Минем гаиләм

№ 142

(Уртанчылар төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Сәрия ӘХМӘТГАЛИЕВА, Аида АБДУЛЛИНА,

Казандагы 159 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

Максат. Информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, кургәзмәлекләр кулланып, тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар:

– сүз байлыгын булдыру;

– гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү;

– татар теленә кызыксыну уяту.

Эшчәнлек барышы

1. Исәнләшү.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Хәлләрегез ничек?

Балалар. Әйбәт, рәхмәт.

2. Мультфильм карау. «Әйдә, дуслашыйк».

3. «Исәнләшәбез» дигән уен ситуациясе.

(Ике баланың телефоннан сөйләшүе.)

1 нче бала. Исәнме, Алсу.

2 нче бала. Исәнме, Коля.

1 нче бала. Хәлләрең ничек?

2 нче бала. Әйбәт. Үзеңнең хәлләр ничек?

1 нче бала. Әйбәт. Сау бул, Алсу.

2 нче бала.  Сау бул, Коля.

4. «Акбай бездә кунакта» дигән темага уен ситуациясе.

(Ишек шакыган тавыш.)

Тәрбияче. Кем анда?

Акбай. Хау-хау. Әйтмим, белегез.

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, кем килгән безгә?

Балалар. Акбай.

Акбай. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнме, Акбай!

Акбай. Хәлләрегез ничек?

Балалар. Әйбәт, Акбай.

Акбай. Ә мин сезгә гаиләмне алып килдем. Менә бабай, әби, әти, әни, абый, сеңел.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле, алар белән уйнап алыйк.

«Кем юк?» дигән дидактик уен

(Тәрбияче балаларга бабай, әби, әти, әни, сеңелне күрсәтә, бергәләп әйтәләр. Балалар борылалар, тәрбияче бер уенчыкны яшереп куя. Балалар кайсы уенчык юклыгын белеп, әйтергә тиеш.)

5. Дәфтәрдә эш.

(Акбай өй рәсеме күрсәтә.)

Акбай. Мин монда яшим. Минем хуҗаларым бик әйбәт. Мин өйгә кайтыйм инде. Сау булыгыз!

Балалар. Сау бул, Акбай!

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, кемнәр яши икән бу өйдә, чакырыйк әле.

1 нче бала. Бабай, кил монда.

2 нче бала. Әби, кил монда.

3 нче бала. Әти, кил монда.

4 нче бала. Әни, кил монда.

5 нче бала. Малай, кил монда.

6 нчы бала. Кыз, кил монда.

Эш дәфтәрендә эш

(Чакырган кешене өйгә сызык белән китерү.)

6. Бармак уены уйнау.

Бу бармак – бабай.

Бу бармак – әби.

Бу бармак – әти.

Бу бармак – әни.

Бу бармак – мин.

7. Аудиоязма, җыр тыңлау, кушылып җырлау.

(«Слушай-тыңла!» аудиосы.) 

Мин – әти.

Мин – әни.

Мин – малай.

Мин – кыз.

Мин – Мияу, мин – песи.

Мин – Акбай, мин – эт.

8. Саубуллашу.

Балалар. Сау бул, бабай.

– Сау бул, әби.

– Сау бул, әти.

– Сау бул, әни.

– Сау бул, малай.

– Сау бул, кыз.

Тәрбияче. Сау булыгыз, балалар.

Балалар. Сау булыгыз.