Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын!

 № 179

Индира НИГЪМӘТҖАНОВА,

Казандагы 298 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре һәм мәдәнияте, милли уеннары һәм бию элементлары белән таныштыру;

– аларда бәйрәмгә карата уңай тәсирләр калдыру.

Катнашалар: алып баручы, Кыш бабай, Нәүрүз, балалар.

Бәйрәм барышы

(Балалар залга керә, ярым түгәрәк ясап басалар.)

Алып баручы. Исәнмесез, балалар! Бүген без сезнең белән язны, Нәүрүз бәйрәмен каршыларга җыелдык.

Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

Нәүрүз – ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Бәйрәмнең хуҗасы – сөйкемле Нәүрүзбикә.

Ведущий. Здравствуйте, ребята! Сегодня у нас праздник – Навруз. Слово  «Навруз» означает «новый день». Навруз – это период пробуждения природы, наступления тепла, начало весенних полевых работ. Навруз – праздник урожая, людей труда, мирной жизни. Навруз – это гимн родной природе, праздник всеобщего согласия. А хозяйка этого праздника – Навруз.

Алып баручы.

Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,

Эче тулы нур булсын!

Нәүрүз көен кем көйләсә,

Ул дәртле һәм бай булсын!

(Балалар ”Яз җитә” җыры (Ф.Кәрим сүзләре, Җ.Фәйзи көе) җырлана.)

Яз килә, яз килә.

Кояш нурларын сибә.

Тып-тып итеп тамчы тама,

Инде кар эреп бетә.

Тамчылар бии тып та тып,

Тамчылар сикерәләр.

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.

Әй, дусларым, килегез,

Күңел ачу көнебез.

Җырлый-җырлый биик әле,

Сез кул чабып торыгыз.

(Җырлы-биюле “Әпипә” башкарыла.)

Алып баручы.

Борын-борын заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Әйдәгез, Нәүрүзбикәне чакырыйк!

Ведущий.  Молодцы! Хорошо танцуете. А вы звали весну? Ну, давайте хозяйку весны – Наврузбику.

Балалар (барысы бергә). Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!

Кыш бабай. Киләм! Киләм! Исәнмесез, балалар!

Алып баручы. И Кыш бабай, без язны көткән идек, син килгәнгә дә бик шат! Әйдә, безнең белән уйнап ал!

Ведущий. Дедушка Мороз, мы рады тебя видеть! Поиграй-ка с нами.

Кыш бабай. С удовольствием останусь, поиграю с детишками. У меня есть ложка, яйцо. Игра называется «Кашык белән йомырка ташу» (Игра детей.)

Ведущий. Ребята, давайте, позовём весну.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, Нәүрүзбикәне чакырыйк! (Нәүрүз керә.)

Бала.

Исәнме, яз, матур яз,

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Яшел чуклар элдеңме?

Нәүрүз.

Саумы, нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Яңгыр да китердем мин.

Балалар һәм алып баручы. Исәнмесез, яз кызы – Нәүрүзбикә! Сине бик көттек!

Ведущий. Здравствуй, Навруз! Мы тебя очень ждали!

Нәүрүз. Беләм-беләм! Сез мине бик яратасыз! Салкын кыштан соң мин җылы көннәр, йөгерек сулар, ләйсән яңгырлары, умырзая чәчәкләре алып килдем!

Алып баручы. Хуш киләсең, Нәүрүз, түрдән уз!

Кыш бабай. Исәнме, Нәүрүз кызым!

Нәүрүз. Исәнме, Кыш бабай!

Алып баручы. Нәүрүз, Кыш бабай! Балаларның сезнең белән уныйсылары килә.

“Яңгыр белән кояш” уены

(Яңгыр килгәч, балалар зонтик астына качалар, кояш чыккач, уйнап йөриләр.)

Яңгыр, яу, яу, яу!

Иләкләп тә чиләкләп!

Яу син, яу килеп кенә,

Тыпырдап, биеп кенә!

Кояш,чык,чык,чык!

Болыт, кач, кач, кач!

Без уйнарбыз җылыткач!

Ведущий. Весна уже наступила, очень скоро станет тепло. Появятся  первые цветочки, почки распустятся. Давайте, с нами поиграем в игру «Воробушки и  автомобиль»

Кыш бабай. С вами очень весело. Только мне уходить надо. Я уступаю своё место Навруз! До свидания, ребята! Сау булыгыз, балалар!

Балалар. Сау бул, Кыш бабай! До свидания!

Алып баручы.

Яз кызы, яз кызы!

Безнең сөйгән кунак син,

Ямьле үтсен кичәбез

Безне көлдер-уйнат син!

”Кәрия-Зәкәрия” дигән җырлы-биюле уен

(Балалар түгәрәктә җырлап әйләнәләр.)

Бу – бик яхшы укучы, бу – бик яхшы укучы!

Аның биюе яхшы, аннан үрнәк алыгыз! (Бер бала уртага чыгып шигырь укый.)

Бу – бик яхшы биюче, бу – бик яхшы биюче!

Аның биюе яхшы, аннан үрнәк алыгыз! (Бер бала уртага чыгып бии.)

Бу – бик яхшы җырлаучы, бу – бик яхшы җырлаучы!

Аның биюе яхшы, аннан үрнәк алыгыз! (Бер бала, уртага чыгып, җыр җырлый.)

Алып баручы.

Яз нурлары –көмеш нурлар

Сибелсен җиргә.

Яз шатлыгы, яз бәхете

Телибез сезгә!

Нәүрүз. ”Нәүрүз көнен ничек каршыласаң – елың шулай үтә” дигән әйтем

бар. Сезнең дә алдагы көннәрегез бүгенге бәйрәм кебек шатлыклы булсын!

Ребята! Мы провели такой замечательный праздник. Я пришла к вам не с пустыми руками, я хочу вас отблагодарить. (Навруз дарит детям сладости.)

Ведущий. Вот и наступила долгожданная весна! Навруз остается вместе с нами. Она нас будет каждый день встречать на улице с тёплым солнышком, с капельками с крыш. Навруз, спасибо тебе за подарки!

(Праздник завершается татарской народной пляской. Бәйрәм татар халык биюе белән тәмамлана.)