Мин тормышка гашыйк

(Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби квест)

Энҗе ХӘСӘНОВА, Фирая ГЫЙЛӘҖЕВА,

Лениногорскидагы 2 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Максат:

– укучыларны Г.Зәйнашеваның иҗаты белән таныштыруны дәвам иттерү, иҗатына карата кызыксыну уяту һәм аны пропагандалау;

– укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә, сәнгатькә карата аңлы караш тәрбияләү;

– балаларның сөйләм телен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру.

Кичәгә әзерлек максатыннан укучыларга Гөлшат Зәйнашева турында укырга, иҗаты белән якыннанрак танышырга һәм  Интернеттан «Язмышлар һәм ялгышлар» видеоязмасын карарга  тәкъдим ителә. (https://yandex.ru/video/touch/preview/14449713437829115105)

Әдәби квест барышы

(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Кичә буласы залга интерактив такта, слайдта Г.Зәйнашева портреты, аның янында кичәнең эпиграфы язылган («…Гөлшат Зәйнашева популяр җырлары белән үзенә һәйкәл куйды». Р.Хафизова, язучы). М.Якупов язмасында Г.Зәйнашева шигыренә Мансур Мозаффаров иҗат иткән «Мин тормышка гашыйк» җыры яңгырый.

Бәйрәмчә киенгән укучылар чыга. Алар, ике команда булып, сафларга тезелгән.)

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Г.Зәйнашева тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби квестны башлыйбыз! (Алып баручы уен тәртибе белән таныштыра.) Күренекле шәхесебез һәм милли моң-көйләребез турында зирәклектә, тапкырлыкта көч сынашырбыз. «Гөл» һәм  «Шат» командаларына сүз бирелә.

1 нче тукталыш.  «Г.Зәйнашеваның популяр җырлары»

(Диварларда популяр җырларның QR-кодлары эленгән. Шуларны табып, исемнәрен кәгазь битенә язып, жюри әгъзаларына тапшыралар.)

 

Музыкаль номер. Музыка мәктәбендә укучылар башкаруында Г.Зәйнашева сүзләренә язылган җырлардан тезмә (уен коралларыннан баян, гитара, фортепиано, скрипка).

2 нче тукталыш. «Мин тормышка гашыйк»

Г.Зәйнашеваның тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тикшерү.

«Гөл» командасына сораулар

  1. Г.Зәйнашева ничәнче елны дөньяга килә?(1928 елның 13 гыйнвары.)
  2. Г.Зәйнашева кем тәрбиясендә үсә? (Әтисе ягыннан туган апасында, Минзәлә районы, Югары Тәкермән авылында.)
  3. Минзәлә педагогия училищесына ничәнче елда укырга кергән? (1945 елда.)
  4. Аның беренче китабы кайчан дөнья күрә? (1958 елда.)
  5. Г.Зәйнашева кайчан Язучылар берлегенә кабул ителә? (1969 елда)

«Шат» командасына сораулар

  1. Г.Зәйнашеваның туган авылы, районы? (Сарман районы, Иске Теләнче авылы.)
  2. Г.Зәйнашеваның әтисенең исеме? (Хисам.)
  3. Минзәлә педагогия училищесын ничәнче елда тәмамлый? (1949 елда.)
  4. Г.Зәйнашева кайчан Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була? (1991 елда.)
  5. Ул кайчан вафат була? (2005 елның 1апрелендә.)

Музыкаль номер. Укучылар башкаруында «Үз илемдә» җыры (Г.Зәйнашева сүзләре, С.Садыйкова көе).

3 нче тукталыш. «Җырның исемен тап!»

Г.Зәйнашева сүзләренә язылган җырлар яңгырый, җырның исемен табарга кирәк.

«Гөл» командасына

  1. Зур түгел шул, бик кечкенә

Бөрлегән мин, бөрлегән.

Бөрлегән генә булсам да,

Һәр эшкә дә өлгерәм. («Бөрлегәнем»)

  1. Кояш, кояш мәңге балкый,

Мәңге нур сибә;

Кояш гомере телим мин,

Әнием, сиңа! («Кояш гомере»)

«Шат» командасына сораулар

  1. Әй гитара, әй гитара,

Көмеш микән кыллары?

Гитара уйный бер егет –

Бар микән сөйгән яры? («Гитара»)

  1. Буразналар, буразналар –

Йөгерек дулкыннар.

Буразнамда игенкәйләр

Күкрәп уңсыннар!.. («Буразналар»)

Музыкаль номер. «Туган җирем – Татарстан» җыры (Г.Зәйнашева сүзләре, А.Ключарев көе). Экранда –Хәйдәр Бигичев башкаруында видеоязма.

4 нче тукталыш. «Шәхесләрне таны» бәйгесе

Бирелгән фотолардан Г.Зәйнашева белән бәйле булган кешеләрне танырга.

1   2     3 4

Җаваплар: 1. Сара Садыйкова. 2. Александр Ключарев. 3. Рөстәм Яхин. 4. Әлфия Афзалов.

5 нче тукталыш.  «Җырлар дөньясында»

Командаларга битләр таратыла, бирелгән вакыт аралыгында Г.Зәйнашева шигырьләренә язылган җыр исемнәрен язарга. Куллану өчен «Җырлар китабы»н бирергә була.

Командалар биремне башкарганда, 2 нче сыйныф укучылары саннар турында Г.Зөйнашева язган шигырьләрне сөйли.

1 нче укучы.

Саннар саный башласак,

Иң беренче – бер саны.

Мактап әйткән кебек, без

«Беренче» дибез аны…

Бер саны ул бер генә,

Әни дә бит бер генә,

«Әнием – бергенәм» дип,

Кадерлибез гел генә.

2 нче укучы.

Табигатьтә бөтен нәрсә

Ике төрле килгән безгә.

Бер чорлары кара булса,

Икенчеләре ап-ак төстә.

3 нче укучы.

Өч санын күрим дисәң,

Кара кухняга кереп.

Тәмле өчпочмакларны

Әни йөри пешереп.

4 нче укучы.

Түп-түгәрәк җир шары,

Аның да бар дүрт ягы.

Көнчыгышы, көньягы,

Көнбатышы, төньягы.

5 нче укучы.

Әнкәй пешерә ял көнне безгә

Бишбармак бишебезгә:

Әткәй, әнкәй, абыйга,

Сеңелем белән миңа.

6 нчы тукталыш. «Исемен тап»

Рәсемгә карап нинди җыр икәнен әйтергә.

  1. 2.   3.  4.

 

  1. 6. 7.   8.

Җаваплар: 1. «Бер атнада ничә көн?». 2. «Гармункаем, дускаем». яки «Кара урман». 3. «Китмә, сандугач». 4. «Ак пароход». 5. «Зәңгәр төймә». 6. «И Казан, Казан». 7. «Минем иркәм – биюче». 8. «Әбиемне яратам».

7 нче тукталыш. «Сүзләр болыты»на яшерелгән шигырь юлларын укыгыз.

 

 

Җаваплар:

  1. Ап-ак тун киеп, кыш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава. («Кыш килде»)

  1. Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк –

Безнең иң якын дуслар. («Кыш килде»)

Алып баручы. Жюри әгъзалары нәтиҗә ясаганчы, без сезгә Гөлшат апа Зәйнашеваның «И кызык Шүрәле» мюзиклыннан өзек карарга чакырабыз. Композиторы – Луиза Батыр-Болгари.

Хөрмәтле жюри әгьзалары! Йомгаклау өчен сүз сезгә бирелә.

(Әдәби квест барлык укучылар, килгән кунаклар белән бергәләп «Керкәле таулары» җырын җырлап төгәлләнә. Аның өчен экранга җырның караокесы куела.)

Кулланылган әдәбият:

  1. Даутов Р.Н. Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек. Беренче китап. – Казан: Мәгариф, 2006. – 92 – 97 нче битләр.
  2. Мәхәббәт һәм җыр: Шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 192 б.
  3. Татарстан язучылары – әдәби премия лауреатлары. (Төзүче һәм кереш сүз авторы Д.И.Фәйзуллина). – Казан: Татар кит нәшр., 2011. – 287 б.
  4. «Язмышлар һәм ялгышлар» видеоязмасы (https://yandex.ru/video/touch/preview/14449713437829115105)