«Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерү

(Зурлар төркемендәгеләр өчен)

Алсу МӨБАРӘКШИНА,

Казандагы 60 нчы балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык үстерү; ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, хәтер сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, сүзләрне баету.

Кичәгә әзерлек: балалар белән татар телендә әни турында җырлар өйрәнү.

Җиһазлау: тиен, әни, аның кызлары өчен татар халык киемнәре, татар халкының орнаментлары төшкән сөлгеләр, самавыр, чынаяклар муляжлары, өй атрибуты.

Кичә барышы

(Өй күренеше, әни кызлары белән өйдә.)

Алып баручы. Исәнмесез, дусларым, без сезгә хәзер бик таныш булган әкият сөйләрбез. Аланда йорт күрәсезме, кемнәр яши беләсезме? Өч кыз яши бит анда, әнисенең янында. Рәхәтләнеп карагыз, тыныч кына тыңлагыз. (3 кыз бала чыга “Әлли-бәлли бәү” җырын башкаралар. Кереп китәләр, курчакларын куеп, үз урыннарына барып утыралар: кечкенәсе, өстәл янына барып, табак-савыт юа, олылары кырыйда уйнап утыралар.)

Кечкенә кыз. Әниемнең эше күп, шуңа да булышам, менә әле мин аңа чынаяклар юышам.

Алып баручы. Тамаклары тук булсын, өсләре бөтен булсын, көне- төне эшли әни, кызлары үссен өчен. Менә кызлар үсеп җитә. (3 кыз чыга.)

1 нче кыз.

Мин – олы кыз –

Шәһәрдә бик чибәре.

2 нче кыз.

Мин – уртанчы кыз –

Бик оста куллы.

3 нче кыз.

Мин – бәләкәй кыз –

Бик акыллы, тыйнагы. (Урыннарына барып утыралар.)

2 нче кыз. Камилә, күлмәгем матур булганмы?

1 нче кыз. Әйе, күлмәгең матур булган. Ә минеке матур булганмы соң?

2 нче кыз. Әйе, бигрәк матур булган.

Әни. Кызларым-йолдызларым, барыгыз күңел ачып, уйнап кайтыгыз!

3 нче кыз. Апаларым, әйдәгез, биеп, уйнап кайтабыз. (Чакыра, чыгып китәләр.)

Татар күмәк биюе

Әни (өч сөлге тотып чыга. Кызлар, парлашып, бер рәткә тезелеп басалар, әни кырыйда). Кызларым- йолдызларым, менә үсеп тә җиттегез.

Кызлар (бергә). Әйе, әни! Безгә туган йорттан китәргә вакыт.

Әни (3 нче кечкенә кызга). Мине онытмагыз! (Сөлгесен суза.)

(2 нче уртанчы кызга). Игелек кылып… (сөлге кулларына бирә)

(1 нче олы кызга). яшәгез!

Кызлар (бергә). Рәхмәт. әни, җылы сүзләреңә! (Кызлар егетләре белән чыгып китәләр, әни диванга барып утыра.)

Алып баручы.

Кала шулай Ясминә апа бер үзе генә.

Менә бер ел, ике ел, өч ел үтә әкрен генә,

Кинәт кенә әниләре авырып китә.

Әни. Хәлләрем авырайды, картайдым да. Кызларым да күренми, менә миңа хәзер нишләргә инде? Тиен дустым, кил әле монда. (Чакыра.)

Тиен (чыга). Исәнме, Ясминә апа! Хәлләрен ничек? Әллә авырып киттеңме кинәт?

Әни. Хәлләрем авырайды, картайдым да, кызларымны чакырып кил әле.

Тиен. Ярар, ярар, борчылма, хәзер аларны чакырам. Алар килеп җитәрләр.

Тиен (1 нче өйгә). Тук-тук-тук.

Олы кыз. Кем бар анда?

Тиен. Мин – Тиен, әниең бик авырый, әйдә, әниең янына. Ул сине чакырды.

Олы кыз. Бик барыр идем дә, табак савытларымны юып бетерәсем бар.

Тиен. Ах, ямьсез кыз, алайсам бакага әйлән дә кал шул табакларың белән. (Бакага әверелә.)

Бакалар биюе

Тиен (икенче йөртка). Тук-тук-тук!

Уртанчы кыз. Кем бар анда?

Тиен. Мин – Тиен. Әниең бик авырый, әйдә, әниең янына. Ул сине чакырды.

Уртанчы кыз. Ой-ой-ой, бик барыр идем, җепләремне чорныйсым бар. (Күрсәтә.)

Тиен. Ай, ямьсез кыз! Алайса, үрмәкүчкә әйлән дә кал шул җепләрең белән! (Үрмәкүчкә әйләнә.)

Үрмәкүчләр биюе

Тиен (3 нче йортка). Тук-тук-тук!

Кечкенә кыз. Кем бар анда?

Тиен. Мин – Тиен. Әниең бик нык авырый, әйдә, әниең янына.Ул сине чакырды.

Кечкенә кыз. Ой-ой-ой! Әнием бик тә нык авырый, әйдә, тизрәк аның янына, хәлләрен белеп кайтыйм. (Китәләр.)

Кыз. Әнием, әнием, хәлләрең ничек? (Кочаклый.) Шифалы үлән чәе эчерермен, терелеп тә китәрсең!

Әни. Ииии, рәхмәт, кызым, (кочаклый) бәхетле бул, яхшылыгың үзеңә кайтсын.

Тиен. Әй, сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәнге онытмаслар! (Китә.)

Алып баручы. Бик бәхетле, матур тормыш кичергән, ди, кечкенә кыз, кешеләрнең хөрмәтендә яшәгән, ди, төпчек кыз!

Менә шуның белән әкиятем дә бетте! (Бөтен геройлар, чыгы, җыр башкаралар.)

“Әни кирәк” җыры (Тиен балалар белән җырлый.)

  1. Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк.

  1. Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен,

Әни кирәк.

  1. Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә

Әни, димәк.