Онытылмаслык якты шәхес

№ 144

(Гөллинә Шәфигуллинаның тууына – 80 ел)

Рәдинә ЯГЪФӘРОВА,

педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы

«Мәгариф» журналына гомеренең кырык елын багышлаган Гөллинә Миңнулла кызы Шәфигуллина белән 1975 елдан хезмәттәшлек итә башлаганмын. Ул вакытта журнал «Совет мәктәбе» дип аталган, аның тиражы 23 – 24 мең белән исәпләнгән, һәр укытучы әлеге басманы үзенең ярдәмчесе итеп санаган.

Журналның абруйлы, үтә кирәкле булуында Гөллинә Миңнулла кызының күңел биреп, бар көчен, сәләтен җигеп эшли торган табигатьле булуы, һөнәре таләп иткән фән буенча белемнәренең тирәнлеге, төрле дәрәҗәдәге кешеләр белән аралашу осталыгы аңа эшендә ярдәмче, булышчы иде. Ул танылган, олпат галимнәр, дәреслек авторлары, күренекле методистлар, укытучылар белән күп аралашты. Әле ул чакта Казанда РСФСР милли мәктәпләре фәнни-тикшеренү институтының филиалы эшли иде. Анда татар мәктәпләрендә рус теленә өйрәтү проблемалары буенча Гөлсем Газиз кызы Жданова, Роза Бари кызы Гарифьянова, Нариман Мирсәет улы Хәсәнов, Абдулла Шаһи улы Әсәдуллин, Мәрьям Җәләл кызы Әхиярова эшләде. Алар рус теленнән дәреслекләр, методик әсбаплар төзеде, язган дәреслек, әсбапларын филиалның эксперименталь мәктәпләрендә тикшерүләр уздырды. Һәр яңалык, ирешелгән нәтиҗәләр «Совет мәктәбе» битләрендә укытучыларга җиткерелде. Ул вакыттагы Татарстан мәгариф министры Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов, күп телләр белүче буларак, телләргә өйрәтүнең нәтиҗәле, яңа методикаларын куллануны таләп итте. Республикада проблемалы укыту буенча эксперимент барды, укытучыларның белемнәрен күтәрү, хәзергечә әйтсәк, һөнәри компетенцияләрен үстерү буенча нәтиҗәле эшләр эшләнде.

Ул чакта Казан дәүләт педагогика институтындагы рус теле кафедрасы көчле галимнәр төркемен берләштерде. Кафедра мөдире Лия Закир кызы Шакирова, Мохлиса Кәрим кызы Бакиева, рус теле әдәбияты белгече Миңнехан Газиз улы Әхмәтҗанов шулай ук дәреслекләр язды, көчле методистлар булдылар. Галимнәрнең барысы да «Мәгариф» журналының рус теле һәм әдәбияты бүлеге мөхәррире Гөллинә ханым Шәфигуллина белән дус, тату, уртак тел табып эшләде. Беркемнең дә башында авылдагы татар баласын рус мәктәпләре өчен язылган дәреслекләр буенча укытырга кирәк дигән фикер булмады. Чөнки чит телләргә өйрәтүнең методикасы да, психологиясе дә, баланың физиологиясе дә гасырлар дәвамында моны инкарь итеп килде. Хәзерге кебек: «Балаларның рус теленнән сыйфаты белем начар, куелган таләпләргә туры килми, балалар ана телендә сөйләшми», – дип зарланмады. Рус теле туган тел нигезендә, туган тел белән чагыштырылып укытмаганда паритетлы икетеллелек була алмый, телләрнең берсе беренче планга чыгып, икенчесен буйсындыра. Болай эш иткәндә күп халыкларның телләре юкка чыгачак.

Гөллинә Миңнулла кызы, укытучыларның белемнәрен күтәрү  курсларына барып, мәктәпләргә еш йөри, тәҗрибәле укытучыларны табып, дәреслекләргә эксперимент уздыручылар белән таныша, укытучыларның ихтыяҗ, таләпләрен теркәп барып, журналда шуларга җавап бирә алырлык авторларга мөрәҗәгать итә, бер сорауларын да игътибарсыз калдырмый иде. Дәресләрдә утырганда, аларны анализлаганда, укытучыларның рус теле теориясенә караган күп кенә хаталары табыла. Журналда тел теориясенә караган материаллар да кирәк була иде. Мәсәлән, «Башлангыч сыйныфларның рус теле дәресләрендә сүз составын өйрәнү» темасын өлкән сыйныфлар өчен профессор Л.Шакирова дәвам иттерде.

Гөллинә ханым Шәфигуллина белән хезмәттәшлек иткән еллар, айлар, көннәр гел кояшлы, якты, җылы, шатлыклы булып истә калган. Ул үзе дә редакциядәге бүлмәсенә килгән һәркемне дә ачык йөз белән, күптән көткән кунагыдай каршылар иде. Аның миңа ошаган тагын бер яхшы сыйфаты: ул беркайчан даүзенең авыруларын сөйләп утырмады. чын мәгънәсендә эш кешесе, тынгысыз җан иде. Җитмеш яшен тутырырга берничә ай калгач, аны мәҗбүриләп диярлек яраткан эшеннән җибәрделәр. Моны ул бик авыр кичерде сыман. Бу хәл йөрәгенә нык бәрде. Инде аның безнең арабыздан киткәненә дә җәйгә ун ел була икән. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, мәгариф отличнигы, талантлы методист һәм журналист Гөллинә Миңнулла кызы Шәфигуллина янәшәбездә булмаса да, хезмәттәшләре, күпләгән мөгаллимнәр күңелендә аның якты образы, кылган игелекле гамәлләре әле дә истә.