«Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерү

№ 114

Ләйсән НУРЕТДИНОВА,

Актаныш районы Яңа Кормаш балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: Балаларда әниләргә карата игътибарлылык үстерү; ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Кичәгә әзерлек:балалар белән татар телендә әниләр турында җырлар өйрәнү.

Җиһазлау: кичәдә куллану өчен ноутбук, дисклар, тиен, әни, аның кызлары өчен татар халык киемнәре.

(Зал түрендә өйнең эчке күренеше. Татар халкының борынгы әйберләреннән сәке, анда өелгән мендәрләр, чигүле сөлге. Пәрдәләр белән бизәлгән бишек асылган, бишектә бәби.)

Әни кеше җырлый-җырлый бәби йоклата.

“Бишек җыры” (Р.Абдуллин көе, Т.Миңнуллин сүзләре)

Куанычларым, шатлыгым булып,

Балам —  багалмам, үсәрсеңме син?

Сагынып җырлар җырыма минем,

Күземнең нуры, күчәрсеңме, син?

Бәхет гөлемнең чәчәге булып,

Былбыл кошкаем, яшәрсеңме син?

Әнием диеп, кадерлем диеп,

Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?

Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән ди бер әни. Аның булган ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, алар тук булсыннар, матур киенсеннәр өчен көне-төне эшләгән. Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән — берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш , буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди.

   Җыр: “Әни кирәк”(Р.Миңнуллин сүзләре, М.Шәмсетдинова музыкасы)

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк.

Гөлләр чәчәк атсын өчен.

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә

Әни, димәк.

(Әни өйдә эшли, кызлары ял итә).

Алып баручы: Әниләре кызларын бик иркәләгән, сөйгән. Алардан бер эш тә эшләтмәгән, кече кыз гына әнисенә булышкан. Менә шулай кызлар бик матур булып үсеп җиткәннәр, әниләре яныннан әкренләп таралыша башлаганнар.

Өч кыз (бергә әкрен генә серләшәләр). Әйдәгез, кызлар, биергә.

       “Бормалы су” көенә яулыклар белән бию башкаралар.

Алып баручы: Кызлар киткәч, әниләре аларны бик сагынган, елаган, көткән. Шулай өч ел үткән, көннәрдән беркөнне әниләре авырып киткән. (Әни караватта ята). Әнинең күрше урманда тиен дусты бар икән. Ул тиенне үз янына дәшкән.

Әни: Тиен, дустым, килсәнә

          Хәлләремне белсәнә.

Башкайларым бик авырта

Кызларымны дәшсәнә.

 Тиен: Ярар, ярар, борчылма,

Хәзер аларны дәшәм.

Алар синең яныңа

Бик тиз килеп җитәрләр.

Алып баручы: Тиен шунда ук чыгып чапкан. Ул урманнар аша үтеп, кырларны узган һәм олы кыз яшәгән йортка килеп җиткән. Олы кыз тазлар чистарта икән.

Тиен: Әй, матур кыз, исәнме!

Хәлең ничек, нишлисең?

Әниеңнең хәле авыр

Ник бер барып килмисең?

Олы кыз: Тиен җаным, исәнме!

Нихәлләр килеп җиттең?

Барып йөрергә вакыт юк

Әнигә сәлам җиткер.

Тиен:  Ай-яй,яй! Юньсез кыз! Кал шул тазларың белән!

Алып баручы: Тиеннең шулай дип әйтүе була, олы кыз бакага әйләнә (Олы кыз бака маскасы кия).

Олы кыз җырлый: Су буенда бакалар

Баталар да калкалар.

Бата-калка, бата-калка

Тәгәрәшеп яталар.

Бак-бак-бак-бак

Тәгәрәшеп яталар (“Бакалар” җыры көенә).

Алып баручы: Тиен шуннан соң уртанчы кыз янына чапкан. Уртанчы кыз бу вакытта киндер суга икән.

Тиен:    Әй, матур кыз, исәнме!

Хәлең ничек, нишлисең?

Әниеңнең хәле авыр.

Ник бер барып килмисең?

Уртанчы кыз: Тиен дустым, күрәсеңме,

Күпме эрлиселәрем.

Бик тә барып килер идем

Юк, һич тә вакытларым.

Тиен: Ай-яй, яй! Юньсез кыз! Кал шул киндерең белән!

Алып баручы: Тиеннең шулай дип әйтүе була, уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелә.

Уртанчы кыз “Үрмәкүч” җырын җырлый.(“Эх,тала, тала” көенә)

Киндер сугам, киндер сугам

Арды инде беләгем.

Тиз генә эш бетерергә

Иде минем теләгем.

Эх, тала, тала, тала

Тала ике беләгем.

Нигә тала, нигә яна

Икән минем йөрәгем?

Алып баручы: Тиен бик аптыраган бу хәлгә һәм өченче кыз янына чыгып чапкан. Кече кыз бу вакытта камыр баса икән.

Тиен: Әй, матур кыз, исәнме!

Хәлең ничек, нишлисең?

Әниеңнең хәле авыр.

Ник бер барып килмисең?

Кече кыз: Иң кадерлем, якыным

Әнием бит авырган.

Иң яраткан кешем ул

Хәзер янына барам.

Әнием, әнием

Ничек синең хәлләрең? (Башын тотып карый.)

Кече кыз: Хәзер чәй куеп эчерәм һәм син терелерсең. (Чәй эчерә, әнисе терелә).

Кече кыз җырлый. “Әнием кочагы”

                    Мең-мең йолдыз, мең-мең кояш

Әнием кочагында.

Күпме нур һәм җылылык бар

Әнием учагында.

Әниемнең кочагы

Изгелекләр учагы.

Балам, диеп, назлап-сөеп

Ярат, ярат син тагын.

Мең бәда, кайгы-хәсрәтне

Югалта белә әни.

Изге, якты теләкләрне

Көнгә мең тапкыр тели.

 

Әниемнең кочагында

Ап-ак гөлләр үскәннәр.

Ак күңеле билгеләре

Чәчләренә күчкәннәр.