О – ы хәрефләре

№ 198

(1 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Нурия ГАЙНУЛЛИНА,

Мамадыш районы Тәкәнеш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, дәреслек (Мияссарова И.Х., Харисова Ч.М. Татар теле. 1 сыйныф), Исәнбәт Н. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен.

Дәрес тибы: иҗади эзләнү, яңа теманы аңлату.

Предметара бәйләнешләр: әйләнә-тирә дөнья, уку, музыка.

Планлаштырылган нәтиҗә: о-ы хәрефләренең сүзләрдә язылу урыны белән таныштыру, бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес итеп укырга һәм язарга өйрәтү.

Максат :

белем бирүдә: «Сузык авазлар» темасы буенча алган белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру;

тәрбияви: татар теле дәресләрендә алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, предметара бәйләнешне күрсәтү.

Универсаль уку гамәлләре:

танып белүдә: кагыйдә формалаштыру, проблема кую, аны чишү, бирелгән алгоритм буенча сүзләрне дөрес итеп язу, нәтиҗә ясау;

коммуникатив: үз фикереңне тулы итеп әйтә белү, мәгълүмат туплаганда парларда, төркемнәрдә эшли белү, килешү һәм уртак фикергә, чишелешкә килү;

регулятив: иптәшеңнең, үзеңнең эшчәнлегеңне бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү, максат кую, эшне планлаштыру, игътибарлы булу;

шәхескә кагылышлы: татар теле, туган тел дәресләренә кызыксыну уяту, актив эшчәнлек алып бару.

Дәреснең технологик картасы

 

Дәрес этабы Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге УУГ
I. Дәресне оештыру, мотивлаштыру Уңай психологик халәт тудыру.

– Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?

 

 

 

– Яхшы!

– Күтәренке!

Шәхси: укуга мотивация булдыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү Табышмакларның җавапларын табу.

(2 – 3 нче слайдлар)

*Йөгерә-йөгерә йөк төйи. (Орчык)

*Чит-читләп менәр,

Чит-читләп төшәр,

Яшел тун тышлар. (Ылыс)

– Табышмак җаваплары нинди авазларга башлана?

Матур язу күнегүләре уздыру. (О, ы хәрефләрен – орчык, ылыс сүзләрен язу). (4 нче слайд)

Күмәк эш.

Табышмакның җавапларын табу.

 

 

Сузык авазларны кабатлау.

Мөстәкыйль эш

Коммуникатив:

күмәк эшләү, тыңлый белү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Индивидуаль эш.

III. Уку мәсьәләсен кую (5 – 6 нче слайдлар)

– Бүген безгә кунакка әкият героебыз –Төлке килгән. Ул, тырышып, дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнә. «Мин дә синнән калмаска телим», – ди Бүре дә. «Синең күп белергә омтылуың, тырышлыгың миңа бик ошый», – дип җавап бирә Төлке.

О яки ы хәрефләренең тиешлесен куеп яз. б…лын, ч…ршы, с…лы

б…ргы, …лыс, т…ра

б…лыт, ш…ма, к…яш

б…дай, п…чкы, п…ши

т…рм…ш, …рл…к, п…с…лка

Укучылар слайдтан сүзләр укыйлар, төшеп калган хәрефләрне куярга тырышалар.(Авырлыклар белән очрашу) Коммуникатив:

төркемнәрдә хезмәтттәшлек

IV. Яңа белемнәр ачу (авырлыктан чыгу юлларны эзләү) (7 нче слайд)

Дәреснең темасын ачыклау, максатын билгеләү, кагыйдә   чыгару.

 

О-ы хәрефләренең язылу урыннары,

алгоритм белән танышу

Һәр укучы үз фикерен әйтә, бергәләп гомуми нәтиҗәгә килү:

О хәрефе татар телендә сүзнең беренче иҗегендә генә языла, калган иҗекләрдә, [о] авазы ишетелсә дә, ы хәрефе языла.

Регулятив:

укытучы һәм укучылар белән хезмәттәшлек, теманы, максатны ачыклау.

Танып-белү:

кагыйдә формалаштыру.

Ял вакыты (8 нче слайд) Музыкага хәрәкәтләр ясау, бию. Экраннан карап башкаралар.  
V. Яна белемнәрне ныгыту 1. 29 нчы күнегү (Р.Бәшәрнең «Өй салалар осталар» шигыре). Сорауларга җавап бирү, биремне үтәү (телдән).

2. 30 нчы күнегү. Алгоритмны кулланып, о, ы хәрефләренең тиешлесен куеп язу.

Дәреслек белән эшләү (57 нче бит)

 

 

 

 

Коммуникатив:

тыңлый белү, партадашың белән хезмәттәшлек итү, үз фикереңне әйтә белү.

VI. Яна белемнәрне системалаштыру (8 нче слайд) М.Мазуновның

«Ялкау песи» шигырендә югалган хәрефләрне куярга, о хәрефләре астына сызарга.

Мөстәкыйль эш. Иптәшеңнең эшен тикшерү (слайд буенча). Регулятив: биремнәрнең дөреслеген тикшерү,үзконтроль, иптәшеңнең эшен бәяләү.
VII. Рефлексия. Дәрескә йомгак ясау – Бу дәрестә үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз? Нинди кагыйдәне истә калдырдыгыз? Үзбәя һәм үзара бәя куялар (Смайликлар ярдәмендә.)