Нәниләргә әхлак тәрбиясе бирүдә педагогның һөнәри осталыгы

Җәүәһирә ФАТЫЙХОВА,

Казандагы 230 нчы  балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Тәрбияченең төп бурычы – әти-әниләр белән бергә һәр баланы бәхетле итү. Ә бәхет төшенчәсе күпкырлы. Ул кешенең үз сәләтен ача белүендә дә, дөньяның матурлыгы белән хозурлануында да, матурлык тудыруда катнашуында да, кешеләрне һәм үзен яратуында да чагылыш таба. Бары тик ата-аналар ярдәмендә күмәк көч белән генә тәрбиячеләр балаларга чын бәхетне бирә ала.

Балалар бакчасы тәрбиячесе ул – ата-аналар белән арадашчы да, оештыручы, балаларны яклаучы да, аларның ихтыяҗларын өйрәнеп, тормышта үз урыннарын табарга юнәлеш бирүче дә. Чыннан да, тәрбияченең төп асылы – балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә. Әйе, балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү ата-аналар белән тыгыз, бердәм хезмәттәшлектә алып барылса гына уңай нәтиҗә бирә. Тәрбияче буларак, һәрдаим ата-аналар белән киңәшләшеп эш итәргә кирәк. Төркемнәргә кабул иткән көннән  башлап, ата-аналар – тәрбиячеләрнең зур ярдәмчеләре.

Иң элек балаларның сәламәтлеге нинди булуын, авазларны әйтүдә нинди кыенлыклар кичерүен ачыкларга һәм һәр балага шәхси якын килеп, үзебезнең эш юнәлеше билгеләнә. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен, төрле халык сынамышлары, әйтемнәр, табышмаклар, җырлар да зур роль уйный. Мәсәлән, «Ягымлы сүзләр, игелекле эшләр» темасын өйрәнгән вакытта балаларга ягымлы сүзләрне, йомшак, җылы, урынлы итеп кулланырга өйрәтәбез. Татар халкында бик матур исәнләшүйоласы бар. Әби-бабайлар ике кулларын сузып ягымлы елмаеп исәнләшәләр.

Иртән йокыдан торгач, әти-әнигә, әби-бабайга ничек дип эндәшергә кирәк? (Хәерле иртә)

Көндез кешеләр бер берсе белән ничекисәнләшәләр? (Хәерле көн)

Кич белән нинди сәламләү сүзләрен әйтәбез? (Хәерле кич)

Билгеле, бу темага дәрес үткәргән вакытта балаларга әти-әниләрен, олыларны хөрмәт итәргә кирәклеген аңлатырга һәм «Ана куены туннан җылырак», «Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган» дигән халык мәкальләрен дә китерү кирәк. Күренекле шәхес Риза Фәхреддиннең тормыш кагыйдәләренең берсен китерү дә, бу очракта урынлы булыр. «Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мөгаен, аңлап та, кичереп тә буладыр, әмма ата-анага карата мондый мөнәсәбәтне – юк!», –дигән ул.

«Якыннарым, кадерлеләрем, әтием һәм әнием» темасына әңгәмә үткәргән вакытта Э.Шәрифуллинаның «Зур үскән» шигыре белән таныштырыла һәм балаларда әти-әнигә хөрмәт хисләре тәрбияләнә, аларны шатландырырга, һәрчак сүзләрен тыңларга кирәклеге турында аңлатыла.Әти-әни, гаилә әгъзалары – баланың язмышын билгеләүче, аның сәләтен үстерү өчен шартлар тудыручы.

«Минем шәҗәрәм», «Безнең гаилә» кебек темаларга әңгәмәләр үткәргән вакытта балаларга гаилә кыйммәтен аңларга ярдәм итү, ата-аналар һәм балалар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу, гаилә әгьзаларына хөрмәт хисе тәрбияләү аеруча мөһим.

Сюжетлы-рольле уеннар баланы тормышка әзерләү уеннарының берсе булып тора. Мәсәлән, «Курчак йоклату», «Табын янында» һ.б. – балаларның яратып уйный торган уеннары.

«Кешене хезмәт бизи», «Хезмәт төбе – хөрмәт», – ди халкыбыз. Бала үзе теләгән һөнәрне алырга хокуклы. Шул уңайдан аларны төрле һөнәр ияләре белән таныштырырга, очрашулар үткәрергә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләргә, балаларның үзләрендә дә хезмәттә катнашуга теләк уятырга кирәк.

«Игенче һөнәре».

Икмәк – яшәү чыганагы. Икмәк – һәркем өчен иң кирәкле кадерле ризык. Аны сакларга, әрәм-шәрәм итмәскә, икмәк үстерүчеләргә ихтирам хисе, авыр һәм җаваплы эш икәнен аңлату кирәк.

Халкыбыз, игенче хезмәтен мактап, төрле мәкаль, әйтемнәр уйлап тапкан. Мәсәлән,

«Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәтбизи».

«Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы».

«Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй».

«Табиб һөнәре».

Табиб һөнәре һәркемгә кирәк.Алар – кешеләргә карата игътибарлы, ягымлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле кешеләр.

Рухи-әхлакый тәрбия бирүдә балаларны аралашырга өйрәтү дә аеруча мөһим. Бала үз-үзенә, үз мөмкинлекләренә ышанырга, тумыштан бирелгән сәләтен үстерергә омтылырга тиеш.

Чынбарлыкта исә баланың холкы, үз-үзен тотышы, әхлакый сыйфатлары иң элек гаиләдә формалаша. «Оясында ни булса, очканында шулбула», – дип халкым юкка гына әйтмәгәндер. Димәк, гаиләләр белән даими хезмәттәшлек итеп, һәр гаилә белән ярдәмләшеп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.