Моңлы бишек җырлары

№ 178

Лилия ИМАИЕВА,

Казандагы 175 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Балаларда югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү проблемасы кешеләрне гасырлар буе борчып килгән, чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә граждан булачак баланың бүген нинди тәрбия алуына бәйле. Бүгенге көндә без – балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – балаларга үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру. Балаларга әхлакый тәрбия бирү.

Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту өстендә эш безнең «Филиппок» балалар бакчасында да актив алып барыла. Балаларыбызны милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләрләр белән таныштыру өстендә эшлибез. Күптән түгел бакчабызда балаларны бишек җырлары белән таныштыру максатыннан «Моңлы бишек җырлары» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәбезнең максаты: халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан җәүһәрләре – бишек җырлары белән таныштыру, моңлы бишек җырларына мәхәббәт тәрбияләү иде.

Әхлак тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Ата-ананың шәхси үрнәге, йогынтысы, ягымлы һәм таләпчән мөгалләмәсе тәрбиянең төп нигезен тәшкил итә.

Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, халык аваз иҗатына, аның гореф-гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче баланы тәрбияләүдә халык педагогикасына таянып эш итү мөһим. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.

Халык авыз иҗатын бер зур рухи йорт дип күз алдына китерсәк, әлеге йортның нигез ташларын бишек җырлары ташкил итә. Гаиләгә бәхет, шатлык, өмет-куанычлар өстәп, бала дөньяга килә. Бала борчыла да, елап та ала. Шул вакытта әниләребез, бишек җырлары җырлап, аларны юата. Галимнәр инде күптән: балага тәрбия бирүдә бишек җырлары бик зур роль уйнаганын ачыклаганнар. Алар сабыйга тәмләп йоклап китергә генә түгел, тыныч холыклы булып үсүенә дә ярдәм итә. Әнисенең җырлары аша ул туган телендә сөйләшергә, тирә-якны танып белергә, фикерләргә өйрәнә. Бишек җыры аша йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, ананың балага карата  мәхәббәте чагыла. Күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң күренмәс кыллар белән әни белән баланы бәйли.

Бишек җырлары – дөньядагы иң татлы, иң ләззәтле җырлар ул. Чөнки бала бишектә ятканда ук ул җырларны ишетеп, күңеленә сеңдереп үсә. Әнисенең ягымлы тавышы белән халкыбызның милли моңнары безнең күңеленә үтеп керә. Аларда әнисенең балага булган мәхәббәте чагыла, киләчәккә булган уй-хыяллар җиткерелә. Бишек җырлары һәркемгә кадерле, чөнки алар балачакны хәтерләтә. Бишек җырларың төп вазифасы – бишек тирбәтү, баланы йоклату, тынычландыру. Алай гына да түгел, ул баланың хәтеренә уңай тәэсир итә, тора-бара хәтере формалаша, үсә.

Безнең халкыбызда бишек җырлары бик борынгыдан барлыкка килгән. Аны әбиләребез, әниләребез, апаларыбыз үзләре уйлап чыгарган. Шул җырлар безгә дә буыннан-буынга күчеп килеп җиткән. Салмак кына агылучы моңлы аваз сабыйны тынычландырган. Ул сөйләшә белмәсә дә, сүзләрне аңламаса да җырны тыңлап изрәп йокыга киткән. Ана теле иң беренче балага бишек җыры аша үтеп кергән. Бишек җырларының кыйммәте бик зур. Алар туган илеңне яратырга, әти-әниеңне, туганнарыңны мәрхәмәтләргә, игътибарлы булырга, олыны – олы, кечене кече итә белергә, белемле, игелекле, яхшы күңелле булырга өнди.

Киләчәктә дә балаларны шул могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәсәк иде. Җырларыбыз учагы сүнмәсен, алга таба дәвам итсен иде дигән теләктә язмамны Дәрдемәнд шигыренә Ш.Шәрифуллин hәм Р.Ахиярова көенә язылган «Бишек җыры» сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Кыйгач кашым,

Асыл ташым!

Йоклаек икәү!

Йокла, иркә,

Йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәллү-бәү!