Нәрсә юк?

№41

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәге рус телле балаларга татар теле өйрәтү программасына туры китереп эшләнгән дидактик уен )

Фәнисә СӘЛИМОВА,

Казан шәһәре 340 нчы балалар бакчасының беренче квалификация категорияле тәрбиячесе

Максатлар:

сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү;

мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләменә игътибарын арттыру;

кагыйдәләрне төгәл үтәргә өйрәтү.

Җиһазлау: интерактив такта, компьютер, проектор, презентация.

Уен барышы

Экранда рәсемнәр барлыкка килә.

Тәрбияче. Ребята, внимательно посмотрите на эти рисунки. Бу нәрсә?

Балалар. Үрдәк. (Бүре, тычкан, куян, керпе, төлке, әтәч.)

Тәрбияче. Үрдәк (бүре, тычкан, куян, керпе, төлке, әтәч) нинди?

Балалар. Матур. (Чиста, зур, кечкенә.)

Тәрбияче. Ничә үрдәк? (Бүре, тычкан, куян, керпе, төлке, әтәч.)

Балалар. Бер.

Тәрбияче. Ребята, а сейчас закройте глаза. (Бер рәсем югала.) Откройте глаза. Нәрсә юк?

Балалар. Үрдәк юк. (Бүре, тычкан, куян, керпе, төлке, әтәч юк.)

Тәрбияче. Ребята, давайте проверим. (Рәсем килеп чыга.)

Шул рәвешле уен дәвам итә.

Презентация.