ө һәм е хәрефләре

(I сыйныфта татар теле дәресе)

Люция ГАНИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы 

Материал: Мияссарова И.Х., Харисова Ч.М. Татар теле,1 нче сыйныф өчен дәреслек (54 – 55 нче битләр), мөстәкыйль эш дәфтәре (42 нче бит), методик ярдәмлек.

Җиһазлау: дәрескә презентация, компьютер, карточкадагы биремнәр, плакат ясау өчен рәсемнәр, тест биреме.

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү.

Предметара бәйләнешләр :әйләнә- тирә дөнья.

Эшне оештыру төрләре: фронталь, парлап, төркемнәрдә.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предмет буенча: ө һәм е хәрефләренең язылу урыннарының язылышын аңлый һәм дөрес язылышын практикада куллана белү; 

метапредмет: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын куя, эшчәнлекнең планын билгели һәм коллективта эшли белү.

Эшчәнлек максаты: укучыларның танып-белү эшчәнлекләрен, сөйләм телен үстерү.

Белем бирү максаты: ө һәм е хәрефләре кергән сүзләрне сөйләм телендә куллана, авазны ишетеп таный һәм аны дөрес итеп яза белүне  формалаштыру.

Тәрбияви: укучыларда,сөйләм теле культурасы һәм татар теле фәненә карата кызыксыну, мөстәкыйльлек, игътибарлылык, үзара дуслык, иптәшлек хисләре, пөхтәлек тәрбияләү.

Универсаль эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру:

шәхес күнекмәләре: уңышлы белем критерие нигезендә  үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү;

регулятив: укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта  эшләү алымнарына өйрәнү;

коммуникатив: үз фикереңне телдән әйтә,башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү;

танып-белү: информация туплый, элек алган белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү.

Универсаль уку гамәлләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләр бүлегендә кыскартылып бирелгән гамәлләр:

ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Дәреснең технологик картасы

Дәрес

этаплары

Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләр
IДәресне оештыру, мотивация Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру

–Исәнмесез, укучылар !

Кәефләрегез ничек соң?

 

 

– Күтәренке кәеф белән татар теле дәресен башлыйбыз.

Шигырьне хор белән әйтәләр:

– Исәнмесез, саумысыз!

Кояшлы иртә кебек,

Тукай теле – анам телен,

Өйрәнергә дип килдек

 

 

 

КУУГ: сыйныф-ташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

 

 

II. Актуальләштерү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

III. Уку мәсьәләсен кую

1. Сорауларга җавап бирү:

– Без үткән дәрестә нәрсә өйрәндек?

– Бу хәрефләр турында нинди кагыйдә беләбез?

 

 

 

2. Карточкалар белән эш

– Укучылар, КОНЭРС структурасы ярдәмендә алдагы дәрестә алган белемнәрне тикшерик

–Һәрберегезгә карточка-лар бирәм, нокта урынына төшеп калган хәрефне язасыз. Язган хәрефегез туры килгән почмакка килеп басасыз.

(э хәрефе языла)

(е хәрефе языла)

– Эшебезне РЕЛЛИ РОБИН структурасы ярдәмендә дәвам иттерик

– Ни өчен э хәрефе языла дип уйлыйсың? Фикереңне парларда бер-берегезгә әйтәсез

 

– Фикерләрегезне тыңлыйк әле

– Укучылар, бүгенге дәрес-тә нәрсә турында өйрәнәчәкбез, беләсегез киләме?

– Табышмакларның җавапларын табарбыз

(Төлке һәм өрек турында табышмаклар әйтү.)

(1 – 2 нче слайдлар)

– Төлке турында без нәрсәләр беләбез?

– Бүгенге дәрескә дә Төлке туташ кунакка килгән. Ул үз исемен дөрес итеп язарга өйрәнергә тели. Аңа булышабызмы?

 

 

 

– Сүзләрдә э-е хәрефлә-рен дөрес язарга

э хәрефе – сүз башында, ә сүз уртасында һәм ахырында е хәрефе языла

 

 

Укучылар биремне үтиләр,үзләре сайлаган почмакка басалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар парлашып   чираттан бер-берсенә фикерләрен әйтәләр

 

Укучылар җавабы

 

 

 

 

 

 

Укучылар табышмакларның җавапларын табалар

Укучылар төлке турында белгәннәрен сөйлиләр

 

 

 

– Булышабыз

ТБУУГ: э-е хәрефләре турындагы кагыйдәне искә төшерү

РУГГ: кагыйдәне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

КУУГ: үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә һәм иптәшеңне тыңлый белү

 

 

ШУУГ: үзмаксат кую

ТБУУУГ: логик фикерләү

КУУГ: үз фикереңне

телдән әйтеп җиткерә һәм иптәшеңне тыңлый белү

 

IV. Уку мәсьәләсен чишү – Бу сүзләрне иҗеккә бүлегез

– Беренче иҗекне әйтегез

– Нинди сузык аваз ишетелә?

– Икенче иҗектә нинди сузык аваз ишетелә?

– Бу авазлар язганда нинди хәрефләр белән күрсәтелә икән?

– Әйтелеше белән язылышы арасында нинди аерма күрәсез?

 

Укучылар җабавы:

төл-ке, ө-рек,сөл-ге

Укучылар слайдтан сүзләрнең аваз һәм

хәреф схемасын карыйлар

 

 

Укучылар нәтиҗә ясый

– ө-е хәрефләрен язарга өйрәнәбез, ө хәрефе сүзнең беренче иҗеген-дә генә языла, калган иҗекләрдә ө авазы ишетелсә дә, е хәрефе языла

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

 

 

 

 

 

 

КУУГ

Ял минуты   Укучылар хәрәкәтләр ясый  
V. Яңа материалны аңлату 1. Дәреслек белән эш

– 55 нче битне ачтык. Төлке туташның сүзләрен укып карыйк

2. Дәфтәрдә эш

– Дәфтәрләрне ачтык, ма-тур язу күнегүе язабыз

 

– Димәк, дәфтәрләрне чиста, пөхтә тотарга кирәк

– Нинди сүз өйрәнгән кагыйдәгә туры килә?

 

Бер укучы  кагыйдәне укый

 

Укучылар «Дәфтәр –укучының көзгесе» мәкален тактадан күчереп язалар. Мәкальнең мәгънәсен аңлатып, нәтиҗә ясыйлар

Сүзне табып, кагыйдәгә туры килгән хәрефләр астына төсле карандашлар белән сызып куялар. Бер-берсенең эшен тикшерәләр

 

 

 

 

ТБУУГ

 

 

 

 

ШУУГ

 

VI. Белемнәрне беренчел ныгыту 26 нчы күнегү өстендә эш Укучылар нокталар урынына ө-е хәрефләренең тиешлесен куеп, шигырьне күчереп язалар РУУГ: үзконтроль, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү
Ял минуты Хәзер «Сүз әйт» уенын  уйнап, ял итеп алабыз Укучылар бер-берсенә туп бирәләр, тупны биргәндә [ө] авазы булган сүз әйтәләр  
VII. Мөстәкыйль эш Тест биремнәре

Укучыларның эшләренең дөреслеген тикшерү

Укучылар биремне мөстәкыйль эшли ШУУГ: үз мөм- кинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

РУУГ: эшлән-гән эшнең нәтиҗәсен билгеләү

VIII. Өйрәнгәннәрне ныгыту

 

– РАФТ структурасын кулланып эшлибез

– Без, сезнең белән ике төркемгә бүленеп, плакат ясыйбыз. Рәсемнәр арасыннан бүгенге темабызга туры килгән предмет рәсемнәрен тактага куябыз, бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез

– Ә хәзер шушы сүзләр белән җөмләләр төзибез

 

 

 

Укучылар, рәсемнәрне сайлап, плакатка урнаштыралар. һәр төркемнән бер укучы сүзләрне әйтеп чыга, нәтиҗә ясый

 

 

 

Укучылар җөмләләр төзеп әйтә. Шул җөмләләр арасыннан берсенең схемасын тактада төзиләр

 

 

КУУГ: коллек-тивта эшләү

ШУУГ: бер-береңә ярдәм итү

 

 

 

 

ТБУУГ: җөмлә- не модельләш-терү

 

IX. Дәрескә йомгак ясау. Рефлексия – Укучылар, без бүген нәрсә өйрәндек?

– Хәзер мин сезгә смайликлар өләшәм. Сез бүгенге дәрестәге үзегезнең эшегезне  бәяләгез

– Сезгә дәрес ошадымы? (Смайликларда күрсәтү.)

 

Укучылар үз фикерләрен әйтә

Укучылар бүгенге дәрестәге эшчәнлек-ләрен смайликлар ярдәмендә бәяли

РУУГ: үз эшчәнлегеңне бәяләү