Минем кече Ватаным

№81

(Проект эше)

 Резеда АБДУЛЛИНА,

Мөслим районы Мөслим авылы “Күбәләк” балалар бакчасы тәрбиячесе

          Тәрбияче. Туган як, туган ил, туган җир, туган авыл. Бу һәркем өчен иң ягымлы, иң кадерле сүзләр. Ләкин бу гади сүзләр генә түгел. Ә бәлки кешене гомер буена озата баручы, күңеленә терәк, көч бирүче тирән мәгънәле төшенчәләр. Без – тәрбиячеләр бу төшенчәләрне бала күнеленә алтын хәрефләр белән уеп куярга тиешбез. Чөнки кеше өчен бик кадерле өч төшенчә бар: Туган ана, Туган ата, туган Ватан. Зур Ватан – кече Ватаннан башлана. Ә кече Ватан ул – без туып-үскән авыл, уйнап-шаярып йөргән урам, аланнар, җиләк-җимеш җыйган урманнар, таулар. Безнең кече Ватаныбыз – Мөслим.

Бала.

Мөслимем туган авылым,

Мөслимем туган ягым.

Туган яктан кадерлерәк

Нәрсәгенә бар тагын!

         Бала.

Уң ягында Ык елгасы.

Сул ягында урманнар.

Юкә исе аңкып торган

Матур-матур урамнар.

Бала.

Мөслим дигән шул авылның,

Уллары һәм кызы без.

Халкым, илем, милләтемнең

Киләчәге йөзе без!

         Бала. Авылым, ераклардан килгән, тирән тарихка ия. Авылымның, халкымның тарихын өйрәнү, белү безнең бурычыбыз. Чөнки «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», — диләр.

Бала.

Мөслимемнең үткәне бай, кызыклы.

Бүгенгесе бик гүзәл, ә киләчәге өметле.

Бала:

Исемен генә карагыз!

Нинди мәгънәгә ия.

Мөслим сүзе — гарәпчәдә;

Итагатьле, әдәпле,

бик тәрбиягә ия!

Бала. Авылымның бай табигате, саф һавасы атаклы шәхесләр тууга этәргеч биргән, алар күңеленә илһам салган. Мин талантлы якташларыма күңелемнән һәйкәл куям. Күпме галимнәр язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, композиторлар чыккан бит минем туган ягымнан.

 Бала.

Факил,Әхмәт, Ләбиб Лерон,

МөҗәҺит, Фоат абый.

Зыялы, затлы шәхесләр,

Аларны бар да таный.

         Бала.

         Авылымның урманнары

Бик бай җиләк-җимешкә

Тауларының  сукмаклары

Тоташалар  инешкә.

          Бала.

Саф Һавасын сулап, ял итәргә

Ерак калалардан киләләр.

Халкымнык эшчән, кунакчыл,

Уңганлыгын  беләләр.

         Бала.

Мөслимнән киткән булсагыз,

Кайтыгыз да күрегез.

Паркларда, пляжларда

Куңел ачып итеп йөрегез.

          Бала.

Бассейн, сәнгать мәктәбе

Курай паркы бар бездә.

Танышырсыз барсы белән

Килегез, әйдә сез дә.

         Бала.

Ә юллары тигез чиста,

Шәһәрләр көнләшерлек.

Чәчәклекләрдәге гөлләр

Дөньяга өләшерлек.

         Бала.

Авылыңның халкы нишли?,- диеп

Кыенсынма, әйдә син сора .

Каз, тавык, фермаларында

Һәрчак эш кайнап тора.

Бала.

Эшмәкәрләр иле минем  Мөслим,

Тырыш халык эшли гөр килә.

Авылымның халкы мул, бай яши

Кирәк чакта шаяра, көлә.

Бала.

         Мөслимем тормышы белән

Без дә гөрләп яшибез.

Чистарту, төзекләндерүдә

Байтак эшләр эшлибез.

Бала.

Ватаныбыз киләчәге

Беләм, безнең кулларда.

Тырыш,эшчән, бердәм булыйк,

Алга барыр юлларда.

Бала.

Мин Азамат,таныш булыйк.

Тикшерәм, күп өйрәнәм.

Табигатьтә күп сынаулар

Тәҗрибәләр үткәрәм.

Сулыкларның чисталыгын

Үз эшемдә тикшердем.

Әле бар да бик шәп түгел,

Борчылып шуны белдем.

Бала.

Тереклек итәргә дөньяда

Саф Һава,чип-чиста су кирәк!

Соң була күрмәсен,кешеләр!

Без моны ишетик тизерәк!

Бала.

Чишмәләр һәм күлләр,

Елгалар, инешләр!

Без сезне сакларбыз,

Чуп-чарлар атмабыз.

Бала.

 Кешелек дөньясы яшәсен,

Гөлләргә чәчәккә күмелсен.

Суларны, һаваны пычратмыйк,

Җиребез, күгебез, илебез!

Без сине сакларга

Үзебез җаваплы!

Бала.

Мөслимем-кечеВатаным.

Сөекле Туган җирем.

Син минем йөрәк түрендә.

Кадерлем, туган илем.

Бала.

 Горурлыгым, куанычым,

Бүгенем, киләчәгем.

Шатлыгым син, байлыгым син!

Бәхетем, күрәчәгем.