Ничек батыр булырга?
№ 150
(Сыйныфтан тыш чара)
Фәния ЗАРИПОВА,
Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:Батырлык, кыюлык, тәвәкәллек сыйфатлары тәрбияләү,
Укытучы. Мин дәресемне Һинд халык әкиятеннән башлап җибәрәсем килә.
Ике дус урман юлыннан баралар икән.Кинәт алар каршысына аю килеп чыга. Берсе куркуыннан агач башына менеп киткән һәм яфраклар арасына яшеренгән.Икенчесе аю каршында берүзе басып калган.Ул җиргә капланып,үлгәнгә сабышып яткан. Аю аның янына килгән,күкрәген, башын, колакларын иснәп чыккан. Аны чынлап та үлгән дип уйлаган һәм кагылмаган.Аю киткәч тә икенче юлчы агач башыннан төшкән.Дусты янына йөгереп килгән дә “Ул синең колагыңа нәрсә дип пышылдады”дип сораган.
Укытучы. Укучылар,сез ничек уйлыйсыз? Аю нәрсә дип пышылдады икән? (Укучыларның фикерләре тыңланыла)
-Укытучы. “Бәла-каза килгәндә дустын ташлаган кеше белән аралашма” – дип әйтте,дигән дусты. Укучылар, әкияттәге ике дусның кайсы сезгә ошады?(Җиргә ятып калганы)
-Ни өчен?(Ул каушамаган,курыкмаган,үзен кыю тоткан)
-Ә икенчесе?(Анысы иптәшен ташлап качкан)
Димәк, бүгенге дәрестә нинди әхлакый кыйммәтләр турында сөйләшәбез?(Батырлык)
— Синонимнары нинди булыр икән? (тәвәккәллек, курыкмаучанлык, кыюлык) Ә Батырлыкның киресе нинди сыйфат (куркаклык)
Укытучы.Нәтиҗә ясыйбыз,батырлык ул – куркаклыкны җиңә белү.
Төркемнәрдә эш.
Әлеге геройларның эш – гамәлләрен батырлык дип әйтеп буламы?
Нәтиҗә.Тормышта кешеләр төрле булган кебек батырлыклар да күп төрле икән.
Быел Бөек Җиңүгә 75 ел,шуның өчен сугыш чорын кичергән кешеләр турында да әйтми мөмкин түгел,чөнки алар – барсы да батырлар.Без шушындый матур,рәхәт тормышта яшәсеннәр өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмаганнар.
Сугышта ил алдында,хөкүмәтебез алдында аеруча зур батырлыклар күрсәткән кешеләргә Советлар Союзы Герое исеме белән бергә “Алтын Йолдыз” медале дә бирелгән.
-Безнең районнан бу исемгә лаек булган кешеләрне беләсезме?
Чекин Борис Сергеевич Рус Волчья авылыннан һәм Савельев Федор Петрович Петропавловка авылыннан. Тагын 2 якташыбыз Корнилов Виктор Кузьмич белән лейтенант Осипов Алексей Максимович та бу исемгә тәкьдим ителгән булалар, ләкин төрле сәбәпләр аркасында бирелмичә кала.)
Гомумән, барысы – 11 600 кеше лаек була бу бөек исемгә.Татарстаннан — 115 кеше ике тапкыр бүләкләнә.
Укытучы.Батырлыкны өлкән кешеләр генә эшли аламы?
(укучылар фикере тыңланыла)
Презентация күрсәтелә.
Леня Голиков –Дошманнар Новгород җиренә аяк баскач та партизан булып китә,дошман поездларын,күперләрен шартлата,бик мөһим немец документларын кулга төшергән өчен аңа Советлар Союзы Герое исемен бирәләр.Мәскәүдә әлеге бүләкне бирү турында карар чыгаручылар геройга нибары 14 яшь икәнлеген белмиләр.
Валя Котик-Сугыш үткән юллардан ядрәләр,корал җыеп йөри,кирәкле мәгьлүматлар туплый.1958 елны шушы югары исем бирелә.
Зина Портнова— Ленинград кызы немец офицерлары өчен булган ашханәгә эшкә урнаша һәм 100 дән артык немец офицерын агулап үтерә.Үзе партизан отрядына кача,ләкин бер задание үтәгәндә әсирлеккә эләгә.Үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Бу геройларның исемен әле тагын бик күп дәвам итеп булыр иде.Ләкин безне борчыганы башка, шундый яшь сабыйлар зур батырлыклар эшләргә каян көч алдылар икән соң?
(Укучылар фикере тыңланыла)
Укытучы. Николай Островский:
“Батырлык – көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә” дигән. Сез бу фикер белән килешәсезме?
Төркемнәрдә эш.
Әйдәгез, төркемнәрдә үзеңдә батырлык, кыюлык, тәвәкәллек кебек сыйфатлары тәрбияләү планын төзеп карыйбыз. (Һәрбер төркемнән берәр кеше чыгыш ясый)
Рефлексия.Бүген без нәрсә турында сөйләштек? (Укучылар фикере тыңланыла) Синквейн төзибез.
Батырлык – яхшы эш-гамәлләрдән башлана. Зур батырлыклар, кечкенә батырлыклардан башлана.Сезнең дә берәр нинди яхшы гамәл эшләгәнегез бардыр.Әйдәгез, шуларны искә төшереп, чиратлап кәгазгә яза барабыз.(Раунд ТЭЙБЛ)
Бүген кәгазьдән ясалган шушы медальләр сезгә шушы кечкенә генә батырлыгыгыз өчен булыр.Киләчәктә тагын да зуррак батырлыклар эшләп,алтын көмеш медальләр яуларга насыйп булсын.
Укытучы.
Р.Миңнуллин “Батыр булыгыз!”
Батырлыкны эшли ала
Бөтен кеше дә
Аның өчен кирәк түгел
Алып көче дә.
Ә моның өчен
Яратырга кирәк бары
Туган җиреңне
Туган илеңне,әти – әниеңне.