Мин татарча сөйләшәм

№38

(Рус төркеме. I сыйныф)

Рузилә МӨХӘММӘТШИНА,

Казандагы 70 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат. Балаларның белемнәрен барлау, ныгыту; игътибарлылык, сорау-җавап күнекмәләрен активлаштыру. Иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: алдан әзерләнгән кроссворд, сораулыклар, ноутбук, экран, мультимедиа такта.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү ителлектуаль уен дәресе.

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты

1. Исәнләшү.

2. Дәрес тибын, үзенчәлекләрен аңлату.

3. Сыйныфны ике командага бүлү, исемнәр бирү; тактада, балл язу өчен, таблица төзеп кую.

II. Актуальләштерү

1 нче өлеш

Кроссворд чишү.

Өстән аска.

1. Хәреф танырга, авазларны дөрес әйтергә өйрәтә торган беренче китап. (Әлифба)

2. Кыргый хайваннар һәм кошлар яши торган урын. (Урман)

Сулдан уңга.

1. Дөньядагы иң кадерле кеше. (Әни)

2. Бакчада зур агачта үсә торган түгәрәк, кызыл яки яшел төстәге җимеш. (Алма)

3. Кадерен белеп ашый торган ризык. (Ипи)

4. Ул безне чиста һәм матур язарга өйрәтә. (Дәфтәр)

5. Сыер баласы. (Бозау)

6. Кыш көне күзәтелә торган табигать күренеше. (Кар)

7. Ул киң дә, тар да була, аның буенча машина да йөри, кешеләр дә атлый. (Урам)

8. Күлмәк нинди? (Матур)

9. Нинди сан? (Алты)

10. Кыш көне кия торган өс киеме. (Тун)

2 нче өлеш

Сүзләргә, сорауларга карап, дөрес кушымча ялгау.

(Һәр командага сүзләр бүлеп бирелә, җавап бирү вакыты билгеләнә, җаваплар тыңлана һәм нәтиҗә чыгарыла.)

Кая?                   Кайда?               Кайдан?

Авыл                            Урман                 Бакча

Мәктәп                Кунак                  Кибет

Өй                       Кибет                  Авыл

Урам                   Шәһәр                 Кунак

3 нче өлеш

Кайсы команда сорауларга тизрәк җавап бирә?

  1. Кешедә ничә бармак бар?
  2. Киң сүзенең капма-каршысы.
  3. Аю нинди хайван ул?
  4. Кояшлы, аяз, эссе һ.б. – бу елның кайсы вакыты?
  5. Күлмәк, чалбар, итәк һ.б. ‒ болар нәрсәләр?
  6. Ипи, сөт, шикәр һ.б. ‒ кайсы кибеттә сатылалар?
  7. Кәбестә, бәрәңге, кишер һ.б. ‒ болар нәрсәләр?
  8. Кешедә ничә күз һәм ничә колак бар?
  9. Әниләр бәйрәме кайчан була?
  10. 9 май нинди бәйрәм ул?
  11. Кышкы уеннарны атагыз.
  12. Без кайчан су коенабыз?
  13. Алма кайда үсә?
  14. Тавык нәрсә ул?
  15. Җылы сүзенең капма каршысын атагыз.

Физминутка (җыр белән)

Нәни чебиләр барсы да

Сары майка кигәннәр.

Зарядка ясарга диеп,

Бер урынга килгәннәр.

Корт, корт, корт, корт

Бер урынга килгәннәр.

4 нче өлеш

«Очты, очты» уены.

IV. Йомгаклау

Нәтиҗәләр ясау. Уен өчен рәхмәт әйтү.

Материал (rtf).