Ни өчен яңгыр ява һәм җил исә?

№39

(Зурлар төркемендә танып белү эшчәнлеге)

Наилә РАМАЗАНОВА, Гөлнара НИГМӘТҖАНОВА,

Казандагы 236 нчы балалар бакчасының тәрбиячеләре

Максат:

– яңгыр һәм җил турында белемнәрне арттыру;

– балаларны логик фикер йөртергә, җавапларын дәлилли белергә өйрәтү;

– тәҗрибәләр ярдәмендә яңгыр һәм җилнең кешелек тормышына, үсемлекләргә, хайваннарга әһәмиятен аңлату.

Эшчәнлек барышы

I. Тәрбияче. Балалар, иртән бакчага килгәч, сез бер-берегезне ничек сәламлисез?

Балалар. Исәнме, хәерле иртә, сәлам!

Тәрбияче. Әйдәгез, бер-беребез белән исәнләшик, әмма сүзләр белән тугел, ә хәрәкәтләр белән. Бер чәбәк – бер-берегезнең кулын кысарсыз, ике чәбәк – терсәкләрегезне тотарсыз, өч чәбәк – аркаларыгыз белән исәнләшерсез. (“Исәнләшү” уенын уйныйлар.)

II. Тәрбияче. Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, сездән җавабын көтәм.

Җәйге эссе көннәрдә

Мине сагынып көтәләр,

Мин аз гына күренсәм,

Качып-посып бетәләр. (Яңгыр)

(Балалар табышмакның җавабын әйтәләр.)

Ә ни өчен җирдә яңгыр ява һәм ул кайдан килә?

Балалар. Яңгыр болтылардан ява.

Тәрбияче. Дөрес, ә яңгыр болытта ничек барлыкка килә соң? Бу сорауга җавап табар өчен, без сезнең белән берничә тәҗрибә уздырырбыз.

1 нче тәҗрибә. Чәйнекне кайнатырга куябыз. Су кайнап чыкты, пар барлыкка килде. Пар өстенә пыяла куябыз. Конденсат барлыкка килүен күрәбез, ягъни пар сыекчага әйләнде.

2 тәҗрибә. Коры мамык кисәген нык итеп учта кысабыз. Аннан сулы савытка салабыз. Мамык кисәге суда ачыла һәм бүртә. Мамык кисәген пинцет белән сак кына бер почмагыннан күтәрәбез. Әгәр мамык кисәгендә су тиешенчә булса, тамчылар савытка тама башлаячак.

Тәрбияче. Кояш елга-күлләрдәге, диңгезләрдәге суны җылыткач, су нишли?

Балалар. Парга әйләнә, юкка чыга.

III. Тәрбияче. Әйе, кояш диңгез, елга, күл өстен җылыта һәм су парга әйләнә. Пар югары күтәрелә һәм шунда суына, куера да вак тамчылар барлыкка килә. Без аларны вак болытлар итеп күрәбез. Бер-берсе белән кушылып авырайган тамчылар яңгыр булып җиргә төшәләр. Ә яңгыр яуганнан соң, барлык үсемлекләр, агачлар, чәчәкләр, рәхәтләнеп, су эчәләр. Балалар, ә яңгырның нинди төрләре була соң? Сез алар турында беләсезме?

Балалар. Яңгырлар төрле була: коеп яуган яңгыр, вак яңгыр, сибәләп ява торган яңгыр, ләйсән яңгыр.

Тәрбияче. Балалар, ә яңгыр астында калган кеше үзен ничек хис итә?

Балалар. Туңа, салкын тидерергә, чирләргә мөмкин.

Тәрбияче. Ләкин нинди генә яңгыр яумасын, ул табигать өчен бик кирәк. Язгы һәм җәйге яңгырлар – үсемлекләрне, чирәмнәрне яшелләндерә, ашлыкларны үстерә, эссе вакытта һаваны алыштыра. Көзге яңгыр гөмбә җыючыларны куандыра.

Хәзер мин сезгә Шәүкәт Галиевнең “Корыда яуган яңгыр” дип аталган шигырен укып китәм.

Иркен сулап куялар да,

Игеннәр “Рәхмәт!” – диләр,

“Сусап-кибеп беткән идек,

Безгә бик рәхәт!” – диләр.

Чәчәкләр дә, агачлар да

Рәхмәт әйтәләр аңа.

Яңгыр ява! Яуган өчен,

Яңгырга рәхмәт ява

(Фикультминут “Яңгыр ява” уены. Күңелле көйгә балалар төрле хәрәкәтләр ясап бииләр. Яңгыр яву, аннан саклану, яңгыр тамчыларын тоту, аңа битләрне куеп тору, күлләвекләр аша чыгу, зонтик ачу, баш өстенә күтәрү, төшерү, алга сузып әйләндерү һ.б. күренешләрне сүрәтлиләр.)

Тәрбияче. Ә хәзер, әйдәгез, рәсем ясап алыйк. Алдыгызда торган битнең сул ягына – күңелле яңгыр, ә уң ягына күңелсез яңгыр рәсемен яса. Бу яңгырларны ясаганда, нинди төсләр кулланырсыз?

(Балалар рәсем ясыйлар. Төсләр кулланылышын аңлаталар.)

Тәрбияче. Балалар, ә күктәге болытларны нәрсә куып йөртә икән? Хәзер мин сезгә шул турыда бер табышмак әйтәм, сез җавабын табарсыз.

Каты сызгыра, карны туздыра:

“Ыж-ыж-ыж-ыж!»

Очып канатсыз, йөгерә аяксыз:

“Ыж-ыж-ыж-ыж!» (Җил.)

Ул кайдан барлыкка килә икән соң, һәм ни өчен ул исә? Әйдәгез, без, яңадан тәҗрибәләр ясап, үзебез җил барлыкка китерик.

1 тәҗрибә. Үзегезнең йөзегез каршында кулларыгыз белән селкегез. Сез нәрсә сизәсез?

Балалар. Җил барлыкка килә.

Тәрбияче. Ә хәзер әйтеп карагыз әле, һава кайда җылырак: төркемдәме яки корридордамы?

2 тәҗрибә. Группаның ишеген бераз гына ачабыз һәм идәнгә янып торган шәм куябыз. Шәмнең уты группага таба борылачак, чөнки корридордан салкын һава бөркелә. Аннан шәмне алып өскә күтәрәбез. Шәмнең уты,  киресенчә, группадан корридорга борылачак, чөнки группадан җылы һава корридор ягына юнәлде.

IV. Тәрбияче. Безнең Җир шары үтә күренмәле тун кигән. Ул тун – һава. Без аны сизмибез, күрмибез. Әмма ул юкка чыкса, без бары тик берничә секунд кына тора алабыз. Җирдәге сулар тиз арада кайнап чыгачак, кояш нурлары бар тереклекне көлгә әйләндерәчәк.

Һава безгә йөргәндә комачауламый: ул безнең алда юл ача һәм тиз генә без бушаткан буш урынны биләп ала. Әмма һавада тиз-тиз йөрсәң, ул ачылырга, юл бирергә өлгерми, шуңа күрә аны сизәргә мөмкин. Машина тәрәзәсеннән учыгызны чыгарып караганыгызны исегезгә төшерегез әле.

Һава җир шарындагы бөтен тереклек иясенә дә кирәк. Димәк, һава яшәр өчен кирәк.

Ә җил? Нәрсә ул җил? Җылы һава салкын һавага караганда җиңелрәк. Шуңа ул гел өскә омтыла, ә салкын һава авыр, шунлыктан ул аска төшә. Димәк, җил –ул хәрәкәткә килә торган һава, ягъни һава хәрәкәте.

Бөтен җир шарында һава хәрәкәт итә. Я әкрен генә, яки көчле итеп.

Җилләр төрле була. Сез ниндиләрен беләсез?

Балалар. Җиңел, көчле, кинәт исеп җибәрә торган җил, салкын, салмак җил, җылы җил.

Тәрбияче. Җил төрле әйберләрне селкетергә, хәтта урыныннан күчереп куярга да сәләтле. “Ураган”, “тайфун”, “смерч” дип аталган көчле җилләр кешелек дөньясына бәла-казалар китерә. Әмма җил кешенең дусты да була ала. Кешеләр җилнең көче белән файдаланырга өйрәнгәннәр. Мәсәлән, җил тегермәне, коедан су чыгару. Борынгы заманнарда ук кешеләр көймәләр, корабльләр төзиләр, һәм аларны хәрәкәткә китерү өчен, корабольләргә мачта белән паруслар куялар.

Җил болытларны бер урыннан икенче урынга куып йөртә. Әгәр җил булмаса, яңгыр гел бер урында гына – елга-диңгезләр өстендә генә явар иде.

Җил үсемлекләрнең орлыкларын төрле урыннарга куып ташлый. Үсемлекләр шулай төрле урыннарга таралып үсә. Җил шулай ук зур шәһәрләрдәге авыр, газлы һаваны куып, һаваны алыштыра.

Ә хәзер мин сезгә бер шигырь укып күрсәтәм. Сез бу шигырь белән килешерсезме икән?

(“Җиләк” шигырен уку.)

Тибрәндерә җил җиләкне –

Җил әллә җиләктәме?

Шулайдыр шул, җилләрдән дә

Килә бит җиләк тәме.

(Фикультминут.)

Җил исә, исә, исә,

Агачларны селкетә (кулларны өскә күтәреп, як-якка селкергә.)

Җил тына, тына, тына (кулларыгызны әкрен генә аска төшеребез.)

Ә агачлар үсә дә үсә,

Үсә дә үсә (кулларны өскә күтәрәбез.)

V. Логик мәсьәлә чишү

Тәрбияче. Мин сезгә бер мәсьәлә әйтәм. Сез ничек җавап бирерсез икән? Иртән малай йокысыннан тора һәм тәрәзәгә карый, көн аяз һәм кояшлы. Тәрәзә янына йөгереп килә дә кычкырып җибәрә: “Төнлә белән нинди көчле җил булган!” Төнлә белән көчле җил булганын ул кайдан белгән, ул бит төнлә белән тирән йокыда иде? (Балаларның җавабы.)

VI. Рефлексия

Димәк, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Нәрсәләр белдегез? Сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы?