Нәүрүз бәйрәме. Праздник Навруз

Венера ИБРАҺИМОВА,

Нурлаттагы 5 нче «Камыр батыр» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Максат:

– балаларны халкыбызның онытылып бара торган бәйрәме – Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру;

– халкыбызның милли йолаларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Бәйрәм барышы

(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Экранда – Нәүрүз бәйрәме күренеше. Залның бер почмагында өй тора. Әкрен генә музыка яңгырый.)

Алып баручы. Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

Бүген бәйрәм. Бүген Нәүрүз. Нәүрүз шатлык, бәхет алып килә. Нәүрүз – яз бәйрәме.

«Навруз» значит «новый день». Этот праздник отмечался в день весеннего равноденствия, когда праздновали Новый год и встречали весну. В преддверии этого праздника просыпается природа, начинают цвести растения, весенние дожди приносят чистоту и свежесть. Все это призывает и нас, людей, к обновлению, благоустройству окружающего мира. Этот день был днем добрых пожеланий, добрососедства.

В последние годы эта чудесная традиция широко распространяется. По-особому праздник проходит в селах. За работой соседи устраивают задушевные беседы, звучат музыка и песни. Дети помогают родителям. Ребятишки ходили в гости к знакомым, соседям, пели песни, прибаутки, хозяева давали разные угощения. Этот день заканчивался большим праздником, где проводились разные соревнования, игры, обязательным были угощения на общем праздничном столе.

Алып баручы.

Борын-үткән заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән!

Нәүрүз мөбарәкбад!

1 нче бала.

Әйдә, кояш, сип нурыңны,

Кызганма бер дә.

Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм –

Нәүрүз бүген бездә.

2 нче бала.

Кояш, чык, чык, чык!

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

3 нче бала.

Әти китте базарга,

Тәти кашык алырга.

Тәти кашык сабы алтын,

Кирәкми безгә салкын.

4 нче бала.

Растаял снег, звенят ручьи,

Запели песни соловьи.

Земля проснулась и цветёт

И в гости к нам весна идёт.

5 нче бала.

Праздник радостно встречаем

Мы в республике родной.

Поздравляем, поздравляем

Всех с Наврузом и весной.

6 нчы бала

Мы сегодня собрались,

И Навруз мы дождались!

Пусть плохое всё уйдёт,

Счастье новое придёт!

Алып баручы. Язгы матур көнне котлап, әйдәгез, җырларыбызны бүләк итик. («Яз җитә» җыры башкарыла.)

Алып баручы. Мин дә балаларны чакырыйм, өйләрендә ятмасыннар әле. Бергәләп өйдән-өйгә кереп, Нәүрүз әйтеп, күчтәнәчләр җыеп кайтыйк әле. Әйдәгез, балалар, чыгыгыз, өйдән-өйгә кереп, хуҗаларны яз белән котлап, аларның барысына да сәламәтлек теләп, сый-хөрмәт җыеп кайтыйк. (Балалар өй янына килә.)

Алып баручы.

Ач ишегең керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез.

Малай.

Өйдәме, түтәй,

Тизрәк бир күкәй.

Безгә бирсәң өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Әби. Тавыкларым күкәйне бик күп салды. Мондый изге бәйрәм хөрмәтенә берни дә кызганыч түгел.

Малай. Рәхмәт, апа, Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Кыз.

Табакка кабак кирәк,

Май, күкәй, калач кирәк.

Күмәчен дә кызганма,

Озак яшә, сызланма.

Әби. Иң изге, иң кадерле ризык ул ипикәй, һәрчак табыныгызның түрендә булсын.

Кыз.Рәхмәт, апа, Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Бергә. Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Малай.

Әй, Иш бабай, Иш бабай,

Мич башыннан төш, бабай.

Мич башыннан төшмәсәң,

Биш тиен акча бир, бабай.

Бергә. Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Кыз.

Булмый булса акчагыз,

Йөзегез кызартмагыз.

Ни булса да бирегез.

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Бергә. Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Алып баручы. Әйдәгез әле, «Йөзек салыш» уенын уйнап алабыз.

Алып баручы. Балалар, инде Нәүрүзбикәнең үзен дә чакырыр вакыт җиткәндер.

Балалар. Нәүрүзбикә, кил, Нәүрүзбикә! (Нәүрүзбикә керә.)

Нәүрүзбикә.

Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Нәүрүз әйтеп үттем мин.

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Нәүрүз килде, тиз килде,

Нәүрүз килде, яз килде.

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.

Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, Нәүрүз белән бергәләп уеннар уйнап алыйк. («Коймаклар» җырлы уены уйнала. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар, Нәүрүзбикә уртада.)

Бүген Нәүрүз бәйрәменә

Без чакырдык кунаклар;

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай купергән,

Менә шулай жәелгән,

Менә шулай кысылган.

Коймагынны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал.

«Кулъяулык» уены

«Түбәтәй» уены

«Кашыкка йомырка салып йөгерү»

«Капчык киеп йөгерү»

«Капкалы» уены

Нәүрүзбикә. Кадерле балалар, минем сезгә үтенечем бар. Табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен. Зәңгәр күгебезне болыт капламасын, үләннәр гел яшел булсын.

Алып баручы. Шуның белән Нәүрүз бәйрәменә багышланган кичәбез тәмам.