Мин – табигать баласы

№ 108

(«Тамчы-шоу» интеллектуаль уены)

Рафил МИҢНЕБАЕВ,

Әтнә районы Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбенең югары квалификация категорияле география һәм биология укытучысы

Уен барышы

1 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, укучылар һәм укытучылар, килгән кунаклар! Сезнең хөрмәткә без VIII сыйныф укучылары белән әзерләнгән «Тамчы-шоу» уенын күрсәтербез, ике команда арасыннан иң үткеннәрен, зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз.

«Тамчы-шоу» уенын барыгызга да бик яхшы таныштыр, шуңа да иптәшләрегезгә куллар чабып, аларга көч биреп утырырсыз, дип ышанып калабыз.

2 нче алып баручы. Иң элек безнең уеныбызның барышына һәм укучыларның чыгышларына бәя бирү өчен жюри составы билгеләп үтәсебез килә. Жюри составына түбәндәге укытучыларны һәм кунакларны тәкъдим итәбез. (Жюри сайлау.) Жюри әгъзалары, үз урыннарыгызны алуыгызны  сорыйбыз.

Шулай итеп, уеныбызны башлыйбыз! (Музыка уйный.)

1 нче алып баручы. Укучылар, табигатьне саклау – һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк, кеше үз-үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасыдай сакларга кирәк. Шуны истә тотып, 1994 елдан башлап, ел да 22 апрельдә Бөтендөнья җир көне билгеләп үтелә. Табигатьне саклау буенча төрле чаралар үткәрелә. Без дә бу чаралардан читтә калырга тиеш түгел.

2 нче алып баручы. Табигать-анабызны саклау никадәр изге гамәл икәнлеген истә тотып, без бүгенге интеллектуаль уеныбызны «Син – табигать баласы» дип атарга булдык.

Әйткәнебезчә, бүгенге уенда VIII сыйныф укучылары канаша. Хәзер сүзне, үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен, мин аларга бирәм.

(Укучылар үзләре белән таныштыра. Ике команданың да исеме, девизы яңгырый. Укучыларның шөгыльләре турында әңгәмә корырга да мөмкин. Визиткада команда әгъзаларына аерым чыгыш ясарга да, күмәк эшләргә дә рөхсәт ителә.)

1 нче алып баручы. Шулай итеп, I турны башлыйбыз. Ул «Булсаң зирәк, әйт тизрәк» дип атала. Командаларга 15 шәр сорау биреләчәк, иң төгәл, дөрес җавап биргән команда 15 очко алачак. Команда белән уйлау өчен 30 секунд вакыт бирелә. Командалар, сез әзерме?

«Ялкын» командасына:

Бер көндә 100 мең корткычны юк итүче кош. (Тукран)

Төче сулы иң зур күл. (Байкал)

Кайсы бөҗәкнең колаклары аякларында? (Чикерткә)

Кайсы кош баласы үз әнисен белми? (Күке)

Җирнең үсемлекләр үсә торган өске катламы. (Туфрак)

Җирнең су сүрүе. (Гидросфера)

Нинди агачның кәүсәсе ак? (Каен)

Үрмәкүчнең ничә аягы бар? (8)

Нинди кар тизрәк эри: чистасымы, щллщ пычрагымы? (Пычрагы)

Кайсы кош башка кошлар тавышы чыгара ала? (Сыерчык)

Җәнлекләрдән кайсысын «урман санитары» дип йөртәләр? (Бүре)

Яз хәбәрчеләре. (Кара каргалар)

Сукырлар да капшап таный торган үсемлек? (Кычыткан)

Хайваннар турындагы фән. (Зоология)

Бөтендөнья су көне. (22 март)

«Табигать» командасына:

Тере организмнарга сулау өчен кирәкле газ. (Кислород)

Юл буендагы дару үләне. (Бака яфрагы)

Тынычлык символы булган кош. (Күгәрчен)

Баобаб агачын серкәләндерүче хайваннар. (Ярканатлар)

Амазонка елгасындагы ерткыч балык. (Пиранья)

Нинди җиләк кара, кызыл, сары була? (Карлыган)

Урман санитары, кош. (Тукран)

Бөтендөнья җир көне. (22 апрель)

Поши һәр кыш саен нәрсәсен югалта? (Мөгезен)

Коңгызның ничә канаты бар? (4)

Атмосферада углекислый газның артуы нәрсәгә китерә? (Парник эффектына)

Дөньядагы иң зур хайван. (Зәңгәр кит)

Иң озын телле кош. (Тукран. Теленең озынлыгы 15 см га җитә.)

Жирафның кайсы аяклары озынрак – алгысымы, әллә арткысымы? (Бертөрле)

Үсемлекләр турындагы фән. (Ботаника)

(Жюри нәтиҗәләр чыгарган арада музыкаль пауза. Жюри I турга нәтиҗә ясый.)

II тур – «Сез игътибарлымы?»

Бу турда экранда командаларга бер-бер артлы рәсемнәр күрсәтелә. Игътибар белән карап, истә калдырырга һәм түбәндәге сорауларга җавап бирергә тиешләр. (Слайдлар)

Сораулар:

«Ялкын» командасына. Икенче рәсемдәге егет нинди төстәге кием кигән иде? (Сары төстәге кием)

«Табигать» командасына. Бишенче рәсемдә ничә бала сурәтләнгән иде? (Ике)

2 нче алып баручы. Рәхмәт сезгә! Хәзер җавапларны тикшерәбез. Бик  тә игътибарлы икәнсез.

Укучылар, без табигать балалары. Кешеләр үзләренә кирәк булган барлык әйберләрне табигатьтән ала. Шунлыктан аның байлыклары кимемәсен дисәк, без аны яратырга һәм сакларга тиешбез.

III тур – «Сорау – миннән, җавап – синнән»

«Табигать» командасына:

1. Матурлыгыма сокланып, мине күпме кеше өзә. Ә миңа чәчәк атар өчен 10 ел вакыт кирәген уйламыйлар да. Кешеләр миннән йөрәк авыруларын дәвалаучы тамчылар ала. Элек мине күп җирдә очратырга мөмкин булса, хәзер мин яклауга мохтаҗ. (Энҗе чәчәк)

2. Матур түгел икәнлегемне үзем дә беләм. Мине күрсәләр, күпләр читкә тайпыла, таш ыргыта яки аяклары белән тибеп җибәрәләр. Барысы да матур булмый бит инде. Ләкин мин кешеләргә зур файда китерәм. Бакчаларындагы бөҗәкләр белән көрәшәм. Матур тавышларыбыз өчен японнар безне өйдә тоталар. (Гөберле бака)

«Ялкын» командасына:

1. Без елдан-ел азаябыз. Табигать безгә иртә чәчәк ату бурычы куйган. Кеше, кыш буе чәчәккә сусап, юри генә, кулына тотып карау өчен безне өзә, таҗларны тотып карый, ташлый. Ә бит без аңа күпме файда китерә алыр идек. Без бит әле бал кортларына да кирәк. Яз көне аларга азык табу авыр. Ә безнең чәчәкләргә теләп куналар. Кешеләр үзләре бездән дару ясый. (Үги ана яфрагы)

2. Безнең хакта күп легендалар сөйләнелә. Без кошларга һәм җәнлекләргә охшамаганбыз. Без караңгылыкны яратабыз. Ләкин без –дошманнар түгел, ә кешенең дуслары. Башны аска каратып эленеп торырга яратабыз. Ямьсез булганыбызга без гаепле түгел бит инде. (Ярканат)

(Жюри нәтиҗәләр чыгарган арада бер укучы «Без – табигать балалары» дигән шигырь сөйләп ала. Ахырда жюри нәтиҗәләр чыгара.)

IV тур – «Кем күбрәк?»

Бу турда  хәрефләр тәкъдим ителә. Нинди сүз килеп чыгар икән?

Ш Б Р Т А Н У К А

2 нче алып баручы. Әйе, чыннан да, бу – тукранбаш дигән сүз. Әлеге сүздән тагын нинди сүзләр төзи алырсыз икән? (1 минут вакыт бирелә. Командалар чиратлашып сүзләр әйтә.)

V тур – «Мәкаль әйтеш»

Һәр командага, чиратлаштыры, мәкальләрнең яртысын укыла, командирлар аларны дәвам иттерергә тиеш була.

«Ялкын» командасына:

Ил төкерсә, … (күл булыр).

Ялгыз агачны … (җил сындыра).

Сәламәт тәндә – … (сәламәт акыл).

Эшләп үлмәссең, … (чирләп үләрсең).

Язгы көн – … (ел туйдыра).

Агач – җимеше белән, … (кеше эше белән матур).

Саф һава – … (тәнгә дәва).

Кош – канаты белән, … (кеше дуслары белән көчле).

Вакытсыз ачылган гөл … (тиз сулар).

Аерылганны аю ашар, … (бүленгәнне бүре ашар).

«Табигать» командасына:

Бер чәчкә белән … (яз булмый).

Чәчкән – җыяр, … (чәчмәгән – елар).

Тамыры нык агач … (давылдан курыкмас).

Черек агачны … (корт баса).

Бүре баласын бүреккә салсаң да … (урманга карар).

Ике куянны кусаң – … (берсен дә тота алмассың).

Үзең эчәсе коега … (бервакытта да чүп салма).

Яз яме – чәчкә белән, … (көз яме – көлтә белән).

Җәй көне – чанаңны, … (кыш көне арбаңны әзерләп куй).

Ат дагалаганда … (бака ботын кыстырмый).

          VI тур – «Капитаннар  бәйгесе»  

«Ялкын» командасы капитанына сораулар:

Имезүчеләрең йөрәге өч камералы. (Юк, дүрт камералы.)

Хлорофилл – үсемлекләргә яшел төс бирүче пигмент. (Әйе)

Бар кошлар да оча ала. (Юк)

Дөянең умырткалыгы туры. (Әйе)

Суга тирәнрәк чумар өчен крокодиллар таш йоталар. (Әйе)

Эукариот күзәнәкләрдә төш юк. (Юк)

II группа канлы кешеләр универсаль донорлар булып тора. (Юк, I группа.)

Суалчанның кан әйләнеше системасы ачык. (Юк)

Ак аю пингвиннар ашамый. (Әйе)

Цитология – күзәнәк турындагы фән. (Әйе)

«Табигать» командасы командирына сораулар:

Җирдә иң зур материк – Африка. (Юк)

Акыл төше 9 яшьтә  чыга. (Юк)

Кеше организмында күзәнәкнең 200ләп төре бар. (Әйе)

Диңгез керпесе буынтыгаяклылар тибына керә. (Юк)

Гөмбә ул – үсемлек. (Юк)

Гепарт – җәнлекләрдән иң җитезе. (Әйе)

Дөгенең ватаны – Көньяк-Көнбатыш Азия. (Әйе)

Җираф урамнан мәктәпнең икенче кат тәрәзәсеннән класска карый ала. (Әйе)

Тритон ул – сөйрәлүче. (Юк. Ул – җир-су хайваны.)

Ак аюның йоны ак була. (Юк, төссез, үтә күренмәле.)

1 нче алып баручы. Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез! (Жюри уен нәтиҗәләре белән таныштыра, җиңүче команданы игълан итә.)

2 нче алып баручы. Укучылар, шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълүматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз.