Муса Җәлилнең «Хыял» шигыренә анализ

№ 194

(8 нче сыйныфта татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен класстан тыш уку дәресе)

Нурания АППАЗОВА,

Казандагы М.С.Устинова исемендәге 102нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Уку предметы: татар әдәбияты.

Дәреснең тибы: сыйныфтан тыш уку.

Максат: М.Җәлилнең тормыш юлы иҗаты белән танышуны дәвам иттерү. “Хыял” шигыренә анализ ясау.

Бурычлар:

– укучыларның белемендә эзлекле бер система булдыру;

– сөйләм күнекмәләрен булдыру;

– укучыларны фикер йөртергә өйрәтү.

УУГ формалаштыру:

предмет нәтиҗәләре: М.Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам иттерү. «Хыял» шигыренә анализ ясый алу;

шәхес буларак УУГ: тормышны, Туган илне ярату, киләчәккә өмет белән карау кебек сыйфатларга ия булу;

регулятив УУГ: үз эшеңә максат куя белү,белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәяләү;

коммуникатив УУГ: тема буенча оештырылган әңгәмәдә катнашу,үз фикереңне тулы итеп әйтеп бирә белү;

танып белү УУГ: эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

дәрес буенча:

– М.Җәлил иҗатын истә калдыру;

– шигъри әсәрләрне анализлый алуга ирешү.

Кулланылган ысуллар:өлешчә эзләнү, әңгәмә, комуникатив.

Төп һәм ярдәмче алымнар: карточкалар белән эшләү, диалог.

Дәрес барышы.

Укытучы.

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр:

«Алмаштырган илен», – дисәләр,

Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.

Илдән киттем ил һәм синең өчен

Автоматым асып аркама,

Илемне һәм сине алмаштыргач,

Җирдә миңа тагын ни кала?

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне,

«Үлем» диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне?

Укучылар, әйтегез әле, бу ялкынлы шигырь юлларын кем язган?

Укучылар. Муса Җәлил.

Укытучы. Әйе, укучылар, безнең яраткан шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил язган. (Экранда фотосы чыга.) Алдагы дәресләрдә сез аның тормыш юлы, иҗаты белән танышып киттегез, шигырьләрен укыдыгыз. «Моабит дәфтәрләре» дигән җыентыгы да таныш. Ул җыентыкта аның тоткынлыкта вакытта язган шигырьләре тупланган. Бүген без сезнең белән, класстан тыш уку дәресе итеп, М.Җәлилнең «Хыял» шигыре белән танышырбыз, анализ ясарбыз. Димәк, дәресебезнең темасы «М.Җәлилнең «Хыял» шигыренә анализ” дип атала (экранда). Дәресебезнең максаты: (экранда)

  1. Язучының күңелен борчыган хисләрне билгеләү.
  2. Балаларда туган илгә тугрылык хисләре тәрбияләү.
  3. Тормышта намуслы итеп яшәргә омтылыш тәрбияләү.
  4. Сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

Төп өлеш

(Аерым битләргә язылган шигырьләр өләшенелә. Асларына сызылган сүзләр аңлатыла.)

Ялыктырды – туйдырды, күңелсез (утомило).

Дәртне – теләк, рухи күтәренкелек (страсть).

Дивар – стена

Дар агачы – дерево смерти

Зарыгып – түземсезлек белән, арып бетү (истомиться ожиданием).

Ләззәтле – әйбәт, күңелле (приятный).

Ютәл – йөткерү (кашель).

Укытучы. Укучылар, мин шигырьне укыйм, сез эчтән минем белән укып барыгыз. (Аннан үзләре пышылдап укып чыгалар.)

Хәзер шигырьне өлешләргә бүлеп карыйк. Нинди өлешләргә бүлеп булыр?

Укучылар. Төрмә. Хыял.

Укытучы. Ике өлешкә бүлдек.Ә хәзер ике төркемгә бүленеп эшлибез. Укучылар, бу – лирик шигырь, лирик герой хисләр кичерә. Төрмәдә нинди хисләр кичерер икән?Ә хыялланганда нинди хисләр кичерер икән, әйтегез әле?

1 нче төркем                   2 нче төркем

Хәсрәт                             Юаныч

Укытучы. Әйдәгез, хәзер шигырьдән шул хисләрне белдергән сүзләрне табыйк әле.

(Экранда чыга.) Хәсрәт хисләре: бикле тормыш, бертөрле, ирексезлек, тарлык, дәртне үтерде,шатлыгымны алды, картлык, кайгы басты.

Юаныч хисләре: таң нуры, бәхет килә, сөйгән кызым кебек, елмая, үбә, чакыра, җитәкли, гомер таңы, ләззәтле хис, җиңү таңы.

Укытучы. Шулай итеп лирик геройның хисләре ничәгә аерылды ?

Укучылар. Икегә.

Укытучы. Алар үзара нинди мөнәсәбәттә?

Укучылар. Каршылыклы.

Укытучы. Әйе, төрмә чынбарлыкта, ә хыял – ялган матурлык. Шушы ике хисне төрмә тәрәзәсе аерып тора. Бер ягында – хәсрәт, икенче ягында – хыял.

Әйдәгез әле, нәтиҗә ясыйк. Шагыйрь ни өчен хыялланды икән?

Укучылар. Ул үзенең хыяллары белән, юаныч хисләре ярдәмендә тормыш тудырган газаплы хисләргә каршы тора. Бу исә аны төшенкелеккә бирелүдән саклап кала. Шулай итеп, ул тынычлана, үзенә яшәү өчен өстәмә көч ала.

Укытучы. Укучылар, шагыйрь нинди сурәтләү чаралары кулланган?

Укучылар. Чагыштырулар, риторик эндәш.

Укытучы. Шагыйрьнең төрмәгә эләгүенә нәрсә сәбәп була?

Укучылар. Сугыш.

Укытучы. Әйе, сугыш вакытында Ватанны саклау өчен нинди батырлыклар эшләгәннәр?

Укучылар. Гомерләрен биргәннәр, төрмәдәләрдә газапланганнар.

Укытучы. Әйе, укучылар, безнең бүгенге көндә дә төрмәдә утыручылар бармы?

Укучылар. Бар.

Укытучы. Ни өчен утыралар?

Укучылар. Начар гадәтләр өчен. Үтерү, талаулар өчен.

Укытучы. Кызганыч, бу нәкъ тә шулай. Безгә начар гадәтләрне булдырмаска кирәк. Күпме кан коюлар, газаплар аша килгән тыныч тормышыбызны сакларга кирәк.

Йомгаклау

Билгеләр кую. Өй эше: «Сугыш китергән яралар» дигән темага хикәя язарга.