Организмнарның яшәү тирәлекләре

№ 204

(5 сыйныфта биология дәресе)

Илсөяр САФИНА,

Апас районы М.Гайнуллин исемендәге Кызыл Тау урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология укытучысы

Максат:

дидактик: «Тирәлек» төшенчәсен ачыклау, тере организмнарның әйләнә- тирәлеккә җайлашу үзенчәлеген үзләштерү;

үстерелешле:

күрсәтмә материаллар, дәреслек белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру;чагыштыру, гомумиләштерү кебек фикерләү күнекмәләре үсеше өчен җирлек тудыру;

тәрбияви:

– биология фәненә ихтирамлы мөнәсәбәт тудыру;

– үз эшчәнлекләрен адекват бәяләргә өйрәнү өчен җирлек булдыру;

– табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырган нәтиҗәлелек:

предмет буенча:

– төрле әйләнә-тирәлекләрне аера белү;

– тере организмнарның үзләре яши торган әйләнә-тирәлеккә җайлашу ысулларын үзләштерү;

а) регулятив гамәлләр: уку мәсьәләсен китереп чыгаруда, адымлап тере организмнарның яшәү тирәлеге үзенчәлеген ачыклауда, рефлексия ясауда, үзбәя куюда катнашалар;

ә) коммуникатив гамәлләр: төркемдә эшләү барышында, аралашу күнекмәләре үсеше өчен җирлек туа: бер-берсен тыңлый, ишетә, фикерләрен дәлилле әйтә, башкаларның фикерен тулыландыралар, өйрәнелгән материал нигезендә фәнни белемнәрне урынлы кулланырга өйрәнәләр;

б) танып белү гамәлләре: дәреслек һәм өстәмә материалларны кулланып, чагыштыруда, гомумиләштерүдә катнашалар; өйрәнелгән материалны модельдә күрсәтә һәм модельдән файдаланырга өйрәнәләр;

шәхес буларак үсеш нәтиҗәлелеге:

– туган телгә һәм Россия Федерациясенең дәүләт теле – рус теленә тигез ихтирамлы мөнәсәбәтне гражданлык бурычы,  әхлаклылык күрсәткече итеп тану;

– безне чолгап алган үсемлекләрнең атамасын ике телдә (татар һәм рус телләрендә) үзләштерү ихтыяҗы туу.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле, география, татар әдәбияты.

Эшчәнлекне оештыру формалары: фронталь, индивидуаль, парлашып.

Эшчәнлекне оештыру методы: өлешчә эзләнүле.

Ике телдә кулланылышка керергә тиешле төп төшенчәләр: әйләнә тирәлек/среда обитания; тере организмнарның җайлашу үзенчәлеге/особенность приспособлений живых организмов.

 

Эшчәнлеккә контроль һәм бәя формасы: нигездә, үзконтроль һәм укытучы тәкъдим иткән критерий нигезендә үзбәя.

Кулланылган ресурслар: дәреслек (Пасечник В.В., Суматохин С.В., Калинова Г.С. Биология. 5 нче сыйныф. – М.: Дрофа, 2015), эш дәфтәрләре, проектор, компьютер, презентация, карточкалар.

Дәреснең технологик картасы

 

Дәрес

этаплары һәм башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге

 

2 3 4  
I. —Ориентлашу, , мотивлаштыру этабы

 

 

Психологик уңай халәт тудыру.

Барыбызга да хәерле, имин көннәр, балалар! Кәефләрегез ничек, әйбәтме? Әйдәгез, дәресебезне башлыйк,. Хәерле сәгатьтә булсын!

 
1. Өй эшләренә анализ. (Бирем языла.)

1. Тере организмнарның нинди патшалыкларын беләсез?

2. Тере организмнар терек булмаганнан нәрсә белән аерыла?

3. 3 нче сорауга телдән әзерләнергә бирелгән иде, яле кайсыгыз җавап бирә?

4. Иҗади эш итеп бирелгән чыгышларны тыңлыйбыз.

 

Көтелгән җаваплар (языла)

1. Бактерияләр, үсемлекләр, гөмбәләр, хайваннар.

2. Тере организмнар сулыйлар, тукланалар, үсәләр, үрчиләр. Күзәнәктән төзелгән.

3. Үрчү зур әһәмияткә ия, һәр тере организм үзеннән соң буын калдырырга тиеш, үрчү булмаса, тереклек була алмый.

4. Укучылар үзләренең иҗади эшләре белән таныштырылар.

2. Актуальләштерү. Белемнәрне тигезләү, ягъни бүгенге теманы үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү, барлык балаларны да бер яссылыкка кую, яңа белем, күнекмәләрне үзләштерүгә бер дәрәҗәдә әзер итү максаты белән проблемалы сорау, бирем бирә.

Бирем. Тере организмнар кайда яши? Уйлап карагыз әле, укучылар! Ни өчен умарта корты – суда, ә балык коры җирдә яши алмый?

Көтелгән җавап: (языла)

 

 

 

 

 

 

 

 

Тере организмнар төрле тирәлекләрдә яшиләр. Умарта – җир-һава тирәлегендә, ә балык суда яшәүгә җайлашкан.

3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру.

 

– Димәк, бүгенге дәреснең темасы: …

– Ә дәресебезнең максаты: нинди яшәү тирәлекләре булуы һәм бу яшәү тирәлекләренә тере организмнарның җайлашу үзенчәлекләрен өйрәнү.

1. Нәрсә ул тирәлек?

 

 

2. Нинди яшәү тирәлекләрен беләсез?

 

3. Төрле тирәлекләрдә яшәүче организмнар турында рәсемнәр, видео күрсәтелә, тирәлектә нинди тере организнар яшәве ачыклана.

 

 

Организмнарның яшәү тирәлекләре.

Игътибар белән тыңлыйлар

Көтелгән җавап: (языла)

 

 

 

 

1. Табигатьтә тереклек ияләрен чолгап алган һәр нәрсә тирәлек дип атала.

2. Коры җир-һава, су, туфрак тирәлекләре, тере организмнар – башка организмнар өчен.

3. Укучылар җавап бирәләр.

 

Яшәү тирәлекләре укучыларга бүлеп бирелә.

Гомуми сорау бирелә: организмнарга бу яшәү тирәлекләрендә яшәү өчен нинди уңай яклар һәм нинди каршылыклар бар?

1 нче проблемалы сорау.

Дәреслекнең 20 нче  битеннән «Коры җир-һава тирәлеге» бүлеген укырга. Организмнарга бу яшәү тирәлегендә яшәү өчен нинди уңай яклар һәм нинди каршылыклар булуын ачыклау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Коры җир-һава тирәлегендә яшәүче организмнарга кислород җитә, дымлылык үзгәреп тору күзәтелә, һава температурасы бик тиз үзгәрергә мөмкин үзенчәлекле җайлашулар күзәтелә. Һава пычрануы тискәре йогынты ясый.

2 нче проблемалы сорау.

Дәреслекнең 20, 22 нче битләреннән «Су тирәлеге» бүлеген укырга. Рәсемне өйрәнергә. Организмнарга бу яшәү тирәлегендә яшәү өчен нинди уңай яклар һәм  нинди каршылыклар бар?

Көтелгән эш һәм җавап. Су тирәлегендә күп төрле организмнар яши, төзелешләре үзенчәлекле, йөзгечләре йөзү өчен хезмәт итә, температурада кискен үзгәрешләр булмый. Кислород, яктылык җитми.
3 нче проблемалы сорау.

Дәреслекнең 22 нче битеннән «Туфрак тирәлеге» бүлеген укырга. Рәсемне өйрәнергә. Организмнарга бу яшәү тирәлегендә яшәү өчен нинди уңай яклар һәм нинди каршылыклар бар?

Көтелгән эш һәм җавап. Туфрак – коры җирнең уңдырышлы катламы, анда күп кенә тере организмнар яши. Алар җирне казуга җайлашканнар, казып үзләренә оя ясыйлар, азык табалар. Кислород, яктылык җитми.
4 нче проблемалы сорау.

Дәреслекнең 22, 24 нче битләреннән «Тере организмнарның тәне» бүлеген укырга. Рәсемне (13 нче рәсем) өйрәнергә. Организмнарга бу яшәү тирәлегендә яшәү өчен нинди уңай яклар һәм нинди каршылыклар бар?

 

Көтелгән эш һәм җавап. Тере организмнар тәне башка организмнар өчен яшәү урыны булып тора. Башкалардан яшәү шартлары даими булуы белән аерыла. Мондый организмнарга паразит организмнар керә, хуҗа тәнендәге әзер матдәләр белән тукланалар. Каршылык юк.
Тәннәре каурый, йон белән калпанган. Сизү ораннары эшчәнлеге көчле.
Җир- һава тирәлеге

II. Модельләштерү

Укытучы тактада эшли: танып белү процессын тотрыклы итү максаты белән дәрестә башкарылган эшне кыскача язуда күрсәтә бара. Модель эш дәфтәрләренә теркиләр.
 Көтелгән модель шунда урнаштырыла.

3. Модельләштерү (дәвам итәбез)

 

Су тирәлеге
Туфрак тирәлеге
Тере организмнар
Тән формасы, саңаклар, йөзгечләр, бармакта ярылар булу
Тән формасы, сукыр булу, казу сәләте булу
Паразит формаларда имгечләр булу
Җайлашу үзенчәлеге

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

III. Рефлексия, бәяләү этабы

1. Рефлексия.

 

Дәрестә узган юлны кире узу; ягъни

– нәрсә эшләргә тиеш идек?

– ничек эшләдек?

– нинди нәтиҗә ясадык дигән сорауларга җавап бирүне оештыру

Көтелгән эш һәм җавап. Тере организмнарның дүрт төрле яшәү тирәлеге әйтелә. Карточкаар белән эшләгәндә яшәү тирәлегенең тере организмнарга уңай һәм тискәре йогынтылары әйтелә. Модельләштерү этабында тере организмнарның бу яшәү тирәлекләренә ничек җайлашулары кабатлап әйтелә.
2. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя Критерий бирү:

а) терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына сөйләп бирә алса – «3»ле;

ә) терәк конспектка күз төшергәләп кенә сөйли алса – — «4»ле;

б) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса – — «5»ле;

в) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып та сөйләп бирә алмаса – «2»ле.

Укытучы билгеләрен журналга куя.

Шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр, эшчәнлекләрен адекват бәялиләр.

 

3. Өйгә эш алу. Эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

1. Репродуктив эшчәнлеккә (ягъни класстагы эшкә охшаш, үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне куллана белү таләп ителгән эш (бу эш мәҗбүри – һәркем эшләргә тиеш): 4 нче параграфны укырга; телдән сорауларга җавап бирә белергә.

2. Конструктив:

«Организмнарның яшәү тирәлеге» дигән темага чыгыш әзерләргә.

3. Иҗади эшчәнлеккә: организмнарның яшәү тирәлеге үзенчәлекләрен чагылдырган кроссворд төзергә.

Үзенең мөмкинлегеннән чыгып,  көче җитәрдәй эшне сайлый.