Мишәрнең бөек улы

(“Мишәрнең бөек улы”. Фәүзия Бәйрәмованың Һади Такташ турындагы китабы да нәкъ шулай атала.)

Энҗе НУРИСЛАМОВА,

Чалыдагы М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе, Татарстанның атказанган укытучысы

Дөньяда гаҗәеп кешеләр була: аларга күңел байлыгы, белем эстәргә үҗәтлек, алган белемне башкалар белән бүлешү өчен киң күңеллелек сыйфатлары табигать тарафыннан юмарт бирелгән, шуңа күрә аларның тирәлеге мәгърифәт нуры чәчә. Әлеге фикернең хаклыгына мин Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновнең “Яшьлегемә кире кайтыр идем“ китабын укып чыккач, тагын бер кат инандым.

Кеше никадәр белемле, зыялы булса, аның туган җиренә мәхәббәте дә шулкадәр зур була, чөнки аның шәхес буларак формалашуы балачагына барып тоташа. Әлеге китапта автор бала чагының самими  истәлекләренә олпат галим-педагог күзлегеннән чыгып бәя бирә, язмышының сәбәп-нәтиҗә чылбырын анализлап, шәхес формалашуга китергән тормышындагы аерым вакыйгаларга туктала; җор телле авылдашларын яратып тасвирлый, фронтовик әтисенең башыннан кичкәннәрне сурәтли, үзенең чит илләрдә күргәннәре белән уртаклаша һәм кыска күләмле әдәби әсәренә урын калдыра. Бу китап укучыны берничек тә битараф калдырмый, чөнки ул тормышны, кешеләрне ярату хисе белән сугарылган.

Авыл – ул кешенең рухи һәм физик үсеше өчен иң табигый җирлек. Син авылда бердәмлекне тоясың, тулы бер яшәү катламы белән танышасың: күршеләрең белән аралашырга өйрәнәсең, кешеләрнең тормышларын  күзәтеп, дөрес яшәү кануннарын үзләштерәсең, кыскасы, тормыш көтәргә өйрәнеп үсәсең. Авыл кешене сиздерми генә халык педагогикасы нигезендә: мәкаль-әйтемнәре, мәзәкләре, җырлары аша рухи яктан тәрбияли, шуңа күрә сабый чактан дөрес тәрбия алган бала тирә-юнь белән гармониядә яшәргә, башкаларга карата игътибарлы булырга өйрәнеп үсә.

Автор үзенең Кече Чынлы авылын эчкерсез хис белән ярата, ул хәйләкәр, шук, мут мишәр авылдашларына гашыйк. Китапта тупланган мәзәкләр шул хакта сөйли. Мәзәк – ул әзер тормыш моделе, мәзәк яраткан кеше конфликтлы ситуацияләрдән җиңел чыгу юлларын белә. Мәзәкне аңлаган, яраткан кеше тормышта оптимистик карашлы була, ул үз халкының зирәк акыл белән тормыш итүенә соклана, шаянлык аша тормыш сикәлтәләрен җиңел узарга өйрәнә. Мәзәкне оста итеп язу сәләте авторның язучы буларак осталыгын күрсәтә. Ул вакыйгаларны кыска итеп, юмор-сатира алымнарыннан оста файдаланып яза: син сәке астын ләхет дип уйлаган сәрхүшне дә, морҗа чистартып алданмаган ир-атларны да, күзен дә йоммый алдашкан өлкән кешеләрне дә яратып кабул итәсең.

Җәүдәтнең үз балачагы бик гыйбрәтле Ятимлек ачысыннан чит сабыйны яклаган әнисе Бибинур апаның улына мәхәббәте, әтисенең тормыш тәҗрибәсе, җыр-моңга бай Чүпрәле табигате, татар дөньясына менә дигән галимне бүләк итә. Автор әнисенең сабырлыгына мәдхия җырлый, тәрбиягә алган әтисе Нурулланың үҗәтлеген, тырышлыгын үзенә үрнәк итеп ала, кешеләрнең мәрхәмәтлегенә һәм миһербансызлыгына гомумкешелек призмасы аша карый. Бу – синең тормышыңа өлеш керткән  кешеләргә рәхмәтле булу дигән бик мөһим сыйфат. Мондый сыйфат һәркемгә дә бирелми, аны балада кечкенә чактан тәрбияли торган нәселнең затлы дәвамчысы кирәк. Җәүдәт өчен ул – Нуриҗамал әбисе, туган әнисенең әнисе. Нәсел дәвамчысы булган оныгына ул бөтен күңел җылысын бирә. Әбисенең: ”Милли бәйрәмнәр онытыла бару сәбәпле, кешеләр бер-берсе белән аралашмый, туган-тумачаларын белми. Ә бит милли бәйрәмнәребез авыр фаҗигале сугыш елларын җиңелрәк кичерергә ярдәм итте, күңелләребезне җылытты, өметләребезне өзмәскә булышты”, – дигән сүзләре нәни Җәүдәтнең хәтеренә уелып кала. Әбисеннән кала гүзәл холыкка ул әнисеннән өйрәнә, әнисенең тәрбиясе аша малайда сизгер нечкә күңел, иман ныклыгына ия була.

Автор мут әтисе Нурулланы матур итеп сурәтли, аның гашыйк булу вакыйгаларын гадәти тормыш ваклыгы итеп калдыра, чөнки ата кеше – ир баланың төп таянычы, аның дәрәҗә күрсәткече. Җәүдәткә әтисе – урман сурәте төшкән китап бүләк итүче, улын тәүге тапкыр “урман” белән таныштыруны оештыручы, кул эшләнмәсе – очкыч ясап күргәзмәдә катнаштыручы, авылда беренчеләрдән булып улына велосипед, мотоцикл алып бирүче, география фәне белән кызыксындыручы, сугышта башыннан кичкәннәрне түкми-чәчми сөйләп, улында рух ныклыгы тәрбияләүче фронтовик буларак бик кадерле кеше. Әтисенең чырышлыгы, тормышны якасыннан тотып ала белү сыйфаты улына өлге була, чөнки Җәүдәткә, гади  авыл малаеннан галим булуга кадәр сикәлтәле юлларны узганда, тырышлык һәм сабырлык, зирәк акыл, эчке тәрбия сыйфатлары ай-һай ничек кенә кирәк булгандыр!

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылының балта остасы сугыштан ярты Европаны кичеп, урау юллар белән авылына кайтырга ихтыяр көче ныклыгы аша ирешә икән, бу – нәсел ныклыгы дигән сүз. Мондый кешегә хатын-кыз битараф кала алмый, чөнки үз-үзеңә ышаныч хисе тирә-яктагыларга әллә нинди флюидалардан да көчлерәк тәэсир итә. Әлбәттә, гаилә тоткасы булган ата кешенең әнисенә мөнәсәбәте сабый күңелен җәрәхәтләвенә шаһит булганда, бераз моңсурак, ләкин бу тормышта кем генә хаталанмый икән. Әтисе, гаиләсеннән аерылып, күрше йортта яшәүче Мәхмуп белән яши башлагач, суд карары нигезендә сыерларын бер йорттан икенче йортка куалап алып чыгып киткән күренеш укучыны битараф калдыра алмый. Моңа ничек түзәргә кирәк?! Бүгенге көндә көнкүреш дәгъвалары нигезендә күпме ямьсез күренешләр шаһиты булабыз. Шагыйрь Равил Фәйзуллинның “Җаныңның ваклыгын сылтама заманга”, дигән сүзләрен искә алсаң, һәр заманның үз авырлыгы булган, ләкин кешеләр ул авырлыкларга мөнәсәбәтләрен төрлечә белдергән, кемдер сынган-сыгылган, кемдер аякта басып калырга көч тапкан. “Һәр кешенең үз язмышы, тормыш юлы була. Шушы юлны файдалы итеп узу өчен, Аллаһы Тәгалә биргән талант кына җитми, көн саен үз өстеңдә эшләү, тырышлык кирәк. Бары тик шул чакта гына яңа үрләр яуларга, теләгән хыялыңны тормышка ашырырга мөмкин икән”, – дип яза автор, академик Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов.

Әлеге китап укытучының өстәл китабына тиң, чөнки ул укытучы өчен әһәмиятле гомумкешелек кыйммәтләренә нигезләнеп язылган. Авторның сәяхәтнамәләренә китапта зур урын бирелгән, аның  цивилизацияле  белән танышу хыялы тормышка ашып кына калмый, ә укучыларны кызыксындырырлык итеп язма рәвештә  басыла. География укытучысы буларак дәрестә сөйләгән мәгълүматларның хаклыгын үз күзләре белән күрү, рухи канәгатъләнү, укытучы буларак, үзбәяне үстерү өчен кирәк икәнлеген автор ассызыклый. Ул тарихта цивилизацияле дөньяларның җимерелү сәбәбен әхлакый тотнаксызлыктан күрә: “Әхлак – кешеләрнең бер-берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр нормасы һәм принциплар җыелмасы ул. Әхлаклы кеше даими рәвештә тотнаклы, тәрбияле була”, – дип яза. Әйе, әхлак тәрбиясе гаиләдән башлана, синдә тормыш көтәр өчен кирәкле сыйфатлар – эш сөю, тырышлык, пөхтәлек, үзара тату яшәү моделе гаиләдән килә, ләкин гармониядә яшәү өчен тирәлекнең әһәмияте, синең укытучыларыңның, остазларыңның кем булуы да кирәк. Кече Чынлыдай янып торган мишәр авылыннан булуың да – бик мөһим фактор.

Яшьлекне сагынып яшәү ул – синең тормышта гүзәл мизгелләр кичерүеңнән хәтердә уелып калган хис. Китапны укып чыккач, татар баласының, нәкъ менә тормыш иләгеннән иләнеп, олпат фикерле галим дәрәҗәсенә ирешкән затның – иҗади югарылыгына сокланасың, Кече Чынлы авылы кешеләренең җор телле күңелле кешеләр икәнен аңлыйсың, гомумән, ниндидер эчке чистарыну хисе тоясың, чөнки китап кешеләрне яратып язылган.  Әлеге китап – киң карашлы, тирән фәлсәфи карашлы, зыялы галим, академик Җәүдәт Хөсәеновның – мишәрнең бөек улының – үз туган җиренә һәм укучысына адресланган иң матур бүләге.