Минем Ватаным – Россия
Минем Ватаным – Россия
(Патриотик тәрбия бирү буенча квест-уен)
Раиля ГАЗИМОВА,
Зөлхия БАРИЕВА,
Балтачтагы
2 нче балалар бакчасы
тәрбиячеләре
Балаларның яше: зурлар төркеме (5 – 6 яшь).
Максат: квест-уен кулланып, балаларны актив эшчәнлеккә кертү чаралары буенча патриотик һәм гражданлык хисләрен формалаштырырга ярдәм итү.
Бурычлар:
Белем бирү бурычы: балаларның туган ил – Россия турында белемнәрен гомумиләштерү һәм системалаштыру. Кече Ватанның, Россиянең символикасы, табигате, бәйрәмнәре турында белемнәрне ныгыту.
Тәрбия бурычы: Россиягә, үзеңнең кече Ватаныңа мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Туган илгә кызыксынуны, күзәтүчәнлекне, игътибарны, логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итүче шартлар тудыру.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәләре: сәнгати-эстетик үсеш, сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.
Методлар алымнар һәм чаралар: презентация куллану, үстерелешле әңгәмә, сораулар, квест-уен, дидактик уеннар, сюрприз момент.
Җиһазлар: карта-маршрут, глобус, хат, «Дөрес төзе», «Яртысын тап» дидактик уеннар, бәйрәмнәр рәсемнәре презентациясе, хайван һәм үсемлек рәсемнәре, аудиоязма (Россия гимны С.В.Михалков сүз., А.В.Александров муз.).
Сүзлек өсендә эш: глобус, видеооператор, квест, гимн.
Алдан үткәрелгән эш: презентация ясау, үстерелешле әңгәмә уздыру, дидактик уеннар уйнау, күзәтүләр, матур әдәбият уку, бәйрәмнәр, хайваннар һәм үсемлекләрнең рәсемнәрен карау.
Квест-уенның төзелеше:
I. Кереш өлеш.
- Сюрприз-момент – хат килә, темага кызыксыну уяту.
II. Төп өлеш.
1. Глобус янында Россия турында үстерелешле аралашу.
- Квест-уен сәяхәт, аның максаты, тәртибе турында мәгълүмат бирү.
- 1 нче станция – Мин сорармын, син җавап бир!
- 2 нче станция – Россиянең дәүләт символлары.
- 3 нче станция – Россиянең рәсми булмаган символлары.
- 4 нче станция – Россия бәйрәмнәре.
- 5 нче станция – Туган як табигате.
III.Йомгаклау өлеше. Кыскача анализ.
Квест-уенның барышы:
– Дусларым, бүген минем электрон почтама Африка илләрендә яшәүче балалардан хат килде. Әйдәгез, бергәләп укыйк әле.
«Сәлам, дуслар, без Африка илләрендә яшибез. Без сезнең илегез –Россияне глобуста күрдек, ул бик зур. Һәм без сезнең ил турында: табигате, бәйрәмнәре, дәүләт символлары турында белергә бик кызыксындык. Безнең белән үзегезнең ил турындагагы белемнәрегез белән уртаклашсагыз без бик шат булыр идек. Уңышлар сезгә!»
– Балалар, без башка ил балаларына үзебезнең туган илебез турында белергә ярдәм итә алырбызмы? (Балалар җавабы.)
– Безгә бүген максатыбызга ирешергә квест-уен ярдәм итәр.
– Фикерләрегезне әйтегез әле, туган илебез Россия турында белгәннәребезне ничек итеп башка илдәге дусларыбызга җиткерә алабыз? (Балалар җавабы.)
– Дөрес, балалар, хәзерге вакытта төрле илләргә хәбәрне җиткерү ысуллары бик күп. Бүген без дә үзебезнең квест-уен сәяхәтебезне төшереп бару өчен видеооператор чакырдык. (Видеооператор сәяхәт барышын төшереп бара.)
– Глобуска игътибар белән карагыз, анда безнең илебез – Россия дә сурәтләнгән. Әйдәгез, бергәләп глобуста илебезне эзләп табыйк, күрсәтик әле. (Бергәләп эзләп табалар.) Күргәнебезчә, Россия – дөньядагы иң зур ил. Ул шундый зур, әгәр дә без читтән икенче читенә барырга теләсәк, иң тиз поездда да бу юл бер атна вакытны алачак, самолетта көне буе очарга туры киләчәк.
– Квест-уен сәяхәтне башларга сез әзерме? (Балалар җавабы.)
Безнең уен «Минем Ватаным – Россия» дип атала. Уенның максаты: башка илдә яшәүче балаларны туган илебез белән таныштыру буенча сорауларга дөрес җаваплар табу. Уенның шарты: 5 бирем үтәргә кирәк, аның һәр пункты (1–5) маршрут картасында билгеле бер сан белән билгеләнгән, Бер пункттан икенчесенә күчү өчен биремне дөрес үтәп, команда җавап карточкасы ала. Бары тик 5 сынауны да дөрес узгач кына, без Африка илендәге балаларга безнең ил белән танышу өчен җавап хаты җибәрә алабыз.
1 нче станция – Мин сорармын, син җавап бир!
Балалар, сез Россия территориясе турында нәрсә беләсез? (Россия дөньядагы иң зур ил, дөньядагы бер генә илнең дә Россия кебек зур территориясе юк. Безнең илнең бер очында кешеләр йокларга ятканда, икенчесендә таң ата. Бер яктан икенче якка барып җитәр өчен поездда 7 көн йөрергә, самолетта тәүлеккә якын очарга кирәк. Туган илебез территориясе бик күптөрле, анда бик күп диңгезләр, елгалар, таулар, чүлләр, сазлыклар һәм бик күп хайваннар бар.)
Сораулар:
- Без яшәгән илнең исеме ничек?
- Туган илебезнең башкаласы ничек атала?
- Россиядә яшәүче кешеләрнең исемнәре ничек?
- Россиянең дәүләт символлары нәрсә ул?
- Россиянең Президенты кем?
– Балалар, Россия – безнең олы Ватан. Һәркайсыгызның кечкенә Ватаны да бар. Бәлки, сезнең берәрегез кечкенә Ватанның нәрсә икәнен беләдер? (Балалар җавабы.)
– Туган илебез – безнең район, аның исеме ничек? (Балалар җавабы.)
– Балалар, районыибызның нинди истәлекле урыннарын әйтә аласыз? (Балалар җавабы.)
Шулай итеп, сез беренче биремне башкардыгыз. Беренче җавап картасын алыгыз.
2 нче станция – Россиянең дәүләт символлары
– Балалар, Россиянең дәүләт символы нәрсә икәнен искә төшерик.
Герб нәрсә ул? (Балалар җавабы.) (Герб – дәүләт эмблемасы. Ул барлык мөһерләрдә, кәгазь һәм металл акчаларда сурәтләнә. Паспортларда һәм документларда.)
– Россия флагында өч горизонталь полоса бар. Нинди төсләрдә алар? (Балалар җавабы.) (Ак төс тынычлыкны һәм җан сафлыгын, зәңгәр тугрылыкны һәм хакыйкатьне, кызыл батырлыкны һәм мәхәббәтне аңлата.)
– Россиянең символы булып гимн тора. Россия гимны – барлык дәүләт бәйрәмнәрендә һәм тантаналы чараларда башкарыла торган тантаналы җыр. Гимнны һәрвакыт басып тыңлыйлар. Балалар, хәзер бездә сезнең белән басып, гимнны тыңлыйк. (Басып гимн тыңланыла.)
– Дусларым, дәүләтебез символлары буенча «Дөрес төзе» дидактик уенын тәкъдим итәм. (Балалар ике төркемгә бүленә. Беренче төркем өчен бирем: өлешләрдән флаг җыю. Икенче төркемчә өчен бирем: өлешләрдән Россия гербын җыю.)
– Яхшы, сез бу эшне башкардыгыз. 2 нче җавап картасын алыгыз.
3 нче станция – Россиянең рәсми булмаган символлары.
– Балалар, Россиянең рәсми булмаган символлары нәрсә икәнен искә төшерик? (Каен, гармунлы аю, самавыр, матрешка, балалайка, читек, коймак, Кремль һ.б.)
– Хәзер мин сезгә «Яртысын тап» дигән дидактик уен тәкъдим итәм. (Балалар уйный.)
– Яхшы, сез бу биремне дә башкардыгыз. 3 нче җавап картасын алыгыз.
4 нче станция – Россия бәйрәмнәре.
– Безнең киләсе станциябез «Россия бәйрәмнәре» дип атала. Балалар, безгә экранга игътибар белән карарга һәм бәйрәмне дөрес итеп исемнәрен атарга кирәк. (Экранда балалар өчен бәйрәмнәрнең фотолары тәкъдим ителә. Яңа ел, Раштуа, Пасха, Масленица, Ватанны саклаучылар көне, 12 июнь – Россия көне, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, Бөек Җиңү көне. Балалар календарь бәйрәмнәрне атыйлар.)
– Яхшы, сез бу сынауны да уңышлы үттегез, 4 нче җавап картасын алыгыз.
5 нче станция – Туган як табигате.
– Киләсе бирем туган як табигатенә багышлана. Безнең өстәлләрдә рәсемнәр урнаштырылган, сезгә сорауны тыңларга һәм җавапны дөрес итеп рәсемнәр арасыннан сайлап алырга кирәк.
- Кайсы агач рус гүзәле дип атала? (Каен)
- Һаваны чистарту буенча рекордчы агач? (Тирәк)
- Нинди кошны урман санитары диләр? (Тукран)
- Яз хәбәрен алып килүче кош? (Сыерчык)
- Яраларны һәм җәрәхәтләрне дәвалаучы юл буенда үскән дару үсемлеге? (Бака яфрагы)
- Сәламәтлеккә зарарлы гөмбә? (Чебен гөмбәсе)
- Безнең районда нинди елга ага? (Шушма)
- Нинди хайваннар йоклый? (Аю, керпе)
–Яхшы, сез бу биремне дә башкардыгыз. 5 нче җавап картасын да алыгыз.
Безнең квест-уен сәяхәтебез ахырына якынлашты. Безнең кулда уенның шарты буенча 5 җавап карточкасы җыелды. Безнең видеооператор да бик тырышып эшләде, аңа зур рәхмәт. Ул төшереп барган видеоязманы Африка илләрендә яшәүче балаларнын электрон почталарына саласы гына калды. Ул эшне мин үзем башкарырмын. (Бергәләп салуны да уйнарга була. Икенче көнне балаларга Африка илләре балаларыннан килгән «Рәхмәт хаты» белән тапшырырга була.)
(Квест-уен тәмамлангач, тәрбияче балаларга смайлик сайларга тәкъдим итә: уен ошаган булса – күңелле смайлик алыгыз, ошамаса – күңелсез смайлик. Балалар үз сайлауларын аңлаталар.)
– Бу смайликлар сезгә безнең гадәти булмаган сәяхәтебезне искә төшерсен, кайткач әти-әниләрегез белән дә уен-сәяхәт турында сөйләшерсез.