле шул чәчемне кисеп атырга тели. (Елый.)
Шүрәле. Әй Су кызы, су кызы. Мин бит сиңа бары яхшылык кына телим. Нигә сиңа бу озын чәч? Көне буе чәч тарап уздырасың бит син көнеңне.
Алып баручы. Ай-яй, ялгышасың, Шүрәле. Су кызы шушы озын чәчләре белән чибәр бит инде. Ышанмыйсың икән, менә кара, бүген бездә бакчабызның иң чибәр кызлары, төгәлрәк әйтсәк, озын чәчле сылу кызлары кунакта. Әйдәгез, сез дә аларның чибәрлекләренә сокланып, безнең белән бәйрәмгә рәхим итегез.
Безнең көннәрдә озын чәчле кызларны табу кыенлаша бара. Шулай да безнең балалар бакчасында бар андый кызлар. Менә алар, кул чабып каршы алыгыз.
Озын чәчле кызларның исемнәрен, чәч озынлыгын атап чакыру. Кызлар уртага тезелеп басалар.
Беренче кыз.
Өйдә әни белән икәү,
Килдек шундый карарга.
Бүтән бер дә кистермичә,
Чәч үстереп карарга.
Икенче кыз.
Инде чәчем билдән үтте,
Үсмәс иде кистерсәм.
Теземә дә җитәр әле,
Тәрбияләп үстерсәм.
Өченче кыз.
Чәч ул бик озак көттерми,
Үсә икән карасаң.
Әйбәтләп юып, яхшылап,
Җайлап, майлап тарасаң.
Дүртенче кыз.
Йөрим чәчемне бер яки
Ике толымнан үреп.
Милләтнең чын кызы диеп,
Соклансын кеше күреп.
Бишенче кыз.
Җәй аенда чишмә җырын
Яратам мин тыңларга.
Чын күңелдән сокланам мин
Озын чәчле кызларга.
Алтынчы кыз.
Көзге каршына киләм дә,
Чәчемне тарап үрәм.
Милләтемнең чын кызы
Шундый була дип беләм.
Матур көй яңгырый, кызлар чәчләренең матурлыгын күрсәтеп, биеп йөриләр.
Шүрәле: Ай-яй, чыннан да бик чибәр, сылу, матур була икән бу озын чәчле кызлар.
Алып баручы. Әйе, Шүрәле, әле ул кызлар уңган да, тапкыр да икән бит. Әйдәгез, дөреслегенә ышаныр өчен, кызларны сынап карыйк. Аларның тапкырлыгын сынар өчен, мин табышмаклар әйтәм.
***
Кызлар карап туя алмый,
Кайчак аңа малайлар да
Карап-карап алгалый.
Хәттә әби-бабайлар да
Яшереп күз салгалый. (Көзге)
***
Тешле-тешле үзе,
Матурлый ул чәчне. (Тарак)
***
“Чәч” сүзенең уртасында нәрсә бар? (Ә хәрефе)
Алып баручы. Бик дөрес. Ә хәзер мин бу сылу кызларның иптәшләрен чакырам, алар үзләренең дусларының чәчләрен матур итеп җыярга тиеш булалар.
Ә бу арада кызларга багышлап, “Эх, сез матур кызлар” җыры башкарыла.
Алып баручы. Инде иптәшләрегезнең фикерләрен тыңлыйк.
Беренче бала.
Сезнең матурлыгыгызга
Мин сокланып утырам.
Бүгеннән үк мин дә, дуслар,
Чәч үстерергә тотынам.
Икенче бала.
Моңарчы ник күрмәгәнмен,
Мин озын чәчлеләрне?
Гел шулай матур булганмы,
Безнең татар кызлары?
Өченче бала.
Матурлыкны югалтмагыз,
Чәчегезне кисмәгез.
Кызларның бар матурлыгы,
Озын чәч толымында.
Алып баручы. Менә безнең кызларыбызның чәчләре әзер, әйдәгез, аларны уртага чакырыйк.
Кызлар, түгәрәк ясап, көй астында әйләнеп йөриләр. Әби керә.
Әби. Уф, соңга калдым ахыры, бәйрәмнең иң кызыгын күрми калам дип, ашыга-ашыга сезнең янга килдем. Исәнмесез, балалар!
Балалар. Исәнме, әби!
Алып баручы. Әбекәй, син – бакчабызның иң кадерле кунагы. Бүген бездә озын чәчле кызларыбыз үзләренең матурлыкларын балаларга күрсәтәләр.
Әби. Бик яхшы кызым, чәч – ул хатын-кызның күрке. Ә сез, балалар, чәч тәрбияләү һәм баш әдәпләре турында яхшы беләсезме? Менә тыңлагыз әле, мин сезгә үземнең киңәшләремне бирәм.
1. Башыгызны гадәттән тыш түбән яки бер тарафка салындырмагыз, кеше янында кашынмагыз.
2. Чәчләрегезне һәрвакыт юып, чиста йөртегез. Тарагыз, көйдермәгез, бөтермәгез, табигый хәлен үзгәртмәгез, химия белән бозмагыз.
3. Үргәндә, артык тыгызламагыз, башка кеше чәчен кушып ясамагыз, чәч очына авыр нәрсәләр такмагыз.
4. Чәчегез чыннан да матур булсын дисәгез, чәчкә тиешле хөрмәт күрсәтегез һәм моның дөреслегенә үзегездә ышанырсыз.
Алып баручы. Рәхмәт, әбекәй, яхшы киңәшләрең өчен, безнең балалар синең киңәшләрне тыңларлар. Әле безнең озын чәчле кызларыбыз тагын да күбәер.
Ә хәзер, әйдәгез, татар кызлары биюен карыйк.
Әби. (Шүрәле белән Су анасына) Ә син, Шүрәле, Су кызын рәнҗетмә. Синең дә кыз туганнарың бардыр. Бар урманга кайт һәм аларга озын чәчле кызлар турында сөйлә
Шүрәле. Бүтән рәнҗетмәскә сүз бирәм. Их, рәхәт тә соң шушы балалар янында, күп нәрсәләргә өйрәнәсең, бер генә дә китәсе килми.
Алып баручы. Балалар, әйдәгез, Шүрәле һәм Су кызы белән биеп-җырлап алыйк.
Бергәләп җырлыйлар.
Бергә.
Җен дә түгел, җил дә түгел
Күренеп йөри торган.
Шүрәлене саклап тора
Татарда кара урман.
Шүрәле, Шүрәле,
Син Су кызын күр әле
Озын аның чәчләре,
Юк килмәгән җирләре.
Бер мөгез дә, коерык бер
Кети-кети уйный ул.
Кием салым кими ул,
Балаларга тими ул.
Шүрәле, Шүрәле,
Син әбине күр әле.
Якты аның йөзләре,
Яхшыдыр киңәшләре.
Шүрәле ул беләдер,
Ул белгәнгә көләдер.
Пышылдый җил искәндә,
Рәхәт безгә үскәндә.
Шүрәле, шүрәле
Безнең янга кил әле.
Озын чәчле кызлар белән
Бер биеп күрсәт әле.
Күмәк бию.
Җыр беткәч, әби, Шүрәле, Су кызы китәләр.