Минем яраткан уенчыкларым

№ 157

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә кул хезмәте буенча шөгыль)

Фәния ГОМӘРОВА,

Балтач районы Балтач бистәсендәге 3 нче балалар бакчасының  I  квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:

өлге буенча предметлы сурәт ясарга, кәгазьне вак итеп ерткалап, сурәтне тулысынча ябыштырырга өйрәтү;

– башка төрле ысуллар кулланып (бөкләп кисү, турыга, түгәрәкләп кисү), композиция төзергә өйрәтүне дәвам иттерү;

– ясалган сурәткә сюжет уйлап табып, дөрес итеп альбом битендә урнаштыру;

– балаларның уйлап чыгару сәләтен үстерү.

Җиһазлау: альбом бите, төсле кәгазьләр, кайчы, пумала, салфетка, өлге (аю, үрдәк, әтәч, эт, песи).

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез без сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Мин сезгә бер сүз әйтәм, ә сез шул сүзгә нәрсәләр кергәнен әйтерсез.

Савыт-саба: … (чокыр, кашык, тәлинкә, кәстрүл).

Чәчәкләр: … (кашкарый, лалә, нәркис һ.б.)

Агачлар: … (каен, миләш, имән, чыршы һ.б.)

Уенчыклар: … (машина, курчак, аю, төлке һ.б.)

Тәрбияче. Балалар, сезнең өйдә уенчыкларыгыз бармы? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Ә уенчыклар нәрсәдән ясалган була?

Балалар. Пластмассадан, агачтан, саламнан, резиннан.

Тәрбияче. Нинди төрле уенчыклар була?

Балалар. Өстәл уеннары һ.б.

Тәрбияче. Сезнең бик яратып уйнаган уенчыгыгыз бармы? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Балалар, кем үзенең уенчыгы турында сөйләп күрсәтә? Табышмак әйтсәгез дә була.

(Балалар уенчыклар турында шигырьләр сөйли.)

1 нче бала.

Йом күзеңне, аюым,

Көтмә кояш баюын.

Әлли-бәлли бәү,

Йом күзеңне, аюым.

2 нче бала.

Туп, туп, тубыбыз,

Син безнең матурыбыз.

Тишмәбез дә югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

3 нче бала.

Җим чүпләүче чебиләр,

Бауларыннан тарту белән

Шундый оста чүплиләр,

Ләкин бер дә үсмиләр.

4 нче бала.

Тышта яңгыр ява коеп,

Утыра куян боегып.

Өйгә кермичә калган,

Бөтен җире чыланган.

Тәрбияче. Балалар, сезнең яраткан уенчыкларыгыз турында белдек. Минем дә бер яраткан уенчыгым бар, тик мин аны сезгә табышмак итеп әйтәм:

Зур, ләкин фил түгел,

Көрән, тик шоколад түгел,

Көчле , ләкин арыслан түгел.

Нәрсә икән ул?

Балалар. Аю.

Тәрбияче. Уенчыклар белән ничек уйнарга кирәк?

Балалар. Уенчыкларны саклап, ватмыйча уйнарга кирәк.

Тәрбияче. Әйе, чөнки әле сездән соң да бакчада балалар кала. Балалар, ә сезнең уенчыклар ясыйсыгыз киләме? Әйдәгез, өстәлләр янына утырабыз.

Бүген без өлге белән төшереп рәсем ясыйбыз һәм шул рәсемнең эчен кәгазьне ертып бизәрбез. Рәсемне ясап бетергәч, үзегез уйлап чыгарып, рәсемне тулыландырып ясап бетерегез. (Тәрбияче үрнәк рәсем күрсәтә.)

Кайчы белән эшләүнең кагыйдәләрен искә төшерү.

Мөстәкыйль эшчәнлек.

Эшләргә анализ.