Өч кыз

(Татар халык әкияте)

 Лилия ЗИННӘТУЛЛИНА,

 Казандагы  185 нче балалар бакчасының

I квалификация категорияле тәрбиячесе

Миләүшә ВАХИТОВА,

Казандагы  185 нче балалар бакчасының

югары квалификация категорияле тәрбиячесе

 

.

Максат: театрга мәхәббәт уяту.

Бурычлар: балаларда сүз байлыгы үстерү, тотрыклы кызыксыну үстерү, мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация тәэсирле чараларын кабатлау теләге булдыру.

Катнашалар: 3 кыз, 3 егет, әни, тиен, бака, үрмәкүч.

Автор – алып баручы.

Исәнмесез, саумысыз?

Әкият сөйлим сезгә

Сөендерә торганын,

Шатландыра торганын,

Уйландыра торганын.

Борын-борын заманда

Бер гади тормыш белән,

Яшәгән, ди, авылда

Әни өч кызы белән.

Кызлары төрле булган,

Йөзләре балкып торган,

Чәчләре озын булган,

Чулпылар бизәп торган.

(Кызлар уйнап-шаярып биергә чыгалар, чулпыларын рәтлиләр.)

Бер бала. Кызлар, малайлар! Әйдәгез, уйнап алабыз.

Балалар. Әйдәгез!

«Зәңгәр чәчәк» уены

Балалар түгәрәк ясап басалар, түгәрәк уртасына мендәр куялар. Уйнаучылар түгәрәк буйлап йөриләр һәм такмак җырлыйлар:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Биергә бик ярата.

Ләйлә! Дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле,

Тезләреңә ипле булыр,

Мендәреңне сал әле.

(Уен 2–3 тапкыр уйнала.)

Автор

Таң аткан да, кич җиткән,

Кызлар да буйга үскән.

Батыр, көчле кияүләр

Бер-бер артлы килгәннәр.

(Малайлар татар биюе башкаралар.)

(3 малай кызлар өе янына киләләр. Әниләре, кызлары алар янына чыга.)

Беренче кияү

Килешеп тора түбәтәем

Минем күркәм йөземә,

Нинди матур татар улы!

Күз тимәсен үземә!

Икенче кияү

Компьютерны беләм мин,

Интернетка да керәм,

Сабантуйда сынатмыйм,

Көрәшергә өйрәнәм.

Өченче кияү

Түбәтәйләр без кидек,

Бик ераклардан килдек.

Матур, сылу кызларны

Алып китәргә булдык.

Өчесе бергә. Алып китәргә килдек!!!

Әни

Һай сөекле кызларым,

Ни арада үстегез?

Китәсез, балаларым,

Тигез гомер итегез!

(Кызлар һәм малайлар җитәкләшеп китеп баралар. Әниләре кул болгап кала. Күңелсезләнеп өенә кереп китә.)

Автор – алып баручы

Шулай гомер иткәндә,

Әни бик авырып китә.

Дусты-тиенне чакырып,

Хәлләрен сөйләп бирә.

(Тиен керә, музыка яңгырый, бераз биеп ала.)

Әни

Дустым, хәлем бик авыр,

Кызларымны син чакыр.

Тиен

Борчылма син, бул сабыр,

Кызларың дәвасын табар.

(Тиен кызларны чакырырга чыгып китә. Олы кызның өенә килеп җитә.)

Тиен

Мин – тиен, җитез тиен,

Агачта минем йортым,

Чикләвекләр яратам,

Сызгырып урман яңгыратам!

 

Исәнме, уңган килен,

Әниең бик чирләде,

Бел әле аның хәлен.

Олы кыз

Һай тиенкәй, матурым,

Бик барыр идем дә бит.

Эшләремне тәмамлап

Уйлыйм мин, өлгермәм, дип.

Тиен. Судан чыкма мәңгегә син!!! Суда яшә!

(Кыз  бакага әйләнә.)

(Тиен уртанчы кыз өенә килеп җитә.)

Тиен.

Мин – тиен, җитез тиен,

Агачта минем йортым,

Чикләвекләр яратам,

Сызгырып урман яңгыратам!

 

Исәнме, уңган килен,

Әниең бик чирләде,

Бел әле аның хәлен.

Уртанчы кыз

И тиен, эшем бик күп,

Бәйрәмгә киндер сугам.

И тиен вакытым юк,

Мин инде килә алмам.

Тиен                                                                

Үрмәкүчкә син әйлән!

Киндергә килеп бәйлән!!!

(Уртанчы кыз үрмәкүчкә әйләнә, тиен кечкенә кыз янына китә.)

Тиен

Мин – тиен, җитез тиен,

Агачта минем йортым,

Чикләвекләр яратам,

Сызгырып урман яңгыратам!

 

Исәнме, уңган килен,

Әниең бик чирләде,

Бел әле аның хәлен.

Кече кыз

Әнием авырып киткән!

Хәзер тизрәк йөгерәм!

Тиен

И мәрхәмәтле бала,

Гомерең буе рәхәт күр!

(Кечкенә кыз әнисе янына килеп җитә, кочып ала.)

Кечкенә кыз

Әни, әни, нәрсә булды?

Хәлләрең бик авырмы?

Хәзер дәвасын табам,

Өстеңә юрган ябам.

Әни

Нихәл, кызым, сине күргәч,

Хәлләрем җиңеләйде.

Тиен

Рәхмәт яусын, сиңа, балам,

Олы җанлы икән син.

Алып баручы

Кече кыз бәхетле булган,

Аны барысы яраткан,

Эшләгән яхшылыклары

Кире әйләнеп кайткан.

Тиен

Безнең әкият шуның белән  тәмам.