Мияу белән Акбайның шәһәргә беренче сәяхәте

№ 204

(Уртанчылар төркеме өчен театральләштерелгән күренеш)

Алсу МИҢНЕГОЛОВА,

Бөгелмәдәге 20 нче «Ладушки» балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

 

Максат:

– юл йөрү кагыйдәләре , транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту;

– урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү;

– сәнгатьле сөйләм телен, артистлык сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: автобус макеты, юл чаты, светофор, машиналар. шәһәр тавышы, җыр һәм бию көйләре язмалары.

Катнашалар: Азат, Алия, песи – Мияу, эт – Акбай, светофор.

Шөгыль барышы

(Автобуста җырлый-җырлый Мияу һәм Акбай килә.)

Мияу, Акбай.

Мин барам, барам, барам,

Калага барам, барам.

Әйе шул, әйе шул,

Бөгелмәгә мин барам.

(Аларны вокзалда Азат һәм Алия каршы ала.)

Азат, Алия. Исәнме, Акбай!, Исәнме, Мияу!

Мияу, Акбай. Исәнме, Азат!, Исәнме, Алия!

Азат. Бөгелмәгә рәхим итегез!

Мияу, Акбай. Рәхмәт. Нинди матур Бөгелмә! Биек, биек йортлар, күпме машиналар, күпме кешеләр!

Алия. Әйе, матур. Ләкин шәһәр урамнары бик игътибарлы булуны таләп итә. Юл йөрү кагыйдәләрен белмәсәң, бәлагә очрарсың.

Азат. Мияу, Акбай, ә сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?

Мияу, Акбай. Юк.

Алия. Кайгырмагыз, без сезгә булышырбыз һәм юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштырырбыз.

Юлда йөрсәң, бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел.

Мияу. Ә нәрсә ул светофор?

Азат. Мияу, Акбай, күрәсезме юлда күпме машина? Безгә юл аркылы урамның икенче ягына чыгарга кирәк. Шул вакытта безгә ярдәмгә светофор килә.

Светофор.

Мин – Светофор.

Һәр баланы күзәтәм.

Юлны аркылы чыгарга,

Юл йөрергә өйрәтәм.

Кызыл утымны яндырсам,

Туктап кал син, ашыкма!

Юлда барган машиналар

Үтеп китсен барысы да.

Сары утымны яндырсам,

Игътибарлы, әзер бул!

Хәзер яшел утым яна –

Юл ачык, дигән сүз ул.

Яшел ут янганда гына

Чыгарга кирәк юлны.

«Исән-сау йөрегез», – диеп,

Озатып калам сезне. (Г.Галиева шигыре)

Алия. Рәхмәт сиңа, светофор! Мияу, Акбай, сез светофор төсләрен истә калдырдыгызмы?

Мияу. Әйе. Кызыл, сары.

Акбай. Һәм яшел.

Азат. Ә хәзер нинди утка ни эшләргә икәнен өйрәнәбез.

«Светофор» уены

Кызыл (Төз басып торалар.)

Сары (Бер аякны күтәрәләр.)

Яшел (Урында атлыйлар.)

(Төсләрне буташтырып та әйтергә ярый.)

Азат. Булдырдыгыз, Мияу һәм Акбай! Хәзер светофорга карап юл аркылы чыгабыз. (Азат, Алия, Мияу, Акбай берничә тапкыр юл аркылы чыгалар.)

Алия. Менә иң төп кагыйдәне өйрәндек тә.

Азат. Бу кагыйдәне бер дә исегездән чыгармагыз!

Мияу, Акбай. Әлбәттә.

(Азат, Алия, Мияу, Акбай «Светофор» җырын (В.Казыйханов шигыре, В Әхмәтшин көе) башкаралар.)

Юлны аркылы чыкканда

Карыймын уңга, сулга.

Күрсәм якында машина,

Ашыгып басмыйм юлга.

Сары төс кайчак алдата,

Аның сүнгәнен көтәм.

Артыннан яшел кабынса,

Ашыкмыйм, кыю үтәм.

Кушымта:

Светофорлы юлларда

Миңа юлдаш төс – яшел,

Кызылга аяк атламыйм,

Ялтыраса да яшен.

Юкка гына әйтмәгәннәр:

«Ашыккан ашка пешкән».

Юл тәртип ярата, диләр –

Шуны чыгармыйм истән.