Нәкый Исәнбәт – милләтебез могиканы, вөҗданыбыз пакьлеге

№ 200

(Әдип ижатын (Нәкый Исәнбәт иҗаты мисалында) пропагандалауга мөнәсәбәтле сыйныфтан тыш чара)

Гөлшат ШӘРИПОВА,

Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять  белеме укытучысы

Белем бирү өлкәләрен интеграцияләү: «Коммуникатив үсеш», «Танып белү үсеше», «Сөйләм үсеше», «Матур әдәбият уку».

Чараның максаты: Нәкый Исәнбәтнең әдәби мирасын пропагандалау йөзеннән әдипнең шәхесенә, аның иҗатына карата укучыларда ихтирамлылык, горурлык хисе уяту, бөек шәхесебезне таныту, аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Чараның бурычлары:

белем бирүдә: ХХ гасыр татар әдәбияты буенча белемнәрне гомумиләштерү, укучыларның әдәби карашларын киңәйтү;

фикерләү сәләтен үстерүдә: укучыларның уйлау һәм фикерләү эшчәнлеген арттыру, күзәтүчәнлекне, игътибарны һәм хәтерне үстерү өстендә эш алып бару, тәкъдим ителгән материалдан кирәкле информацияне таба һәм аера белү, анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп нәтиҗә ясау;

сөйләм телен үстерүдә: балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек составын баету, сәнгатьле сөйләмне үстерү;

тәрбияви: язучы әсәрләре нигезендә укучыларның рухи дөньясын баету; кешелеклелек, шәфкатьлелек һәм миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү; әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү.  

Җиһазлау: Н.Исәнбәтнең иҗатына багышланган стенд (язучының портреты, укучылар эшләгән рефератлар, стена газетасы), язучының төрле елларда басылып чыккан, китапханә фондындагы китаплардан күргәзмә.

Методик алымнар: уен  ситуациясе, балаларның нәтиҗәле эшчәнлеге, анализ.

Чара барышы

  1. Оештыру өлеше. Мотивлаштыру этабы

(Уенны оештыру өчен бишәр кешедән ике команда төзелә. Команда үзенә исем, девиз әзерли.  Жюри сайлана.)

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Бүген безнең сыйныфтан тыш чарабыз уен-викторина рәвешендә узачак. Викторинаның ничек барлыкка килүен сез беләсезме икән? ХХ гасырның 20 нче елларында шарадалар һәм ребуслардан торган газета битләре урын ала башлый. Викторина атамасы шул битләрне хәзерләүче Виктор исеменнән алына. Менә шулай викторина уены барлыкка килә.

  1. Проблемалы сорау тудыру, темасын ачыклау

Укытучы. Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм. Аны чишсәгез, «Әдәби сукмаклар буйлап» дип аталган уен- викторинабызда кайсы язу-чының иҗаты белән танышачагыбызны белерсез.

Тыңлагыз әле:

120 еллык юбилейга ия,

Бик зур әдип булган ул.

Һәммәсе дә укысын дип,

Китапларын язган ул.

Табышмак та җыйган ул,

Әкият тә җыйган ул.

Китабына шул кадәрле

Мәкаль ничек сыйган ул?

Шигырьләрен, пьесаларын

Чыгарсагыз исәпләп.

Кем икәнен чамаларсыз…

Улмы?.. (Нәкый Исәнбәт!)

Әйе, бүгенге уен-викторинабыз шагыйрь, драматург, публицист, үткен телле тәнкыйтьче, тәрҗемәче, текстолог һәм фольклорчы галим Нәкый Исәнбәтнең иҗатына һәм тормыш юлына  багышлана. 92 ел гомеренең 80 елы дәвамында халкына хезмәт иткән тирән фикерле әдип һәм галимнең иҗаты, шәхси тормышы гаять үзенчәлекле. Ил, милләт өчен катлаулы елларда да ул үз кыйбласын саклап кала алган шәхес. Төрле яктан кысу, эзәрлекләү, гаепләүләргә дучар ителгән булса да, татар халкына бай мәдәни мирас калдыра алган Нәкый Исәнбәт.

Бүгенге бәйгебез Нәкый Исәнбәт иҗаты буенча әзерләнгән биремнәрдән тора. Дөрес җаваплар Нәкый Исәнбәт иҗатын иң яхшы белүчеләрне билгеләргә ярдәм итәчәк. Моның өчен сыйныфтагы укучылардан ике команда төзелде. Үзегезнең командагызны алга чыгарыр өчен, барыгыз да биремнәрне тырышып эшләрсез һәм сорауларга төгәл җавап бирерсез, дип ышанам. Әлеге викторина сораулары сезнең белем дәрәҗәсен һәи иҗади сәләтләрегезне дә тикшерер.

Ярыш иң гадел кешеләр – хөкемдарлардан башка үтми. Бүгенге бәйгене бәяләү өчен без … (исемен әйтә) кунак итеп чакырдык.

Хәзер уенда катнашачак командалар белән танышып китик. Һәр команда үзенә исем, девиз әзерләде. Беренче команда – «Эрудитлар», икенче команда «Гыйлем ияләре» дип атала. Һәр команданың уйнаучысы номерланган.

Командаларның сәламләве

1 нче команда. Без– «Эрудитлар» командасы булабыз.

Безнең девиз:

Безнең исем–Эрудитлар,

Көчле рухлы  без һәрчак.

Сынатмабыз бирсәгез дә

Сорауларны бер кочак.

Көч сынашырга без әзер,

Калмабыз һич югалып.

Кем күп белә, кем зирәк тә –

Карагыз безне сынап.

2 нче команда. Ә без – «Гыйлем ияләре» командасы булабыз.

Безнең девиз:

Без белемгә тартылабыз,

Гыйлем иясе ич без.

Күп нәрсәләр бирә безгә

Китап дигән дустыбыз.

Омтылабыз күп белергә,

Уйлап-уйнап яшибез.

Беркайда да сынатмабыз,

Аз булса да яшебез.

Укытучы. Уеныбызны башлыйбыз. Иң алдан Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлына бәйле сорауларга җаваплар эзлибез. Тыңлап карагыз әле, мин сезгә берничә язучының биографиясеннән берәр җөмлә укыйм. Кайсы җөмлә Нәкый Исәнбәткә кагыла?

  1. Әдип Казандагы Бишбалта бистәсендә һөнәрче гаиләсендә туа.
  2. Язучы Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында мулла гаиләсендә туа.
  3. Атаклы язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында дөньяга килә.
  4. Бөек әдип Башкортстанның Салават районы Татар Малаязы авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.
  5. Танылган шагыйрь Оренбург губернасы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә туа.

Җавап: 4. (Җөмлә кабатлап укыла.) Нәкый Исәнбәт Башкортстанның Салават районы Татар Малаязы авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.

Укытучы. Нәкый Исәнбәт нинди мәдрәсәләрдә укыган?

  1. «Хөсәения». 2. «Мөхәммәдия». 3. «Хәсәния». 4. «Галия». 5. «Иж-Бубый».

Җавап: 2, 3, 4. Нәкый Исәнбәт «Хәсәния», «Галия» һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә белем алган.

Укытучы (җавапны тулыландыра). 1910 елда аны Уфадагы «Хәсәния» мәдрәсәсенә урнаштыралар. Бераздан ул заманның күренекле мәгърифәт учакларыннан булган «Галия» мәдрәсәсендә белем ала. 1914 елда Казанга килә һәм 1916 елга кадәр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый.

Укытучы. Нәкый Исәнбәт беренче әсәрен ничә яшьтә язган?

  1. 10 яшьтә. 2. 12 яшьтә. 3. 14 яшьтә. 4. 16 яшьтә. 5. 17 яшьтә

Җавап: 1. «Шүрәле» исемле беренче шигырен язганда Нәкый Исәнбәткә ун гына яшь була.

Укытучы. Нәкый Исәнбәткә ничәнче елда халык  язучысы дигән исем бирелә?

  1. 1957 елда. 2. 1974 елда. 3. 1976 елда. 4. 1986 елда. 5. 1992 елда.

Җавап: 4. 1986 елда Нәкый ага Исәнбәткә халык язучысы дигән исем бирелә.

Укытучы. Нәкый Исәнбәтнең иҗатына кагылышлы берничә сорау да бар. Сез аның балалар өчен язылган нинди китапларын беләсез? Тәкъдим ителгән  китаплар исемлегеннән сайлап алыгыз.

  1. «Бала белән куян». 2. «Талбишек». 3.«Ни өчен ни булган, яки утыз ялган». 4. «Балачакка ешрак кайтыгыз». 5. «Мыраубай батыр: Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары». 6. «Әтәч менгән киртәгә». 7. «Нәниләр шатлана». 8. «Әйдәгез, дуслашыйк!». 9. «Балалар дөньясы».

Җавап: 1, 3, 5, 7, 9. Нәкый Исәнбәтнең «Бала белән куян»: шигырьләр, «Ни өчен ни булган, яки утыз ялган»: әкиятләр, «Мыраубай батыр: Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары»: әкиятләр, «Балалар дөньясы»: такмак-такмазалар, җыр, мәкаль, табышмаклар, алдавыч әкиятләр һ.б., «Нәниләр шатлана» дип аталган китаплары бар.

Укытучы. Н.Исәнбәтнең төрле хикмәтләргә бай булган нинди уйдырма әкиятен беләсез? Исемлектән сайлап алыгыз.

  1. «Тәүфыйклы песи». 2. «Мырауҗан агай хәйләсе». 3. «Ай белән кояш». 4. «Бөҗәкләр белән сөйләшү». 5. «Тылсымлы ачкыч».

Җавап: 2. «Мырауҗан агай хәйләсе» дигән уйдырма әкиятен беләбез.

Укытучы. «Мырауҗан агай хәйләсе» уйдырма әкиятендә фольклорның нинди кече жанрларын табарга була?

  1. Такмаза. 2. Аптыраткыч-йөдәткеч. 3. Санамыш. 4. Яңгыравык сүзләр. 5. Мавыктыргыч сүзләр.

Җавап: 1, 2, 3. 4. Әкият бер үк вакытта уйдырма да, әкият тә, такмаза да, аптыраткыч-йөдәткеч әкияткә дә охшаган. «Чык», «сикереп чык» сүзләре – санамыш. Чык-чырык та чык-чырык» сүзләре – яңгыравык сүзләр.

Укытучы. Хәзер тәкъдим ителәчәк юллар Нәкый Исәнбәтнең кайсы шигыреннән алынган?

«Анда җырлый җирдә һәр таш,

Анда җырлый һәр агач.

Анда кайтсам, мин дә башка.

Анда мин дә сандугач».

  1. «Туган ил». 2. «Уракчы кыз». 3. «Көтүче». 4. «Теләк». 5. «Өч матур сүз».

Җавап: 1. Әлеге юллар Н.Исәнбәтнең «Туган ил» шигыреннән алын-ган.

Укытучы. Нәкый  Исәнбәт – күп җырлар авторы да. Тәкъдим ителгән исемлектән аның сүзләренә язылган җырларны табыгыз.

  1. «Уракчы кыз». 2. «Олы юлнын тузаны». 3. «Бормалы су». 4. «Авыл көе». 5. «Гармун, гармун». 6. «Кыр казлары». 7. «Син сазыңны уйнадың». 8 «Су юлы». 9. «Туган ил».

Җавап: 1, 3, 5, 7, 9: Нәкый Исәнбәт шигырьләренә язылган «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармун, гармун», Син сазыңны уйнадың», Туган ил» дигән җырлар бар.

Укытучы. Белгәнебезчә, Нәкый Исәнбәт – татар халкының рухи мирасын, тел-әдәбият хәзинәләрен, тарихи ядкарьләрен, фольклорын җыю-барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә гомере буе армый-талмый эшләгән күренекле галим-энцик-лопедист та. Кем әйтә: кайсы хезмәте өчен Нәкый Исәнбәт Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды?

  1. «Татар халык табышмаклары». 2. «Татар теленең фразеологик сүзлеге». 3. «Татар халык мәкальләре». 4. Балалар фольклоры».

Җавап: 3. «Татар халык мәкальләре»  дигән өч томлы хезмәте өчен 1968 елда Нәкый Исәнбәт Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Укытучы. Хәзер капитаннар бәйгесен игълан итәбез. Бу бирем «Әйтеп бетер!» дип атала. Бу ярышта һәр команда капитаны Нәкый Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре» китабына кергән мәкальләрне дәвам иттерергә тиеш була. Уңышлар сезгә!

«Эрудитлар» командасына:

Ашыккан – … (ашка пешкән).

Аз сөйлә – … (күп эшлә).

Иң татлы тел – … (туган тел).

Телсез кеше – … (ярты кеше).

Тырышкан табар – … (ташка кадак кагар).

«Гыйлем ияләре» командасына:

Башлаган эшне – … (ташлама).

Җиде кат үлчә – … (бер кат кис).

Телләр белгән – … (илләр белгән).

Теле татлының – … (дусты күп).

Син үзеңне зурлама – … (кеше сине зурласын).

Җавапларны бәяләү, очколар кую

Укытучы. Җиңүчеләрне билгеләү өчен, хөкемдарларга сүз бирәбез. (Хөкемдарлар, тупланган очколарны санап, җиңүче команданы игълан итә. Бүләкләр тапшырыла.)

III. Йомгаклау

Укытучы. Бүгенге бәйгедә мәктәбебезнең иң гыйлемле, иң зирәк укучылары катнашты, рәхмәт аларга! Сез бүген бик тырыштыгыз. Татар әдәбиятын үзенчәлекле әсәрләр белән баеткан талантлы әдип Нәкый ага Исәнбәт үз вакытында безнең буынны тәрбияләде. Тиңдәшсез кыюлыгы, милләтне яратуы белән хәзерге һәм алдагы буыннарны да тәрбияләр.

Нәкый ага Исәнбәт тарафыннан тупланган, фәнни яктан өйрәнелгән, төркемләнгән мәкаль һәм табышмаклардан төзелгән җыентыклар, шулай ук аның әдәби әсәрләре сезнең өстәл китаплары булсын иде. Ул – моңа бик тә лаек әдип.

Файдаланылган әдәбият

  1. 1. Галиева Н.М. Халык авыз иҗаты аша тәрбия // Фән һәм мәктәп. –2000. –№7. – 53 б.
  2. Галимуллин Ф.Г, Мифтиева Ф.К. Татар әдәбияты. рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен) /Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева, И.Г.Гыйләҗев. – Тулыландырылган дүртенче басма. – Казан : Мәгариф, 2010. – 202 б.
  3. Исәнбәт Н. Балалар фольклоры һәм җырлы-биюле йөз төрле уен. Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 175 б.

4. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыелмасы: 3 томда. 2 басма. – 2 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. – 749 б.

5. Зарипова Л. Ф. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәкальләрнең тәрбияви әһәмияте//Электронный научно-методический журнал. Выпуск №4.– 2012 – декабрь.

  1. Кыямова М. Исәнбәт – үзе бер дәүләт. Нәкый Исәнбәткә – 120 ел. Олуг әдипнең юбилеен каршылап…// Татарстан. – 2020 – №3.
  2. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: Хәтер, 2003. – 336 б.