Онытырга мөмкин түгел…

№40

(Югары сыйныфлар өчен «Җиңү көне»нә багышланган әдәби-музыкаль чара үрнәге)

Ирина МАКАРОВА,

Казандагы 144 нче урта мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әнисә МИНСАФИНА, Гөлсем МИНҖАНОВА, Ләйсән ҖӘЛӘЛИЕВА,

Казандагы 144 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

1 нче күренеш

(Кыз бала әнисе һәм әтисе белән комлыкта уйный. Бервакыт радиодан Левитан тавышы ишетелә. Әни кеше катып кала. «Озатып вокзаллар каршыннан» җыры яңгырый.)

Әти.

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә – балам. Син – әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, туган ил өчен.

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм…

(Әтисе бала белән хатынын кочаклап үбә һәм сугышка китә. Әни кеше, кулъяулык биреп, елап озатып кала.

Кыз бала (Алсу). Әтием!!!

Әни кеше (Ләлә). Арсланым!..

(К.Нәҗминең «Фашизмга үлем» шигыреннән өзекләр укыла.)

1 нче укучы.

Завод морҗаларын алсулатып

Аткан чакта сызылып алсу таң,

Көндәгечә тыныч хезмәт белән

Шаулаганда безнең киң Ватан,

Көндәгечә колхоз кырларында

Башланганда шундый кызу эш,

Котырган эт – Гитлер безгә каршы

Сугыш ачты.

Әти.

Котырган эт – Гитлер безгә каршы

Сугыш ачты, ләкин бу сугыш –

Үз башына булыр ул этнең!

Фашизмга үлем бу сугыш.

(Сугыш тавышы.)

2 нче күренеш

(Блиндаж. 34 солдат утыра. Берсенең башын медсестра бәйли. Икенчесенең кулында тимер кружка, су эчә, өченчесе идәндә сузылып яткан, берсенең кулында рюкзак. Ипи чыгара. Сыйлый.)

1 нче солдат. Эх, күпме дусларыбызны югалттык. Тагын күпме ятим, тол хатын артты  дөньяда. (Ачу белән.) Фашистларга көн булмаячак. (Йодрыкларын төйнәп.) Һәрбер ятим өчен үч алачакмын!

2 нче солдат. Исән калырга насыйп булырмы икән!?

3 нче солдат. Үлем турында уйлама әле, энекәш! Ничек юрасаң, шулай киләчәк. Ә безне бит өйдә көтәләр. Менә минем өзелеп сөйгән Ләләм, яраткан  кызым калды (фото чыгара). Үзгәргәндер инде Алсуым минем.

1 нче солдат. Ә мин сөйгән ярымны югалттым. Ул яшәгән йортка фашистлар снаряд ташлаганнар. Гөлназым минем! Без бит аның белән тормыш кору турында хыялланган идек. Бергәләп бер кыз белән 2 малай үстерербез, бәхетле әти-әниләр булырбыз дип уйлаган идек! Э-э-хх! (Йодрыкларын йомарлап.) Үч аласым килә! Шул фашист ләгънәтне бу дөньядан юкка чыгарасы иде! (Пауза.)

– Елыйсы килә… (Үзен кулга алып.) Елау егет эшемени, эх, бер җырлыйсы килә!

2 нче солдат (шәфкать туташына мөрәҗәгать итә). Сеңлем, әйдә, көйлә әле бер матур җырны, күңелләребез бушансын, ичмасам.

(Шәфкать туташы «Авыл көен» җырлый, солдатлар уйга чумып тыңлыйлар. Соңгы куплетны бергә башкаралар. Җырлап бетергәндә, командир килеп керә. Барысы да торып басалар.)

Командир. Сугышчыларым, безгә төн эчендә тел алу бурычы йөкләнде. 10 минуттан кузгалабыз. Әзер булыгыз!

Солдатлар (бергә). Без әзер, командир!

(Видео күрсәтелә. Сугыш эпизоды. Шартлау тавышы.)

3 нче күренеш

(Бүлмә. Әни кеше кызы белән китап укыйлар. Хат ташучы керә.)

Хат ташучы. Ләлә ханым, сезгә хат бар.

Ләлә. Арсланымнанмы? (Елмаеп йөгереп килә.)

Хат ташучы. Гафу итегез, сезгә көчле булырга кирәк. Бу кайгы хаты. (Өчпочмаклы хат чыгара.)

Ләлә (хатны тиз-тиз ала, ачып укый). Юк, юк! Бу дөрес түгел! (Идәнгә тезләнә. Елый. Кызы (Алсу) килеп җиңеннән тарта.)

Алсу. Әни, әни! Нигә елыйсың?

Ләлә. Балам, кызым минем! (Күкрәгенә коча, елаудан туктап кала, торып баса.) Алсуым. Юк, миңа бирешергә һич кенә дә ярамый. Әтиең безнең өчен башын салган бит. Геройларча һәлак булган. Ә мин җебеп төштем. Миңа синең хакка яшәргә кирәк (әкрен генә шигырь сөйли башлый).

Син яраткан җырларны җырлап,

Күңелемне әзрәк юатам,

Син дә кушылып минем белән,

Җырлашасың кебек ерактан.

Торналар» («Журавли»)) җыры яңгырый. Бер төркем балалар ак костюмнардан чыгып бииләр. Әни белән кыз кереп китәләр. «Ур-ра» кычкыру тавышлары. Левитан сөйли.)

Алсу. Әнием, бүген нинди бәйрәм? Кешеләр нигә сөенәләр?

Ләлә. Җиңү бәйрәме, кызым! Җиңү бәйрәме!

Алсу. Ә нигә елыйлар соң алар?

Ләлә. Без яшәсен өчен, күпме солдат һәлак булды! Шуңа елыйлар, кызым. Җиңү көнен якынайту өчен, әтиең дә яу кырында ятып калды. Ә без яшибез…! Безгә алар өчен дә яшәргә кирәк, кызым!

(Ике пар (солдат һәм кыз) вальс башкара.)

1 нче укучы.

Ветераннар инде бик аз калды,

Кадерләрен белик аларның.

Күргәннәрен тыңлап язып алыйк,

Тарихларга кертик даннарын.

Каберенә барыйк үлгәннәрнең,

Толлар хәлен белү саваплы.

Мендәрләрен рәтлик, чәйләр бирик,

Алар өчен без дә җаваплы.

2 нче укучы.

Сугыштан соң бик күп сулар акты,

70 тапкыр килә безгә яз,

70 тапкыр инде май кояшы

Сибә җиргә җылы, бирә наз!

Халкыбызның данлы батырларын,

Горурланып искә алыйк.

Үлгәннәргә башыбызны иик,

Исәннәрнең кадерен белик.

(Бер минут тынлык. Баш ию.)