«Өч кыз» әкияте

№52

«Өч кыз» әкияте

Резида СИДЕЛЬНИКОВА,

Казандагы 358 нче балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе

Эльза ХАЛИКОВА,

Казандагы 358 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Катнашучылар:

Әкиятче.

Әни.

Айгөл – олы кыз.

Алия – уртанчы кыз.

Алсу – кече кыз.

Тиен.

Өч кияү.

Ташбака.

Үрмәкүч.

Реквизит: татар халык киемнәре, тиен, ташбака, үрмәкүч киемнәре, юрганга төрелгән бәби, читек, муенса, шәл, гармун, орчык, камыр, чиләк, ләгәннәр, әбигә күзлек, чыршылар.

Декорация: стенада фотокарточка, өстәл, самовар, чәйнек, чынаяклар, өчпочмаклар, карават, мендәр, эскәмия, сандык, песи, әүвәлге сөлгеләр. идәндә палас.

Алдан эш: балаларны әкият белән таныштыру; мультфильм карау; рәсем дәресләрендә әкият буенча рәсем ясау.

Әкиятче. Татар халык иҗаты бик бай. Аны шигырьләр, такмаклар, әкиятләр аша күзәтеп була. Сезнең игътибарыгызга без бүген «Өч кыз» исемле татар халык әкиятен тәкъдим итәбез.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Әни. Аның исеме – Миңсылу. Минсылу апаның өч кызы булган. Ул, кызларының өсте бөтен, тамаклары тук булсын дип, көне-төне эшләгән, ди.

(«Бишек жыры» уйный, сәхнәгә татар киемендә яшь хатын-кыз чыга. Аның кулында төрелгән бала (курчак), ана баланы йоклата. Баланы караватка сала. Кер юа, элә. Арып, өй янындагы эскәмиягә утыра.)

Пәрдә ябыла һәм ачыла.

Әкиятче. Менә кызлар үсеп буйга да житкәннәр. Алар берсеннән-берсе матур: бер битләре – ай, бер битләре – кояш, буй сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.

Татар бию көе уйный. Өйдән бии-бии татар костюмнары кигән өч кыз чыга. Яннарына өч егет килеп кызларны алып китәләр.

Әкиятче. Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән.

Музыка. Сөйләнәөйләнә, Миңсылу апа чыга, кулында чиләк белән су. Ул картайган.

Минсылу. Ардым. Бигрәк картайдым инде. Ничә ел үзем генә. Кызларым да күптән кайтканы юк. Тиен дустым да күптән килгәне юк. Бер хәлем юк. Ятып торыйм әле.

Сәхнә ябыла. Музыка. Тиен йөгерә.

Тиен. Күптән Миңсылу апа янына барганым юк. Ничек икән ул анда? Хәлен белеп кайтыйм әле. (Ишек шакый.)

Минсылу. Кем анда?

Тиен. Исәнме, Миңсылу апа. Бу мин – Тиен. Хәлләрең ничек?

Минсылу. Исәнме, Тиен! Ярый килдең әле! Хәзер чәй куеп җибәрәм. Чәй эчәрбез, сөйләшеп утырырбыз. әйнек алганда, хәле начарланып китә.) Әй, Аллам!

Тиен. Нәрсә булды, Миңсылу апа?

Минсылу. Тиен, көннән-көн хәлем начарая. Дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәр әле.

Тиен. Хәзер-хәзер, чакырам кызларыңны. (Музыка. Тиен китә.)

Өй. Өй алдында олы кызы Айгөл ләгән юа. (Музыка уйный.)

Тиен. Исәнме, Айгөл!

Айгөл. Исәнме, Тиен!

Тиен. Айгөл, әниең авырый, хәлен белергә кайт әле.

Айгөл. Һай, бик барыр идем дә бит, шушы ләгәнне чистартып бетерәсем бар иде шул.

Тиен. Шулаймы? Алайса син шушы ләгәннән мәңгегә аерылма.

Тылсымлы музыка. Айгөл, әйләнә-әйләнә, ләгән кочып өйгә кереп китә, өйдән ташбака чыга.

Тиен. Уртанчы кыз янына чабыйм! (Музыка. Тиен чаба.)

Өй. Өй алдында уртанчы кыз Алия йон эрли.

Тиен. Хәерле көн, Алия!

Алия. Хәерле көн, Тиен!

Тиен. Алия, әниең авырып китте, хәлен белергә бар әле.

Алия. Һай, әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә йон эрләп бетерәсем бар иде шул.

Тиен. Шулаймы? Алайса син гомер буе йон эрләп кенә тор.

Тылсымлы музыка. Алия, әйләнә-әйләнә, җепкә буталып өйгә кереп китә, өйдән үрмәкүч чыга.

Тиен. Кече кызына йөгерим.

Музыка. Тиен ишек шакый. Тиен килгәндә, кече кыз камыр баса.

Тиен. Исәнме, Алсу!

Алсу. Исәнме, Тиен!

Тиен. Алсу, әниең авырып китте, чап тизрәк әниең янына.

Алсу. Әни авырый? (Кулын да сөртеп тормый.) Тиен, чаптык тизрәк. Әнием, кадерле әнием минем. Мин сиңа булышырмын.

Музыка. Алсу белән тиен чабалар. Өй. Миңсылу апа яткан.

Алсу. Әни, әнием. Авырыйсыңмы? Хәзер мин сиңа үләннәрдән чәй ясыйм, дарулар бирәм.

Миңсылу апа тора, Алсу, әнисен кочып, җилкәләренә шәл салып, караватка утыра.

Тиен. И сөекле бала, гомер буе игелек күр, бәхетле бул. Кешеләр дә сине яратырлар. Синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар.

Әкиятче. Кече кыз, чыннан да, бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.