«Музей фәннәре мәктәбе»

№ 150

(Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы (5-9 нчы сыйныфлар))

Алсу ӘХМӘТГАЛИЕВА,

Гөлшат ФӘТТАХОВА,

Казан шәһәрендәге 171 нче урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы

Документ

(Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы(5-9 нчы сыйныфлар))

Алсу ӘХМӘТГАЛИЕВА,

Гөлшат ФӘТТАХОВА,

Казан шәһәрендәге 171 нче урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучылары 

 

Әлеге эш программасы 5 ел дәвамында тормышка ашырылачак. Ул биш ел дәвамында теоретик һәм практик дәресләрне дә, мәктәп музее экспозицияләре буенча тематик һәм күзәтү экскурсияләрен дә, мәктәп музее базасында класстан тыш чаралар оештыруны да күздә тота.

Программа эзләү эшен оештыру, тикшеренү эшчәнлеге, аның нәтиҗәләрен рәсмиләштерү һәм тәкъдим итү, ачык чыгышлар әзерләү буенча индивидуаль һәм төркем дәресләрен үз эченә ала.

Программаның эчтәлеге түбәндәгечә төзелгән:

        5 сыйныф«Исәнме, музей!»

        6 сыйныф«Минем гаиләм-минем Россия»

        7 сыйныф  «Яшь музей хезмәткәрләре»

        8 сыйныф«Мин-экскурсовод»

        9 сыйныф«Чиксез музей»

Төркемгә җыелу ирекле – барлык теләүчеләр, бигрәк тә «авыр балалар»төркеме. Төркемдә 10-15 укучы булырга мөмкин, чөнки нәтиҗәлелек яхшырак була. Белем бирү процессы балаларның яшь, психологик мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләре нигезендә төзелә, бу исә дәресләрнең вакытын һәм режимын үзгәртүне  күздә тота.

 

«МУЗЕЙ ФӘННӘРЕ МӘКТӘБЕ» ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЧӘНЛЕКНЕ ҮЗЛӘШТЕРҮНЕҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Көтелгән нәтиҗәләр:

-социаль, укыту — танып-белү һәм тышкы мотивларны үз эченә алган проект-иҗат эшчәнлегенең мотивацион нигезе;

— гамәли иҗади  эшнең яңа төрләре, үз-үзеңне күрсәтүнең яңа ысуллары белән кызыксыну;

— технологияләрне һәм материалларны өйрәнүнең яңа ысулларына кызыксыну уяту;

— иҗади эшчәнлекнең уңышлылыгы һәм уңышсызлыгы сәбәпләрен адекват аңлау.

Укучы түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге ала:

-укучының эчке позициясе иҗади эшчәнлекнең кирәклеген аңлау дәрәҗәсендә, социаль тормышта үз-үзләрен күрсәтү чараларының бер өлеше  булып торуын  аңлау;

белемнең яңа ысулларын өйрәнүгә  тотрыклы кызыксыну;

— иҗади эшчәнлекнең уңышлылыгы һәм уңышсызлыгы сәбәпләрен адекват аңлау.

Юнәлеш алуга (регулятив) караган гамәлләр

Укучы өйрәнә:

 үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын куярга;

  азаккы нәтиҗәне күз алдында тортып, ике арадагы максатларның эзлеклелеген билгеләү;

  эш тәртибен билгеләргә;

көтелгән нәтиҗәне  сиземләргә;

— эшнең планын төзергә;

 йомгаклау һәм адымлы контроль ясарга;

укытучының бәясен адекват кабул итәргә;

 көч һәм энергияне туплау, ихтыяр көче кую (дәлилләр бәрелеше булган очракта кирәклесен сайлау), каршылыкларны җиңеп чыгу сәләтенә ия булу.

Коммуникатив гамәлләр

Укучы өйрәнә:

— төрле карашлар һәм куелган иҗади бурычны үтәүнең төрле вариантлары булуны кабул итәргә;

— төрле фикерләрне исәпкә алырга, күмәк эшләрне башкарганда координацияләргә омтылырга;

— үз фикереңне үз фикереңне һәм позицияңне тулы,  төгәл итеп әйтә белү.

— килешергә, уртак карарга килергә,конфликтларны чишәргә;

— информация эзләү, туплау өчен мөһим сораулар бирергә;

-укытучы һәм сыйныфташлар белән  хезмәттәшлекне планлаштыру;

әңгәмәдәшнең тәртибенә җитәкчелек итү;

Танып белүнең универсаль гамәлләре

Укучы өйрәнә:

өстәмә әдәбиятны, компьютер чараларын кулланып,  кирәкле информацияне эзләп табарга;

— танып белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм әйтеп бирергә;

белемнәрне структуралау, ягъни тәртипкә салырга;

— уй-фикерне сөйләмә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештырырга;

— бурычларны үтәүнең нәтиҗәле ысулларын сайларга;

— рефлексия – эш-хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын, эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп барырга;

— текст укуның максатын аңлап һәм уку төрен шул максаттан чыгып сайлау нәтиҗәсендә аңлап укуга ирешергә.

Танып белүнең универсаль гамәлләре арасында аерым бер төркем – тамга-символик гамәлләр бар:

          модельләштерү;

          әзер модельне үзгәртү.

Логик универсаль уку гамәлләре:

        анализ – төп һәм мөһим булмаган билгеләрен аерып алу өчен, объектны тикшерү;

        синтез – аерым кисәкләрдән бер бөтен төзү, кирәк булганда, җитмәгән компонентлар  өстәү;

        объектларны чагыштыру, төркемләү өчен нигез һәм критерийлар сайлый белү;

        төшенчәгә китереп җиткерү, нәтиҗә чыгару;

        сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләрне ачыклау;

        фикер йөртүнең логик чылбырын төзү;

        исбатлау;

        гипотеза әйтү һәм аны дәлилләү.

Проблема кую һәм аны чишү:

        проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;

        иҗатка һәм эзләнүгә корылган проблемаларның чишелеш алымнарын мөстәкыйль табу.

Тәкъдим ителгән программа буенча укучылар мөмкинлек алалар:

— образлы фикерләүне, акылны, фантазияне, техник фикерләүне, конструкторлык сәләтен үстерү, танып-белү мәнфәгатьләрен формалаштыру;

традицион һәм заманча материаллар турында белемнәрне һәм күзаллауларны киңәйтү;

материалның килеп чыгу тарихы, аның заманча төрләре һәм куллану өлкәләре белән танышу;

— төрле материалларны эшкәртүнең яңа технологик алымнары белән танышу;

 яңа комбинацияләрдә һәм бәйләнешләрдә  элек өйрәнелгән алымнарны кулланырга;

— коллективта хезмәт эшчәнлеге күнекмәләрен камилләштерү: яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралаша белү, башкаларга ярдәм итә белү, төрле рольләрне кабул итү, әйләнә-тирәдәгеләрнең һәм үзләренең эшчәнлеген бәяли белү;

универсаль уку гамәлләре системасын формалаштырырга;

мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру.

һәр дәрәҗә өчен оптималь үсешкә ирешү.

 

Көтелгән нәтиҗәләр:

-Ватанга, Ватаныбызның мәдәни-тарихи мирасына, дәүләт символикасына, рус һәм туган телгә, халык традицияләренә карата хөрмәт уяту;

— ил тарихының иң әһәмиятле сәхифәләре һәм кече Ватаныбызның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру.

 

«МУЗЕЙ ФӘННӘРЕ МӘКТӘБЕ»

ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЧӘНЛЕК КУРСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

5 сыйныф«Исәнме, музей!»

Музей турында төшенчә. Музей эше тарихы. Музейларның төре һәм профиле. Музейларның  барлыкка килү сәбәпләре һәм формалашуы һәм музей эшен оештыру. Компьютер техникасы үсеше белән Виртуаль музейлар барлыкка килүе. Минем шәһәрем Казан. Рәсем конкурсы. Туган шәһәр турында хикәяләр. Фотографияләр конкурсы. Татарстан башкаласы турында әңгәмә.

Казан шәһәренең иң танылган һәйкәлләре. Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу мемориалы. Муса Җәлил Һәйкәле. Казан сакчыларына гыйбадәтханә. Габдулла Тукайга һәйкәл. Ф.И. Шаляпинга һәйкәл. Зилант. Казан мәчесе. Екатерина II каретасы. Казан шәһәре һәйкәлләре турында хикәяләр төзү. Казан шәһәре урамнарының исемнәре тарихы. Ваһапов, Сахаров, Глушко биогрфияләре. Казан шәһәренең архитектура һәйкәлләре. Казан шәһәренең истәлекле урыннары. Кремль-Казанның төп истәлекле урыны. Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Губернаторлар сарае, Благовещение соборы, Спас манарасы һәм башкалар.

Кол Шәриф мәчете Казанның төп дини урыны булып тора.

Юбилей аркасы (Кызыл капкалар) — Петров исемендәге парк ансамбленә керүче мемориаль корылма. Интернет белән эшләү, мәгълүмат эзләү. Казан буенча виртуаль экскурсия.. Казан буенча экскурсия маршрутын төзү. Гамәли дәресләр.

Казанның күренекле кешеләре. Мәктәп музеенда. Музейда куркынычсызлык нигезләре. Х.М. Мөштәри мәктәп музей-кабинетына экскурсия. Р. Ваһапов исемендәге мәктәп музей-кабинетына экскурсия. Казан шәһәре музейлары. Уенчыклар музеена экскурсия. Мәскәү шәһәренең Дарвин музеена виртуаль экскурсия. Музей дәресе «Безнең як хайваннары». «Хайваннар дөньясында» фотографияләр конкурсы. Дөнья музейлары буенча читтән торып сәяхәт. Истәлекле әйберләр.

Иске фотографияләр белән эшләү. Җиңү паркына  экскурсия.

6 сыйныф«Минем гаиләм-минем Россия»

Нәрсә ул гаилә, нәсел? Укучыларның якын туганнары. Шәҗәрә. Гаилә традицияләре һәм бәйрәмнәре. Туганнары яшәү географиясе . Гамәли дәресләр. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү. Дуслары, әбиләре, бабайлары, башка туганнары турында хикәяләр язу. Әти-әниләре, дуслары, туганнары турында хикәя.

 «Минем гаиләм», «Мин яши торган йорт», «минем яраткан уенчыгым», «Минем өй хайваннарым» темаларына рәсем. Безнең гаилә альбомы. Гаиләдәге һөнәрләр һәм гаилә альбомын төзү турында әңгәмә. Әти-әниемнең, ата-бабаларымның һөнәре. Төрле һөнәрләр турында хикәяләр язу. Ничек һөнәр сайлыйлар. Профессиональ династияләр. Юкка чыккан яки югалу чигендә булган һөнәрләр. Борынгы һөнәр һәм заманча осталар. Видеопрезентацияләр булдыру.

Шәҗәрәне ничек төзергә. Буыннар, буыннар, ата-бабаларыбыз. «Буыннар», «нәсел»төшенчәләре белән танышу. Кем кемгә туры килә? Гаиләдә туганлык дәрәҗәсе. Ни өчен кешегә гаилә кирәк? Гаиләмнең шәҗәрәсе, шәҗәрә агачы. Шәҗәрәнең үткәндәге гамәли әһәмияте. Туганнар һәм танышлар арасында сораштыру. Гаилә архивларын өйрәнү. Минем гаиләм тарихында нинди вакыйгалар чагылды. Ата-аналар, әбиләр һәм бабайлар арасында сораштыру. Шәҗәрәнең өч баскычы. Туганлык элемтәләре. Яшәү урыны. Һөнәри дәресләр. Туганнарымның фотосурәтләре.

Минем гаиләдә реликвия. «Реликвия»(ядкарь) сүзе төшенчәсен аңлату, гаилә ядкарьләре турында әңгәмә. Минем гаилә музее: гаилә реликвияләре(ядкарьләре).

 Гаилә риваятьләре, легендалары, фольклоры.

Бөек  Җиңү елъязмасында гаиләмнең өлеше. Проект яклау. Үз гаиләңнең тарихын өйрәнү. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны ачыклау. Минем йортымда медаль. Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнар турында материаллар җыю.  «Безнең гаилә тарихында Ватан тарихы»проектын төзү һәм яклау. Музейлар белән танышу. Тематик күргәзмәләрдә катнашу.

Россия, Татарстанның Дәүләт символлары. Гимн, герб, Россия һәм Татарстан флагы тарихы белән танышу. Гимн, герб, Россия һәм Татарстан флагы тарихы белән танышу. Россия дәүләт бәйрәмнәре. Халык календаре. Халык календареның төп даталары белән танышу

Туган табигатьнең матурлыгы. Горький паркы буйлап экскурсия.

Төркем проектын яклау. Укуларга йомгак ясау. Презентация материалларын әзерләү. Дәрестән тыш эшчәнлекнең һәр катнашучысының эшенә уртак анализ. Демонстрация үз нәтиҗәләрен теләүчеләр.

7 сыйныф  «Яшь музей хезмәткәрләре»

Музей эшчәнлегендә төп төшенчәләр һәм терминнар. (музей, вернисаж, күргәзмә, фондлар, экскурсияләр, экспозиция һ.б.). Музей эшчәнлеге системасын булдыру һәм үстерү. Музейлар эшчәнлеге аркылы  укучыларның туган якны өйрәнүенең  уңышлы эш тәҗрибәсе. Нәрсә ул музей? Музей белемефәнни дисциплина. «Музей белеме» терминын заманча аңлау. Россиядә музей эшен җайга салучы закон актлары. Белем бирү учреждениесендә музей турында нигезләмә.Россиядә музейлар эшчәнлеген регламентлаучы төп закон актларын Интернет челтәрендә эзләү. Музейның кеше тормышында роле. Музейларның төп социаль функцияләре. Музейларның барлыкка килүе  һәм аларның кеше тормышында роле. «Социаль институт» төшенчәсе. Музейларның төп социаль функцияләре. Экскурсия нәтиҗәләре буенча үз шәһәреңнең тарихын өйрәнү.  

Чит илләрдә музей эше тарихы. Борынгы Греция: изге урыннар, храмнар, пинакотекалар. Борынгы Римның иҗтимагый һәм шәхси җыелышлары. Урта гасыр чоры (храмнар һәм аларның хәзинәләре).

Музейлар барлыкка килүнең тарихи шартлары. Яңарыш чоры(студиоло, антиквария, кунсткамерлар). 16-17 гасырларда фәнни кабинетлар. 17 гасырда сәнгать коллекциясе. Музей фәне барлыкка килү.

18 гасырда Көнбатыш Европа музейлары. Ачык музей концепциясен формалаштыру. Бөек Британия, Германия, Австрия, Италия, Франция музейлары һәм картиналар галереяләре.

Дөньяның танылган музейлары турында видеофильмнар карау; сайтлар эзләү һәм алар аша танылган чит ил музейлары белән танышу.

Россиядә беренче музейлар. Кабинетлар һәм галереяләр. 17 гасыр ахыры-18 гасырның беренче чиреге. Санкт — Петербургта Кунсткамера .Эрмитаж император музее. Уку һәм фәнни учреждениеләр кабинетлары. Иркутск музее. Россиядә 18-19 гасырның беренче яртысында туплану.

Музей челтәре һәм музейлар классификациясе. Россиядә музейларны классификацияләү принциплары. Җәмәгать башлангычларында булдырылган шәхси музейлар. Дәүләт музейларының шәхси һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеге.

«Музей фондлары», «музей предметы», «экспонат», «артефакт» һ.б. төшенчәләрен билгеләү. Музей фондларының составы һәм структурасы. Фондларны тулыландыру. Күргәзмә эшен оештыру һәм экскурсияләр үткәрү өчен фондларны куллану. Мәктәп  музее фондлары белән танышу; мәктәп музее экспонатының хисап карточкасын төзү.

«Музей экспозициясе», «экспонат», «экспозицион материал», «тематик структура», «экспозицион комплекслар» һ.б төшенчәләр. экспозиция материаллары ( музей әйберләре, күчермәләр, текстлар, фономментарийлар һ.б.)

Музейларның экспозицияләре үзенчәлекләре ( тарихи музейлар, туган якны өйрәнү музейларының тарихи бүлекләре, сәнгать музейлары, этнографик музейлар, музей — тыюлыклар, ачык һавада музейлар һ.б.).

Музейлар заманча фәнни һәм эзләнү-тикшеренү үзәкләре буларак эшли. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең төп юнәлешләре: музейның фәнни концепциясен эшләү; фондларны туплау; музей предметларын һәм коллекцияләрен өйрәнү; фондларны саклау; реставрацияләү, музей педагогикасы, социаль — психологик тикшеренүләр; тарих, музей эше теориясе һәм методикасы өлкәсендә тикшеренүләр.

Музейның күргәзмә эшчәнлеге. Музей экспонатларын классификацияләү һәм системалаштыру. Терминнар «күргәзмә» һәм «музейның күргәзмә эшчәнлеге». Күргәзмәләр классификациясе.

Туган якны өйрәнү музеенда тематик күргәзмә әзерләүдә катнашу.

Тарихи документ. Табигый тарихи чыганакларны саклау кагыйдәләре.

Музей эшендә экскурсовод роле. Экскурсияләр әзерләү методикасы. Интернет – технологияләр куллану. Экскурсияне ничек үткәрергә. Чыганакларны өйрәнү һәм аның тарихны өйрәнүдә роле. Чыганаклар белән эшләүнең төп этаплары.

Музейның мәдәни-белем бирү эшчәнлеге һәм аның төп формалары. Музейның максатлары һәм бурычлары, мәдәни – белем бирү эшчәнлеге үзенчәлеге. Төп таләпләр: югары теоретик һәм методик дәрәҗә, актуальлек һәм кызыксынучанлык, катнашучыларның яшен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алу, экспозициягә таяну.

Экскурсияләр белем бирү эшчәнлегенең төп формасы-белем бирү экскурсияләре объектлары.

Музейга экскурсия барышында шәхси эзләнү-тикшеренү биремнәрен үтәү (экспозиция стендларында кызыксынучы проблема буенча мәгълүмат эзләү, экскурсовод өчен проблема буенча сораулар формалаштыру һ.б.)

 

8 сыйныф«Мин-экскурсовод»

Мин-экскурсовод. Сөйләм культурасының әһәмияте. Аралашу кагыйдәләре, басым нормалары, сүз төркемнәрендә  басым үзенчәлекләре. Дөрес сөйләмгә карата таләпләр. Интонация. Татар телендә интонация. Җөмләләрдә мөһим әйберләрне  басым белән күрсәтү.

Экскурсия эше. Төп төшенчәләр:  «экскурсия» «экскурсия методы»«экскурсовод» Экскурсияне әзерләү принциплары. Мәктәп музеенда экскурсияне әзерләү һәм аны үткәрүнең төп принциплары.

Чыганакларны өйрәнү һәм аның тарихны өйрәнүдә роле. Тарихи чыганаклар төрләре. Белешмә әдәбият куллану. Чыганаклар белән эшләүнең төп этаплары. Мәктәп музеенда практик эш.

Музей экспозициясе һәм күргәзмәсе. Экспозиция турында төшенчә. Тематик-экспозиция планын эшләү методикасы һәм принциплары. Музей фондлары. Экспозицияне проектлау. Музей предметлары. Төп фондта эш.

Музей комплексы нәрсә ул? Музей материаллары белән эшләүнең төп кагыйдәләре. Музей материалларын исәпкә алу һәм саклау.

Мәктәп музеенда күргәзмә яки экспозицияләр әзерләү. Әдәби һәм тарихи бүлмәләр.

Музей экскурсияләре төрләре. Музей экскурсияләренең үзенчәлекләре. Музей экскурсияләре үткәрү методикасы.

Укучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе.

 

9 сыйныф – «Чиксез музей»

Экскурсия үткәрү кагыйдәләрен кабатлау. Экскурсия үткәрү. Экскурсион  алымнар (Теоретик дәрес, әңгәмә)

Экскурсоводның сөйләм культурасы. Сөйләм культурасының әһәмияте.  Аралашу кагыйдәләре, басым нормалары, сүз төркемнәрендә басым  үзенчәлекләре. Дөрес сөйләмгә карата таләпләр. Теоретик дәресләр, лекция, әңгәмә, гамәли дәресләр: сөйләм аппаратын әзерләү өчен күнегүләр. Халык алдында сөйләм ритмы. Яшь экскурсоводларга киңәшләр.

Сөйләм үсеше буенча практикум. Дикцияне һәм дөрес сөйләмне үстерү буенча күнегүләр эшләү. Шагыйрьләрнең туган як шәһәре, тарихы һәм табигате турында шигырьләре. (Шигырьләр сайлау)

Мәктәп музее буенча экскурсиягә әзерлек.

Мәктәп музее экспозициясе, экспозиция турында төшенчә. Тематик-экспозиция планын эшләү методикасы һәм принциплары. Музей фондлары. (Теоретик дәрес, әңгәмә)

Экскурсия тексты. Әзер текст белән эшләү методикасы. Экскурсиянең өч өлеше. Экскурсиягә таләпләр.(Теоретик дәресләр, лекция, әңгәмә)

Экскурсия. Күрсәтү методикасы һәм алымнары. Экскурсия алымнары (хикәяләр, чагыштыру, реконструкция).Теоретик дәресләр, лекция, әңгәмә, гамәли дәрес: сөйләмне, күрсәтү күнекмәләрен һәм хикәяләрне эшкәртү. Экскурсияләр үткәрү күнекмәләрен булдыру.

Мәктәп тарихы буенча экскурсия үткәрү. Мәктәп укучылары һәм кунаклар өчен экскурсияләр үткәрү.

 Гамәли дәрес.

 

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

5 сыйныф«Исәнме, музей!»

 

п/п

Теманың исеме

Сәгатьләр саны

Дата

 

Искәрмә

сәгать

дата

1

Нәрсә ул музей?

1

 

 

 

2

Казан – минем шәһәрем. Рәсемнәр конкурсы.

1

 

 

 

3

Казан – минем шәһәрем. Фотографияләр конкурсы.

2

 

 

 

4

Казанның иң танылган һәйкәлләре.

2

 

 

 

5

Казан шәһәре урамнарының исемнәре тарихы.

2

 

 

 

6

Казан шәһәренең архитектура һәйкәлләре.

2

 

 

 

7

Казан шәһәренең истәлекле урыннары.

2

 

 

 

8

Читтән торып Казан шәһәре  буенча экскурсия.

1

 

 

 

9

Казан шәһәре буенча экскурсия маршрутын төзү.

1

 

 

 

10

Казанның күренекле кешеләре.

1

 

 

 

11

Мәктәп музеенда, сыйныфта куркынычсызлык кагыйдәләре.

1

 

 

 

12

Х. М. Мөштәри мәктәп музей-кабинетына экскурсия.

1

 

 

 

13

Р.Ваһапов  мәктәп музей-кабинетына экскурсия.

1

 

 

 

14

Казан шәһәре музейлары.

3

 

 

 

15

Уенчыклар музеена экскурсия.

2

 

 

 

16

Мәскәү шәһәренең Дарвин музеена читтән торып экскурсия.

1

 

 

 

17

Музей дәресе «Безнең якта яшәүче хайваннар».

1

 

 

 

18

Фотографияләр конкурсы«Хайваннар дөньясында».

2

 

 

 

19

Дөнья музейлары буенча читтән торып сәяхәт.

3

 

 

 

20

Гаилә реликвияләре. Истәлекле әйберләр.

2

 

 

 

21

Иске фотография сөйләде

2

 

 

 

22

Җиңү паркына экскурсия. Йомгак ясау.

2

 

 

 

 

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

6 сыйныф«Минем гаиләм-минем Россия»

 

п/п

Теманың исеме

Сәгатьләр саны

Дата

 

Искәрмә

сәгать

дата

1

Кереш дәрес. «Минем гаиләм-минем Россия»

1

 

 

 

2

Нәрсә ул гаилә, нәсел?

2

 

 

 

3

Минем шәҗәрәмдә һөнәрләр. Безнең гаилә альбомы. Гаиләдәге һөнәрләр һәм гаилә альбомын төзү турында әңгәмә.

3

 

 

 

4

Шәҗәрәне ничек төзергә.

Шәҗәрә төзү

2

 

 

 

5

Минем гаиләдә

«Ядкарь» төшенчәсе аңлатмасы, әңгәмә. Гаилә ядкарьләре турында

3

 

 

 

6

Җиңү елъязмасына гаиләмнең өлеше.

Проект яклау.

2

 

 

 

7

Медаль минем йортымда.

Проект яклау.

5

 

 

 

8

Музейлар белән танышу.

Тематик күргәзмәләрдә катнашу.

3

 

 

 

9

Россия, Татарстанның Дәүләт символлары.

Россия һәм Татарстан гимны, гербы, флагы тарихы белән танышу.

4

 

 

 

10

Россия дәүләт бәйрәмнәре.

Россия бәйрәмнәре белән танышу.

3

 

 

 

11

Халык календаре.Халык календареның төп даталары белән танышу.

2

 

 

 

12

Туган ягыбыз табигатенең матурлыгы.

Горький паркы буйлап экскурсия.

2

 

 

 

13

Йомгаклау гомумиләштерү.

Төркем проектын яклау.

4

 

 

 

 

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

7 сыйныф  «Яшь музей хезмәткәрләре»

 

 

п/п

Теманың исеме

Сәгатьләр саны

Дата

 

Искәрмә

сәгать

дата

1

Кереш дәрес. Музейның төп төшенчәләре һәм терминнары.

2

 

 

 

2

Музей белеме — фәнни дисциплина.

2

 

 

 

3

Музейның кеше тормышында роле. Музейларның төп социаль функцияләре

1

 

 

 

4

Чит илләрдәге музейлар эше тарихы(18 гасырга кадәр).Коллекцияләр туплау.

2

 

 

 

5

Россиядәге музейлар эше.тарихы.Коллекцияләр туплау.(17 гасыр ахыры 19 гасырның яртысы)

2

 

 

 

6

Музей челтәре һәм музейлар классификациясе.

1

 

 

 

7

Музей фонды.Фондлар белән эшләү алымнары.

3

 

 

 

8

Музей  экспозициясе һәм аның төрләре.

2

 

 

 

9

Музейларның фәнни-эзләнү һәм тикшеренү эшчәнлеге.

2

 

 

 

10

Музейның күргәзмә эшчәнлеге. Музей экспонатларын классификацияләү һәм системалаштыру.

2

 

 

 

11

Тарихи документлар.Тарихи чыганакларны саклау кагыйдәләре.

2

 

 

 

12

Музей эшчәнлегендә экскурсоводның роле.

2

 

 

 

13

Экскурсияләр әзерләү методикасы. Интернет – технологияләр куллану.

2

 

 

 

14

Экскурсияне ничек үткәрергә? Экскурсиягә әзерләнү һәм аны үткәрү методикасы.

2

 

 

 

15

Чыганакларны өйрәнү һәм аның тарихны өйрәнүдә роле. Чыганаклар белән эшләүнең төп этаплары

3

 

 

 

16

Тикшеренү эшчәнлеге формалары:интервью, сораулар,өлешчә-эзләнү,әңгәмә һ.б.

2

 

 

 

17

Чыганаклар белән эшләүнең төп этаплары.

2

 

 

 

18

Музейның мәдәни-белем бирү эшчәнлеге.Нәтиҗәләр ясау.

1

 

 

 

 

                                                        КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

           8 сыйныф«Мин-экскурсовод»

 

 

п/п

Теманың исеме

Сәгатьләр саны

Дата

 

искәрмә

сәгать

дата

1

Мин-экскурсовод.

2

 

 

 

2

Чыганакларны өйрәнү һәм аның тарихны өйрәнүдә роле . Мәктәп музеенда практик(гамәли) эш.

2

 

 

 

3

Чыганаклар белән эшләүнең төп этаплары. Мәктәп музеенда практик эш.

2

 

 

 

4

Музей экспозициясе һәм күргәзмәсе. Мәктәп музеенда практик эш.

3

 

 

 

5

Экспозицияне проектлау. Мәктәп музеенда практик эш.

2

 

 

 

6

 Музей предметлары. Төп фондта эш.

3

 

 

 

7

Музей комплексы нәрсә ул? Лекция– презентацияләр.

1

 

 

 

8

Музей материаллары белән эшләүнең төп кагыйдәләре. Практик эш.

2

 

 

 

9

Музей материалларын исәпкә алу һәм саклау. Практик эш.

3

 

 

 

10

Мәктәп музеенда күргәзмә яки экспозицияләр әзерләү. (әдәби, тарихи)

3

 

 

 

11

Музей экскурсияләре төрләре.Практик эш.

2

 

 

 

12

Музей экскурсияләренең үзенчәлекләре. Музей экскурсияләре үткәрү методикасы.

2

 

 

 

13

Укучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе. Практик эш.

3

 

 

 

14

Йомгаклау тикшеренү конференциясе.Практик эш.

2

 

 

 

15

Йомгаклау дәресе.Практик эш.

2

 

 

 

 

 

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

9 сыйныф«Чиксез музей»

 

п/п

Теманың исеме

Сәгатьләр саны

Дата

 

искәрмә

сәгать

дата

1

Экскурсия үткәрү кагыйдәләре.

1

 

 

 

2

Экскурсоводның сөйләм культурасы.

2

 

 

 

3

Сөйләм үсеше буенча практикум.

5

 

 

 

4

Мәктәп музее буенча экскурсиягә әзерлек.

4

 

 

 

5

Мәктәп музее экспозициясе.

2

 

 

 

6

Экскурсия тексты.

2

 

 

 

7

Экскурсион күрсәтү(күрсәтү методикасы һәм алымнары).

2

 

 

 

8

Мәктәп тарихы буенча экскурсия үткәрү.

5

 

 

 

9

Практик эш. Виртуаль музейлар төзү һәм  ИКТ кулланып  аларны яңгырату.

10

 

 

 

10

Йомгаклау дәресе. Практик эш.

2

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият:

 

1. Гулевич И.И.  Проектирование внеурочной деятельности // Методист.

– №2, — 2013. – С.16-22.

2. Внеурочная деятельность: содержание и технологии реализации:

Методическое пособие / науч. ред. И.В. Муштавинская и Т.С. Кузнецова. – Санкт- Петербург: КАРО, 2016. – 256 с.

3. Татар теле һәм әдәбият укытучысына ярдәмгә: ФДББС турында

белешмәлек һәм терәк схемалар: методик ярдәмлек / төзүчеләр: А.Х. Мөхәммәтҗанова, Р.Б. Камаева, – Казан: ТРМҮИ, 2015. – 68.

4. Юхневич М.Ю. Я поведу тебя в музей. Учебное пособие по музейной педагогике./ Министерство культуры РФ. Рос. ин – т культурологии. – М.: 2001. – 224с.

5. Грицкевич В.П. История музеев мира: учеб. пособие для студентов «Музейное дело и охрана ист.-культур. наследия»/ В.П. Грицкевич, А.А. Гужаловский. — Минск: Изд-во Белорус. ун-та, 2003.