Нәрсә? Кайда? Кайчан?

(Башлангыч сыйныф укучылары өчен татар халык авыз иҗатына багышланган сыйныфтан тыш чара)

Ләйсән ВӘЛИЕВА,

Казандагы 54 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Максат: укучыларда татар халык авыз иҗатына карата кызыксынучанлык уяту; укучыларның күзаллавын, белемгә омтылышын, танып-белү эшчәнлеген үстерү; бер-береңә ярдәмләшү хисләрен үстерү; укучыларга әхлак тәрбиясе бирү, аларның эстетик зәвыгын үстерү.

Җиһазлау: проектор, компьютер, презентация, «Йөзек салыш» уены өчен йөзек, биремнәр язылган карточкалар, каләмнәр, балл язылган таблолар.

Әзерлек эше: 8 кешедән торган ике команда катнаша. Һәр команда әгъзалары исемнәренә туры килгән эмблемалар ясый.

Командаларга алдан өй эше бирелә. Һәр команда татар халкының бер милли бәйрәменнән күренеш әзерли. Чыгыш вакыты – 5 минут.

Өч кешедән торган жюри билгеләнеп куела. Аларда – тавыш бирү өчен саннар язылган карточкалар.

Уен кагыйдәләре. Уен 9 этаптан тора. Беренче йөрешне билгеләр өчен, команда капитаннары арасында җирәбә салына. Аннары командалар чиратлап сектордагы теманы сайлыйлар һәм биремнәрне башкаралар. Һәр этаптан соң жюри командаларга бәя бирә һәм балларны атый.

Экранда секторлар күрсәтелә:

Нәрсә? Кайда? Кайчан?
Ничә? Ничек? Нишли?
Өй эше Театраль сәхифә Капитаннар ярышы

 

I этап – «Нәрсә?»

Командаларга табышмаклар әйтелә. 30 секунд эчендә ничә табышмакка дөрес җавап әйтелә, командага шуның хәтле балл бирелә.

  1. Әйткәч, беләсегез килә,

Белгәч, көләсегез килә. (Табышмак)

  1. Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә. (Мәкаль)
  2. Моны миңа сөйләде Алдар,

Әгәр сиңа очраса,

Ул сине дә алдар;

Болар барсы да ялган,

Ялган булса да,

Ак кәгазьгә язылган. (Әкият)

  1. Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,

Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк

Нәрсә бар дөньяда? (Тел)

  1. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)
  2. Агач түгел − яфраклы,

Тун түгел − тегелгән. (Китап)

  1. Әйтермен − миннән китәр,

Тыңламасаң − синнән китәр. (Сүз)

  1. Җәүһәр сиптем, җиргә төшми,

Алыйм дисәм, буем җитми. (Йолдызлар)

  1. Язын ямь бирә,

Җәй салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә. (Урман)

  1. Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

II этап – «Кайчан?»

Командаларга сынамышлар язылган 3 карточка таратыла. Алар 2 минут дәвамында          күпнокталар урынына кайчан? сүзенә туры килгән тиешле җавапны язарга тиеш булалар.

… бака кычкырса, көн җылы була. (Кичен)

… елгаларда су артмаса, ашлык уңмас. (Язын)

… кар күп булса, җәй яңгырлы булыр. (Кышын)

… гел томан булса, гөмбә күп булыр. (Җәен)

… яңгыр яуса, икмәк булыр. (Кышын)

Майда боз яуса, … дә явачак. (Җәен)

III этап – «Өй эше»

Һәр команда алдан әзерләнгән татар халкының милли бәйрәменнән бер күренеш күрсәтә. Бу бәйге өчен максималь 5 балл алырга мөмкин.

IV этап – «Ничек?»

Командаларга Татарстан китап нәшрияты сайтында (https://tatkniga.ru/books/106363) яисә «ЛитРес» электрон китапханә сайтында  https://www.litres.ru/audiobook/narodnoe-tvorchestvo/tatar-halyk-kiyatl-re-62779337/ урнаштырылган аудиоәкиятләрдән 30 секунд дәвамында өзекләр тыңлатыла. Өзекне тыңлап бетергәннән соң, командалар бу әкиятнең ничек аталганын белергә тиешләр:

  1. «Зирәк карт».
  2. «Алтын алмалар».

V этап – «Ничә?».

Экранда татар халык мәкальләре күрсәтелә. Командалар күпнокталар урынына тиешле саннарны куеп укырга тиеш булалар.

 1нче командага:

  1. … алдыңа, … артыңа кара. (Бер; биш)
  2. Иренгән … эшләр, артыннан бармагын тешләр. (Ике)
  3. Кулы … эшли, теле … сөйли. (Берне; икенчене)

2 нче командага:

  1. Егет кешегә … төрле һөнәр дә аз. (Җитмеш)
  2. … тапкыр күрү … тапкыр ишетүдән артык. (Бер; йөз)
  3. Җирне … кат туйдырсаң, ул сине … кат туйдырыр. (Бер; ун)

VI этап – «Нишли?»

Командаларга да YouTube каналыннан https://www.youtube. com/watch?v=4OUS1YlEYgQ&list=PLche815oSwI_himvxP3nm_evgAKVgQO5R&index=3 «Алтын бөртекләр» татар халык әкияте күрсәтелә. Видеоязманы карап бетергәннән соң, һәр ике команда бу әкияттә персонаж башкарган процессны белдергән сүзләрне (ягъни нишли?) 3 минут эчендә кәгазьгә язарга тиеш булалар. Ничә сүз языла, шул хәтле балл бирелә. Кайсы команда күбрәк сүз яза, шул команда җиңүче.

VII этап – «Нинди?»

Экранда татар халкының бер милли ризыгы күрсәтелә. Команданың һәр әгъзасы бу ризыкны тасвирлаган бер билгене әйтә бара. Уен соңгы әйтүчегә кадәр дәвам итә.

1 нче команда өчпочмак.

(Тәмле, итле, өчпочмак формасында, майлы, кечкенә, матур, бөрмәле һ.б.)

2 нче команда – чәкчәк.

(Баллы, озынча, татлы, йомшак, матур, бизәкле, туры, кәкре һ.б.)

VIII этап – «Театраль сәхифә»

Алып баручы командаларга «Төлке белән Каз» әкиятеннән өзек укый:

Бервакыт Төлке Казны тотып алган да:

Каз, мин сине ашыйм, дигән.

Мин риза, Төлке, дигән Каз.

Ике командага да бер үк бирем: бу сөйләшүдә Төлке сүзләрен үзгәртмичә, Каз сүзләрен 3 образда уйнап күрсәтергә: сөенеп, куркып, нейтраль итеп.

IX этап – «Капитаннар ярышы»

Һәр ике команданың капитанына да 10 сорау бирелә. Ничә дөрес җавап, шуның хәтле балл бирелә.

1 нче команда капитанына:

  1. «Чукмар белән Тукмар» татар халык әкиятендә әби тавыкларны кая алып киткән? (Күршеләренә)
  2. «Алпамша» әкиятендәге малай бай гаиләдәнме, ярлымы? (Ярлы)
  3. «Өч кыз» әкиятендә олы кыз нәрсәгә әверелгән? (Гөберле бакага)
  4. Татар халык тизәйткечендә мич башында ничә мәче? (5)
  5. Бер татар халык ашы атамасын әйтегез. (Бәлеш)
  6. «Әпипә» татар халык җырымы? (Әйе)
  7. Уку нәрсә белән кое казуга тиң? (Энә)
  8. Чулпы баш киемеме, әллә бизәнү әйберсеме? (Бизәнү әйберсе)
  9. Читекләр сүзе русча ничек булыр? (Ичиги)
  10. Җир астында җиз бүкән. Ул нәрсә? (Бәрәңге)

2 нче команда капитанына:

  1. «Ак бүре» татар халык әкиятендә патша белән хатыны, атлар җигеп, кая чыгып киткәннәр? (Сахрага).
  2. «Өч кыз» әкиятендә уртанчы кыз нәрсәгә әверелгән? (Үрмәкүчкә)
  3. «Без, без, без идек» татар халык уенында ничә кыз катнашкан? (5)
  4. «Туган тел» җыры халык сүзләренә язылганмы? (Юк)
  5. Татар халык мәкале әйткәнчә, белем чишмәсе ул нәрсә? (Китап)
  6. Изүне кая тагалар: чәчкәме, күкрәккәме? (Күкрәккә)
  7. Чабата сүзе русча ничек булыр? (Лапти)
  8. Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. Ул нәрсә? (Карбыз)
  9. Кыстыбый татар халык ашымы? (Әйе)
  10. Татар халкының бер милли бәйрәмен атагыз. (Каз өмәсе)

Барлык этаплардан соң жюри гомуми нәтиҗәләрне игълан итә. Җиңүче командага истәлекле бүләкләр тапшырыла. Чара ахырында халык уеннары («Йөзек салыш», «Кәрия-Зәкәрия», «Капкалы») оештырыла, милли ризыклар белән чәй эчү үткәрелә.