Өчпочмакның тышкы почмагы. Тышкы почмак үзлеге

№ 120

(VII сыйныфта геометрия дәресе)

Лилия МӨБАРӘКШИНА,

Әтнә районы Түбән Көек төп мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы 

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.

Максат:

белем бирүдә: өчпочмакның  тышкы почмагы, аның үзлекләре белән танышу һәм мәсьәләләр чишкәндә куллану;

үстерелешле уку гамәлләре: информация агымыннан математик мәсьәләләр чишү өчен кирәклесен сайлап алу  күнекмәләрен үстерү, үзбәя һәм үзара бәя бирү күнекмәләре булдыру.;

         тәрбияви: укучыларда үз белемнәрен математикада гына түгел, башка өлкәләрдә дә күрсәтүдән канәгатьлелек хисе тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

укучылар белергә тиешләр:

– өчпочмакның тышкы почмагы билгеләмәсен;

– өчпочмакның тышкы почмагы үзлеген;

укучылар башкара алырга тиешләр:

үлчәү инструменты (транспортир) белән эшләүне;

– өчпочмакның тышкы почмагы үзлеген мәсьәләләр чишкәндә куллануны.

Дәреснең технологик картасы

 

№ п/п Этаплар Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
1 2 3 4 5
1. Оештыру, Уку эшчәнлеген мотивлаштыру (1 мин.) Укучылар белән хезмәттәшлек итүгә, дәрескә кереп китүгә башлангыч этәргеч бирә.

– Хәерле көн, укучылар! Яхшы кәеф белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

Укучылар, «Белемдә – көч» дигән әйтем барын барыбыз да белә. Ләкин интернетта мин бер мәкаләгә юлыктым, анда бу афоризмның бүгенге көндә актуальлеген югалтуы турында әйтелгән иде. Массакүләм информация чыганагы интернеттан барысын да табып булганда, белемнең кирәге юк, дип әйтелгән иде анда. Мин, әлбәттә, гаҗәпләндем.

Класска сорау:

– Ә сез ничек уйлыйсыз, укучылар, «Белемдә – көч» дигән әйтемнең мәгънәсе югалмадымы икән? Сез мәкаль сөреше белән килешәсезме? Бүгенге геометрия дәресендә без шушы сорауга җавап эзләрбез

Уку эшчәнлегенә әзерлекләрен белдерәләр. Уңай нәтиҗәгә ориентлашалар

 

Шәхескә кагылышлы УГГ: математика фәнен танып белүгә омтылыш булдыру.

Регулятив УГГ: укытучы, сыйныфташлар белән бергә алдагы эшчәнлекне планлаштыру

2. Белемнәрне актуальләштерү (4 мин.) – Сез күп төрле почмакларны өйрәндегез. Хәзер без аларны искә төшереп үтәбез

– Сез әйткән почмаклар кәгазь битләрендә язылган, алар сезнең өстәл өстендә.

Класска бирем. Һәр рәсем белән почмак исемен тоташтырып чыгыгыз. Дөрес тоташтырсагыз, бүгенге дәресебезгә кирәкле бер сүзне укый алырсыз.

—              Компьютер барлыкка килү белән күп информация алу мөмкинлеге туды. Сез дә бирелгән информациядән кирәклесен сайлап алдыгыз.

 

Укучылар җавап бирәләр

Укучылар биремне башкаралар (Кушымта 1)

– «Компьютер» сүзе килеп чыкты

 

 

Регулятив УГГ: эшләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;  инструкцияләрне истә тоту һәм шуларга ияреп гамәлләр кылу
3. Проблема кую (4 мин.)

 

– № 10 астындагы почмагыгыз исемсез калды. Ул безгә танышмы?

– Рәсемдә нинди төр почмаклар күрәсез?

– АСВ почмагына чиктәш булган почмакны әйтегез. Ул өчпочмакка карата ничек урнашкан?

– Без ул почмакны ничек атарбыз?

– Шулай итеп, бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр?. Теманы дәфтәрләрегезгә язып куегыз. Дәреснең максатын билгелик

 

– Юк

 

 

 

 

 

 

 

– Кысынкы, чиктәш

– Өчпочмакның тышкы почмагы

Бергәләп максатны билгелиләр

Танып белү УУГ: проблема кую, чишү

Регулятив УУГ: сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштыру

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне тулы итеп әйтә белү

4

Яңа белемнәрне ачу (15 мин.) – Өчпочмакның тышкы почмагына билгеләмә бирик. Өчпочмакның тышкы почмагы нәрсә ул?

– Ничек уйлыйсыз, өчпочмакның тышкы почмагы билгеләмәсен белеп кенә мәсьәләләр чишеп булырмы, безгә ул мәгълүмат кына җитәрме? (Укучылар җавабы.)

– Димәк, безгә өчпочмакның тышкы почмагы турында тагын мәгълүмат кирәк. Без аны лаборатор эш эшләп табарбыз

Парларда эш. Укучыларга инструкция язылган кәгазьләр бирелә. Барлык үлчәү эшләре биттәге – таблицага, ә нәтиҗә дәфтәргә языла. (3 нче кушымта)

– Нинди нәтиҗә яздыгыз? (Укучылар укый.)

– Без сезнең белән өчпочмакның тышкы почмагы үзлеген таптык: өчпочмакның тышкы почмагы үзе белән чиктәш булмаган ике почмакның суммасына тигез.

– Димәк, без алган мәгълүматны белемгә әйләндердек.

– Шулай итеп, «Мәгълүмат – кеше төрле чыганаклардан алган хәбәр», ә «Белем – куелган бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирүче мәгълүматка ия булу».

– Димәк, без дә сезнең белән мәгълуматны өчпочмакның тышкы почмагы үзлеген ачыклауда кулландык, аны белемгә әйләндердек

Билгеләмәне әйтәләр, дәреслектән табып укыйлар

 

 

 

Гамәли эш башкаралар

 

Нәтиҗәне укыйлар

Танып белү УУГ: мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштыру

Коммуникатив УУГ:  килешү һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килү

Коммуникатив УУГ: төркемдә хезмәттәшлек итү;  үз фикереңне тулы итеп әйтә белү

5

Яңа белемнәрне куллану (10 мин.) – Ә хәзер алган белемнәребезне практикада кулланабыз. Әзер сызымнар буенча мәсьәләләр чишәрбез

3022

2. Дәреслек белән эш. №  235

 

Телдән җавап бирәләр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәреслек белән,

шулай ук тактага чыгып эшлиләр

 

 

Танып белү УУГ: кагыйдә буенча гамәлләр башкару

Коммуникатив УУГ: иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү

 

 

 

Танып белү УУГ: бирем чишү нең нәтиҗәле ысулын табу

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне тулы итеп әйтә белүдә тормыш тәҗрибәсен куллану

6.

Белемнәрне тикшерү (8 мин.)

 

 

 

 

 

 

 

 

– Белемнәрне ничек үзләштергәнегезне ачыклау өчен мөстәкыйль эш эшлибез

Тест (2 нче кушымта).

 

– Җавапларны, эшләрне үзара алыштырып, слайдтан тикшерәсез, үзегезне бәялисез

 

Мөстәкыйль эш эшлиләр,

дөреслеген тикшерәләр, бер-берсен бәялиләр

Танып белү УУГ: логик гамәлләр кылып, төшенчәләрне гомумиләштерү

Регулятив УУГ: чишелешнең дөреслеген таблица буенча тикшерү, эшләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

7

Рефлексия

(2 мин.)

– Дәресебезне йомгаклар вакыт килеп җитте. Дәресебез башына әйләнеп кайтыйк. Бүгенге көндә белем кирәкме? «Белемдә – көч» дигән афоризм бүгенге көндә дә актуальме? (Укучылар җавабы.)

– Әйе, һәр мәгълүмат та белем була алмый. Аны дөрес сайлап, дөрес кулланырга кирәк. Белем озак саклана, без аны теләсә кайсы вакытта куллана алабыз, ә мәгълүмат ничек тиз килсә, шулай тиз китә. Димәк, белем – хәзинә, ә укый белү аңа ачкыч булып тора.

Мин дәрестә … белдем

Миңа дәрестә … ошады

Киләчәктә мин …

 

Дәрес башында куйган максатны искә төшерәләр,

өйрәнгән теореманы кабатлыйлар

 

 Регулятив УУГ: эшчәнлек нәтиҗәләрен  куелган уку мәсьәләсе белән чагыштырып карау

Танып белү УУГ: акыл эшчәнлеге алымнары нигезендә йомгаклау һәм нәтиҗә формалаштыру

8

Өй эше бирү (1 мин.) 1. Өй эше бирү: Билгеләмә, үзлекне белешмә дәфтәренә язарга, кабатларга

2. № 234 (1) һәм № 233 (2) язмача эшләргә

Билгеләр куела

– Дәрес өчен рәхмәт, сау булыгыз!

Өй эшләрен көндәлеккә язалар,

билгеләрне куялар

Шәхескә кагылышлы УУГ: үз уңышларың (уңышсызлыкларыңның) сәбәпләре турында фикер йөртү