Минем дә яхшы буласым килә

№76

Гөлчирә ШӘЙХЕТДИНОВА,

Мамадыш шәһәре 10 нчы “Миләшкәй”балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Максат. Балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру.

Бурычлар. Киң күңеллелек, җан ияләренә карата миһербанлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, күзаллау, күзәтүчәнлек, фикер йөртү сәләтен үстерү.

Сүзлек. Эче поша – борчыла, уйлана; урман чикләвеге зурлыгындагы башы – кечкенә мәгънәсендә, гөнаһ –начар эш, әүвәл – алдан эшләнгән эш мәгънәсендә, тәүбә итәм – начар эшләремне гафу итүне сорыйм.

Җиһазлар: проектор; кош маскалары, видеоязма.

Эшчәнлек барышы

1.Гасыйм Лотфиның “Эш үткәч,үкенүдән файда юк” хикәясен уку.

2.Текст буенча әңгәмә кору.(Әңгәмә өчен сораулар.)

а) Маратны сез нинди малай дип атар идегез, яхшымы яки начармы?

б) Безнең арада Марат кебек балалар бармы?

в) Кошлар ни өчен кешеләргә якынрак булырга тырышалар?)

(Ишек шакыган тавыш ишетелә).

Марат. Исәнмесез,керергә ярыймы? (Кыяр-кыймас кына бер малай керә)

Тәрбияче. Рәхим ит, син кем буласың?

Марат. Мин – Марат, сез яңа гына укыган хикәядәге малай. Балалар, сез мине гафу итегез, зинһар өчен. Мин тәүбә итәм. Әбием миңа: “Тәүбә иткән һәм яңадан начар гамәлләр кылмаган кешене гафу итәрләр”,- ди.

Тәрбияче. Бик яхшы, әйдә Марат, утыр. Балалар, Маратның әбисе әйткән сүзләрне яхшырак аңлар өчен мин сезгә бер китап күрсәтәм. Минем кулымда “Балаларга үгет-нәсыйхәт” дигән китап. Бу китап безне тәрбияле, яхшы бала булырга өйрәтә. Галим – Ризаэтдин Фәхретдин мирас итеп язып калдырган. Мин сезгә шушы китаптап бер өзек укып күрсәтәм. “Тәрбияле бала ялгышлык белән берәр тиешсез эш кылган булса, аның ярамаганлыгын кешеләрнең күз карашларыннан үк белеп алыр. Әгәр берәрсе үзенә нәсыйхәт итсә, аңа һич тә каршы әйтмәс, бәлки нәсыйхәт итүчегә: “Бу эшнең тиешсез икәнлеген үзем дә аңладым, моннан соң икенче мәртәбә эшләмәм, рәхмәт сезгә! Сездән Аллаһ разый булсын!”-дияр. Тәрбиясез бала исә, үзенең хатасын аңламас, кимчелекләрен төзәтү түгел, хәтта үзенә нәсыйхәт бирүчегә каршы яман сүзләр белән җавап бирер.”

Сүзлек эше:

эш кылган –эш эшләгән

нәсыйхәт итсә – киңәш бирсә

хатасын – ялгышын

яман сүзләр – начар сүзләр

Тәрбияче. Марат үзенең начар эш эшләгәнен аңлады, ул кабат мондый начар эш эшләмәс .Без аны гафу итәбезме?

Балалар. Әйе!

Тәрбияче. Бик яхшы. Ә хәзер без үзебезнең тирә-юньдәге җан ияләре –кошлар белән якыннанрак танышырга тырышырбыз.

Сезнең алдыгызда кош маскалары, аларны башка киюгә, без сезнең белән кечкенә кошчыкларга әверелербез һәм үзебезне кошлар кебек төрле хәлләргә куеп карарбыз. (Экранда шәһәр урамы, машиналар, кешеләр хәрәкәте күрсәтелгән видеоязма.)

Тәрбияче. Кошчыклар, сезгә уңайлымы?

Балалар. Юк!

Тәрбияче.Зәрия, ни өчен?

Зәрия. Чөнки без кечкенә, кешеләр, машиналар безне таптарга мөмкин.

Тәрбияче. Сез ни өчен  кешеләр яшәгән урынга киләсез?

Мәрьям. Безнең ашыйсыбыз килә.

Тәрбияче. Сез кешеләрдән ни өчен ярдәм көтәсез?

Илдан. Чөнки алар көчле һәм яхшы.

Тәрбияче. Аларның тавышлары аша без ни әйтә алабыз?

Нияз. Аларга куркыныч.

(Экранда читлектәге кошлар күрсәтелгән язма.)

Тәрбияче. Кошчыклар,сезгә уңайлымы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Илназ, ни өчен сиңа уңайсыз, хуҗаң сине ашата,эчертә?

Илназ. Миңа монда кысан, минем уйныйсым килә.

Тәрбияче. Кош ни әйтергә теләп сайрый икән?

Алия. Миңа әти-әнием, дусларым кирәк.

Тәрбияче. Кошчыклар, сез кешеләрнең нинди булуын теләр идегез?

Балалар җавабы. Кешеләр безне куркытмасыннар иде.

– Алар безгә җимлекләр ясасын.

– Ояларыбызны ватмасыннар.

– Читлеккә япмасыннар.

Уен. “Әйе, бу мин һәм минем дусларым”.

Тәрбияче. Бу уенның кагыйдәсе буенча сез үзегезне танысагыз “Әйе, бу мин һәм минем дусларым”,- дип җавап бирергә тиеш, ә үзегезне танымасагыз “Юк, бу без түгел”,- дигән җавапны бирерсез.

Тәрбияче. Кем су сибә гөлләргә һәм өзми  юк-барга?

Балалар. Әйе, бу мин һәм минем дусларым!

Тәрбияче. Кем саклый елга –күлләрне ?

Балалар. Әйе, бу мин һәм минем дусларым!

Тәрбияче. Кем куркытты кошларны,ояларын туздырды?

Балалар. Юк, бу без түгел.

Тәрбияче. Кем елатты нәниләрне?

Балалар. Юк, бу без түгел.

         Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән яхшыдан начарны аера алабыз. Ә сезне кошлар тормышының кайсы ягы кызыксындыра?

Балалар. Алар оча алалар.

Тәрбияче. Матур тавыш белән сайрыйлар.

Хәрәкәтле уен. “Аламын кош,бирмәмен кош”.

Йомгаклау.

Тәрбияче. Марат, син бүген ниләр турында белдең, балаларга нинди әйтер сүзең бар?

Марат. Кошларның тормышы кешеләргә бәйле, шунлыктан аларга ярдәм итеп торырга кирәк, җимлекләр һәм оялар ясау аларның тормышын җиңеләйтә.

Балалар. Кошларны куркытмаска, рәнҗетмәскә кирәк.

– Алар тавышны яратмыйлар, шуңа күрә оялары янында кычкырмаска.

– Кош оясындагы йомыркаларны, кошчыкларны кулыңа алып карама.

– Мин моннан соң кошларны саклармын, һәрвакыт булышып торырмын.

Тәрбияче. Марат, без дә синең фикерләрең белән килешәбез. Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Сезнең белән кошларга ярдәмгә беренче адымыбызны ясап, әти-әниләр белән бергә ясаган җимлекләребезне эләрбез.