Ни өчен балалар белән бармак уеннары уйнарга кирәк?

 № 143 

Фирүзә АФЗАЛОВА, Резидә ШӘРИФУЛЛИНА,

Азнакайдагы 18 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Презентация

Бармак уеннары сабыйлар үсешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк телен ачарга ярдәм итә. Ул баш миенең киләчәктә сөйләм һәм пространствода ориентлашу өчен җавап бирәчәк бүлекләренә формалашу мөмкинлеге бирә. Бармак уеннары – баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый-этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый. Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу  чарасы. Бишек җырлары баланы тынычландыру, юату өчен кулланылса, бармак уеннары, киресенчә,  баланың күңелен күтәрү, кәефен яхшырту чарасы булып тора. Ул баланың бармак хәрәкәтләре үсешенә дә ярдәм итә. Кыска шигырьләр, такмаклар, сүзле, җырлы уеннар ярдәмендә балалар белән күңелле итеп уйнап була. Ешрак сүзләрне кабатлаган саен, бала аларны ятлап, сезнең белән бергә сөйли алыр.

Бармак уеннары аша

*баланың вак моторикасын үстерәбез;

*баш миенең ике ярым шары арасында бәйләнеше ныгый;

*сөйләм теле байый;

*бергә уйный-уйный үсәбез.

Җырлы бармак уеннары исә:

*баланың кул осталыгын үстерә;

*бала ритм темпны сизәргә өйрәнә;

*баланың яраткан шөгыле булып кала.