Минем туган җирем

(Зурлар төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Сөембикә САМАТОВА,

Казандагы 297 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Бурычлар:

– балаларда туган илне ярату,туган илебезгә, шәһәребезгә карата горурлык хисе тәрбияләү;

– балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләмен, кызыксынучанлыкларын үстерү;

– балаларда Россиянең башкаласы – Мәскәү, республикабыз башкаласы Казан турындагы мәгълүматларын баету;

– Россия символикасы турында  мәгълүмат бирү;

– үстерешле диалог, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Сүзлек: тугра.

Җиһазлар: слайдлар, фотосурәтләр, карта, иллюстрацияләр, Россия һәм Татарстан Республикасы тугралары, аудиоязма, йомгак.

Эшчәнлек барышы

Үстерешле диалог: (слайдлар, рәсемнәр белән)

– Балалар, туган ил нәрсә ул? (Туган ил ул – без яши торган җир. Туган ил, әти, әни сүзләре белән бер дәрәҗәдә торучы бөек, изге, кадерле сүз.)

– Безнең туган илебез ничек дип атала? Ул нинди? (Туган илебез Россия дип атала.Ул – безнең зур, матур, көчле, бай һәм яраткан илебез.)

– Россиянең башкаласын беләсезме? (Мәскәү шәһәре.)

– Без нинди республикада яшибез? (Татарстан Республикасында яшибез.)

– Татарстан Республикасы илебезнең кайсы җирендә урнашкан? (Татарстан Республикасы илебезнең иң матур җирендә урнашкан. Картадан карау.)

– Татарстан башкаласы ничек дип атала? (Казан шәһәре.)

– Сез, балалар, нинди республикада һәм шәһәрдә яшисез? (Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә яшибез.)

Уен эшчәнлеге

Тәрбияче. Балалар, минем кулымда серле йомгак. Ул безне сәяхәткә чакыра. Барабызмы? Киттек, серле йомгак тәгәри, без аның артыннан барабыз. Без кайда?

– Дөрес, без Мәскәү шәһәрендә. Мәскәү шәһәре кунакларны үзенчә каршылый. (Чиркәү чаңы һәм Спас манарасының сәгать йореше тавышыннан язмалар тыңлау.) Мәскәү шәһәре зур йөрәк тибешенә охшаган. Мәскәү – Россиянең башкаласы.

– Кем белә, балалар, “башкала” сүзе нәрсәне аңлата? (Башкала – илебезнең төп, баш шәһәре.)

– Ничек уйлыйсыз, нинди дә булса шәһәрне төп яки баш дип атау гаделме? (Илебездә шәһәрләр күп, барысы да яхшы. Әмма гаиләдәге кебек кемне күбрәк тыңлыйлар, илебездә дә шулай бер шәһәр баш, ә калганнар аны тыңлыйлар. Баш шәһәр – җаваплы шәһәр, ул барлык сорауларга җавап бирә, аңлата, яклый, ярдәм итә.)

– Әйдәгез, Мәскәү гербын карыйбыз. Аны тугра дип йөртәләр. Туграда еланны үтерүче изге җиңүче герой – Георгий Победоносец. Гербта нинди төсләр бар? Төсләр нәрсәне аңлата? (Алтын төс – икмәк төсе, алтын башак төсе, зәңгәр төс – зәңгәр тыныч күк төсе, кызыл төс – чисталык, мәрхәмәтлелек төсе. Барысы бергә ипи-тоз салынган кызыл ашъяулыкны хәтерләтә. Башкалабызның кунакларга ачык йөзе, кунакчыл булуы, аларга хөрмәт билгесе булып санала.)

– Безнең йомгагыбыз тәгәрәп китте. Балалар, без кайда? (Казан шәһәрендә.)

– Әйе, без Казаныбызга кайттык. Кем белә, Казан нинди шәһәр ул? (Ул – башкала, борынгы, серле, матур, моңлы, кунакчыл шәһәр.)

– Әйе, Казанга күп кенә туристлар килә. Әйдәгез әле, рәсемнәрдән шәһәребезнең истәлекле урыннарын карап үтик.

– Бу – Кремль, иң борынгы серле урын. Дошманнардан саклану өчен аның стеналары биек, калын итеп эшләнгән. Элек монда унөч манара булган, бүген сигез манара гына сакланып калган. Анда президент сарае, Министрлар йорты, Кол Шәриф мәчете урнашкан һ.б. (Иллюстрацияләр карау.)

– Бу – Сөембикә манарасы – Кремльдәге корылмаларның берсе. Ул – иң матур, иң борынгы манара. Бик биек. Ул Сөембикә-патшабикә исеме белән аталган. Манара шәһәребезнең символы, аның буенча шәһәребезне таныйлар.

– Казанда театрлар күп. Бу театр Галиәсгар Камал исемен йөртә. Ул Кабан күле буена урнашкан. Ерактан ул йөзеп бара торган корабны хәтерләтә.

– Серле йомгак тәгәрәп китте, ул безне туган йортыбызга китерде.

– Өйдә сезне кем каршылый? (Әнием.) Әйе.

– Хәзер һәркем үз әнисенең исемен әйтә. Шәп.

– Әниләргә сез ярдәм итәсезме? Сөйләгез әле, ничек ярдәм итәсез? (Балалар җавабы.)

– Буш вакытны сез ничек үткәрсез? (Балалар җавабы.) Яхшы.

– Шундый мәкаль бар: ”Кояш якты, җылы, безнең әниләребез дә кояш кебек мәрхәмәтле”.

– Сез ничек аңлыйсыз, балалар? Кояш белән әни бер-берсенә охшаганмы? Кояшның  нурлары һәм әниләрнең чиксез яратуы безне җылыта. Мин тактага кояш рәсемен куйдым. Нинди ул сезнең әни? Сезнең җавапларыгызны кояшның нурларына урнаштыра барам. (Сөйкемле, ягымлы, матур, тырыш, кайгыртучан, кадерле, тугры, тыныч, яратканым һ.б.)

– Менә, балалар, әниләр җылысы белән  кояш  рәсемен ясадык. Без аны үзебезнең  бүлмәбезгә куябыз,ул безне һәрчак җылытып торыр.

Шулай итеп, безнең  бүгенге сәяхэтебез тәмам.