Музыка һәм табигать

№ 192

(Зурлар төркемендә музыка эшчәнлеге)

Гөлнара ХӘМИДУЛЛИНА,

Әтнә районы Олы Мәңгәр балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда музыка сәләтләрен үстерү. Балаларның хәтергә алу,игътибарлыкларын, логик фикерләрен формалаштыру.

Бурычлар:

балаларны П.И.Чайковскийның «Зур кар бөртекләре вальсы» исемле яңа музыкаль әсәре белән таныштыру,музыкаль әсәрләрнең образлы эчтәлеген аңларга өйрәтү;

музыка характерын аерырга, кәефен хәрәкәттә күрсәтергә:» кар әйләнә” –җиңел йөгерергә,кулларны салмак хәрәкәтләндерергә өйрәтү;

көйне чиста җырларга,сүзләрне төгәл әйтергә, сәнгатьле җырларга өндәү;

кыңгырауларда ритмлы уйный белү;

балаларның табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында күзаллауларын баету. Сәнгати сүзгә, музыкага мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: хат, чыршылар, кар бөртекләре, музыка уен кораллары, экран, проектр, ноотбук, интернет чыганаклары.

Эшчәнлек барышы

Музыка җитәкчесе. Исәнмесез, балалар! Әйдәгез әле, кулларны-кулга тотышып бер-беребезгә карап елмаябыз һәм үзебезнең яхшы кәефебезне бер-беребезгә бирәбез.

Балалар, безнең балалар бакчасына хат куеп киткәннәр – менә ул. Конвертны ачып, хатны укыйк. Нәрсә яздылар икән?

“Бакчага йөрүче балалар! Сезне кышкы урманга чакырабыз. Монда күңелле вакыйгалар, сикерү, йөгерү, кызыклы уеннар булачак. Урман аланына килегез, чыршы сайларга булышыгыз. Куяннар”.

Музыка җитәкчесе. Балалар, сезнең урманга барасыгыз киләме? Куяннарга Яна елны каршыларга чыршы агачы сайлыйбызмы?

Балалар. Әйе.

Музыка җитәкчесе. Әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар. Кыш.

Музыка җитәкчесе. Шулай булгач, безнең урман нинди булыр?

Балалар. Кышкы.

Музыка җитәкчесе. Без анда нәрсәдә, ничек барырбыз сон?

Балалар. Чаңгыда.

Музыка җитәкчесе. Әйдәгез, аякларыбызга чаңгыларны киик тә юлга кузгалыйк, куяннарга булышыйк. (Балалар “чаңгы” тавышына баралар. Музыка җитәкчесе балалар йөргән арада чыршыны уртага чыгарып куя.)

Музыка җитәкчесе. Балалар , без кая килеп чыктык?

Балалар. Урманга.

Музыка җитәкчесе. Дөрес, урман аланына килеп чыктык. Хәзер чаңгыларны салыйк. Нинди матур кышкы урман! Бөтен җир йомшак ак кар белән капланган. Тирән итеп урманның саф һавасын сулагыз. Урман һавасы бик файдалы.

Балалар, карагыз әле, чыршыга күпме кар бөртекләре кунган. (Кар бөртекләрен чыршыга беркетеп кую.)

Музыка җитәкчесе. Балалар, чыршыдан һәрберегез кар бөртекләре алыгыз, без хәзер алар белән уйнап алырбыз.

Сулыш алу күнегүләре

Кар бөртеген кулга алыйм,

Әз генә өреп карыйм.

Кузгалмады кар бөртеге,

Кулымда ятып калды.

Көчле итеп өргән идем,

Бөтерелеп очып китте.

Музыка җитәкчесе. Булдырдыгыз, балалар.

Балалар, чыршы янына якынрак килегез. Безнең өйрәнгән җырыбыз бар бит. Әйдәгез, шул җырны җырлап алыйк. (“Чыршы янында” җырын җырлыйлар.)

Музыка җитәкчесе. Балалар, бүген без композитор Пётр Чайковский иҗаты белән танышуыбызны дәвам иттерербез һәм аның “Зур кар бөртекләре вальсы” әсәрен тыңларбыз.

Игьтибар белән тыңлыйбыз, ахырдан мин сезгә әлеге әсәр буенча сораулар бирермен. (П.И.Чайковскийның “Зур кар бөртекләре вальсы»н тыңлау. «Кышкы урман» темасына видео карау.)

– Балалар, әсәрне игътибар белән тыңладыгызмы?

– Әсәрне кем язган?

Балалар. Пётр Чайковский. (П.И.Чайковский портреты күрсәтелә.)

Музыка җитәкчесе. П.И.Чайковскийның әсәре нәрсә турында сөйли? Күз алдыгызга нинди кыш килде?

Балалар. Салкын, буранлы, карлы, матур кыш.

Музыка җитәкчесе. Көй ничек яңгырый?

Балалар. Җиңел, назлы, борчулы. Җилдә кар бөртекләренең әйләнүе ишетелә.

Музыка җитәкчесе. Балалар, әгәрдә бу көйне сез үзегез уйнасагыз, нинди уен коралы белән матурлап җибәрер идегез? (Уен кораллары: бубен, кашык, кыңгырау, курай, барабанны өстәлгә кую. Кыңгырауларны алып уйныйлар, чыршыга элеп куялар.)

Музыка җитәкчесе. Ни өчен уен коралы итеп кашыкны алдыгыз, бубенны алмадыгыз? Ни өчен кыңгырауны алдыгыз?

Балалар. Кыңгырау чыңлаган тавыш кар бөртекләренең җиргә төшүен күз алдына китерә.

– Кар кояш нурында ялтырый, шуңа безнең кыңгырау белән уйныйсыбыз килә.

– Кыңгырау тавышы кояшта кар ялтыравын күрсәтә.

Музыка җитәкчесе. Балалар, урманда бик салкын Әйдәгез, бераз җылынып, уйнап алыйк. (“Кар әвәләү” дигән бармак уенын уйныйлар.)

Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Без кар әвәлибез ич.

Түгәрәк ул, шома ул,

Ашарга ярамый шул.

“Бер” дигәндә атабыз,

“Ике” дигәч, тотабыз,

“Өч” дигәч, төшеп китә,

Ватыла, эреп бетә.

Музыка җитәкчесе. Балалар, бөтен җир караңгыланды, кар бөртекләре оча башлады. Әйдәгез, хәзер “Кар бөртекләре биюе”н биербез. (“Кар бөртекләре биюе”н ( Л.Хисмәтуллина көе) башкаралар.)

Музыка җитәкчесе. Балалар, хәзер куяннарга ин матур чыршыбызны сайлыйк. (Сайлыйлар.) Тиздән Яңа ел җитә. Чыршы тирәсендә урман җәнлекләре: куян, тиен,төлке әйлән-бәйлән уйнарлар. Чыршыбыз тагын да матур булсын өчен без аңа үзебезнең кыңгырауларыбызны элик. Кышкы җилдә урман җәнлекләрен шатландырып торсыннар.

Ә бакчага кайткач, куяннарга: “Иң матур чыршыны таптык”, – дип хәбәр бирербез. Бәйрәмгә килсеннәр.

Әйдәгез, балалар, урман белән саубуллашыйк та, чаңгыларны киеп, бакчабызга кайтыйк. (Чаңгы тавышы.)

Музыка җитәкчесе. Менә без бакчабызга кайтып та җиттек.

Йомгаклау

Музыка җитәкчесе. Балалар,бүген без сезнең белән нинди урманга сәяхәт иттек? (Кышкы урманга.)

– Сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?

– Нинди әсәр тыңладык? (“Зур кар бөртекләре вальсы»н.)

– Әсәрнең авторы кем? (Пётр Чайковский.)

Музыка җитәкчесе. Сез бүген булдырдыгыз. Бүгенге эшчәнлегебез кызыклы һәм күңелле булды дип уйлыйм. Яңа очрашуларга кадәр.