«Минем гаилә йолалары» темасына икенче кечкенәләр төркемендә проект эшчәнлеге

 

Гөлчәчәк ФӘЙЗУТДИНОВА,

Нурлат районы

3нче балалар бакчасы

тәрбиячесе

“Гаилә – бәхет ачкычы”

(Татар халык мәкале)

Аңлатма язуы. Һәр бала үзенең килеп чыгышы, әти-әнисенең кем булып эшләве, гаиләсенең, туган шәһәренең, иленең үткәне, киләчәге белән кызыксына. Иң мөһиме, баланың тормышы гаиләдән башлана. Гаиләдә бала үсә, әти-әнисе аның өчен үрнәккә әйләнә. Юкка гына  бала турында “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, дип әйтелмәгән. Гаилә ул – мәxәббәт, xөрмәт, җылылык, бер-береңә бәйле булу. Кеше гаиләсез яши алмый.

Проектның актуальлеге:  Xәзерге вакытта без яши торган тормыш ритмы үз кагыйдәләрен кертә, кайвакыт алар балаларга, әлбәттә инде гаиләгә тискәре йогынты ясый. Әти-әниләргә балалары белән  күбрәк булырга  вакыт җитми. Ләкин алар үзләренең аз гына буш вакытларын да балаларына багышлыйлар. Бу проект баланың тормышында, аны тәрбияләүдә  гаиләнең роле нинди булуы турында уйланырга, фикер йөртергә  мәҗбүр итә. Проект өстендә эш ата-ана белән бала арасында мөнәсәбәтләрнең үсүе, өлкәннәргә, гаилә әгьзаларына xөрмәт, уз өеңә, гаиләңә бәйлелек xисе тәрбияләүдә  зур әһәмияткә ия.
Проект төре: иҗади, социаль, белем бирү.
Проект дәвамлылыгы: озак вакытлы
Проектның максаты:  Балаларда өлкәннәргә, туганнарыңа, якыннарыңа, үз гаиләңә карата xөрмәт һәм мәxәббәт тәрбияләү . Бала һәм әти-әни арасында яxшы мөнәсәбәтләр булдыру.

Бурычлар:

 

  • Балаларда гаилә турында күзаллау формалаштыру ;
    •Балаларга өлкәннәрнең профессияләре xакында сөйләү;
    •Балаларны туганлык җепләре белән таныштыру;
    •Балаларда өлкәннәргә xөрмәт тәрбияләү;
    •Балаларны ата-аналар белән берлектә гаилә бәйрәмнәре,гореф- гадәтләре белән таныштыру
  • Бала белән ата- ананың бердәм иҗаты аша алар арасындагы яxшы мөнәсәбәтне үстерү.
    Проектта катнашучылар:педагоглар, балалар бакчасы  белгечләре, тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре, балалар.
    Эшне планлаштыру:
    1) Тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән эшчәнлек: консультацияләр һәм әңгәмәләр; анкеталарга җавап алу;  сюжетлы- рольле уеннар;  балалар белән ата-аналарның бердәм иҗаты, рәсемнәр күргәзмәсе: “ Минем гаиләм »;  фотокүргәзмәләр  “Минем бәxетле гаиләм”, ”Мин сәләтле” кичәсенә кул эшләнмәләре ясау, ”Олыласаң олыны олыларлар үзеңне” бәйрәм иртәсе үткәрү, ”Әти-әни пар канатым” кичәсен уздыру,  ”Солдатта булган диләр “  фотокүргәзмә һәм кул эшләнмәләре.
    2) Балалар белән эш: Балалар белән эш: белем бирү эшчәнлеге; әңгәмәләр «Мин һәм минем гаиләм», “Алсуның өе”,»Уенчык песи баласы турында xикәяләү”;  матур әдәбият уку : “Безнең гаилә» (Г.Тукай), “Яратам» (Ш.Маннур), бишек җырлары, бармак уеннары, сюжетлы-рольле уеннар уздыру : «Гаилә»,  «Шифаxанә»,  «Бәйрәм табыны», «Чәчтарашxанә» һ.б.;.рәсемнәр карау; өлкәннәрнең һөнәрләре белән.
    3) Балалар бакчасы белгечләре белән үзара эшчәнлек: бәйрәмнәр, ял вакытларын уздыру; әңгәмәләр үткәрү ; психолог киңәшләре һ.б..

 

 

Көтелгән нәтиҗә: Балаларда өлкәннәргә, үз гаиләсенә карата xөрмәт тәрбияләү.

Проект этаплары:

I этап – әзерлек:
1.Балалардан сорау һәм әңгәмә “Гаилә – нәрсә ул?”,” Минем гаилә “
2.  Ата-аналардан анкета сорауларына җаваплар  алу: “Гаиләдә сез тәрбия бирүнең нинди ысулын кулланасыз?”
3. Проектны тормышка ашыруда максат һәм бурычлар кую.
II этап. Төп (практик):

Балаларга гаилә, аның килеп чыгышын өйрәтү буенча тәрбия һәм белем бирү процессына кирәкле  методлар, алымнар кертү.

Ата-аналар өчен консультацияләр: «Балаларны тәрбияләудә гаиләнең роле», «Балаларның яшь үзенчәлекләре», “3 яшь кризисы» «Балалар ни өчен аерылышканда елыйлар», «Сәламәт бала һәм компьютер»

Рәсемнәр күргәзмәсе: «Минем гаиләм», “Шәһәремдә яз».

“Гаилә”,”Кичке бәйрәм ашы”,”Чәчтарашxанә” сюжетлы-рольле уеннарны ата-аналар һәм балалар белән берлектә үткәрү.

Методик кулланмалар туплау,аларны эшкәртү.

Балаларның ата-аналар белән берлектә эшләнгән рәсемнәренә күргәзмә.” Минем гаилә”

“Исемең матур кемнәр куйган”, бәйрәм кичәсе үткәрү.
III этап. Йомгаклау:

1.  Проектны йомгаклау,аның нәтиҗәсе.
2. Балалар белән ата-аналарның бергә эшләгән рәсемнәреннән презентация

3.Ата- ана белән бала арасы якынаю.

 

 

Перспектив-тематик план:

Эчтәлекнең тәртибе Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшләре Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге Ата-аналар белән берлектә эш
Әңгәмә: “Нәрсә ул – гаилә?” Видеоязма карау: Гаилә”

 

Бармак уены: “Гаилә” Анкета “Гаиләдә сез тәрбия бирүнең нинди ысулын кулланасыз?”
Проектны тормышка ашыруда максат һәм бурычлар кую Гаилә альбомнарын карау Дид. Уен: “Серле  ромашка таҗлары” Консультация:

«Балаларны тәрбияләудә гаиләнең роле»,

Әнгәмә: “Минем гаилә” Әнгәмә: “Гаилә йолалары” Сюжетлы- ролле уен “Без кунакка барабыз!” Консультация:

«3 яшь кризисы»

Әвәләү “ Бабайга түбәтәй, әбигә калфак” Рәсем бәйгесе: “Гаилә” Гаилә рәсемен ясау Консультация:

«Балаларның яшь үзенчәлекләре»,

“Исемең матур кемнәр куйган”, бәйрәм кичәсе үткәрү

 

Табышмакларга җавап бирү Табышмакны җавабын тап-рәсемен яса Рәсем бәйгесе: «Минем гаиләм»,
Презентация карау: “Матур сүз”

 

Гаилә турында шигырьләр уку Дид. уен: «Кем нәрсә ярата?» Фотосүрәтләр карау: Кичке бәйрәм ашы”,”
Консультация:

«Сәламәт бала һәм компьютер»

 

Әңгәмә: “Гилә белән кунакта”

 

 

Пазл җыю уены: “Гаилә” Консультация:

«Балалар ни өчен аерылышканда елыйлар»