Милли мәгарифебезне алда ни көтә?!

 

Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА,

Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның халык укытучысы

«Күп милләтләр яшәгән җәмгыятьтә һәр халыкның туган телендә белем алуы аның киләчәген билгели, ул сәяси мәсьәләгә тиң.

Тел бетү – халык бетү, инкыйраз булу димәктер.

Тел һәм милләт низагы, бетмәс-төкәнмәс дәвам итеп, илнең үсешенә һәм күтәрелешенә киртә булачак».                                                      

Болар – күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче һәм публицист Йосыф Акчураның 1908 елда язган сүзләре. Сембер фабриканты Акчуриннар нәселеннән булып, сәясәт, тарих, фәлсәфә, социология өлкәләрендә киңкырлы белем алган, Төркиядә гомер иткән елларда Әнкара, Истанбул университетлары профессоры, сәяси тарих фәнен укыткан галим-мөгаллимебезнең моннан 110 ел элек язган әлеге сүзләре бүген дә актуаль. Әле күптән түгел генә Россия Президенты В.Путинның, илебезнең төрле төбәкләре лидерларын җыеп, тел хакында зур сөйләшү уздыруы да, шушы көннәрдә генә булып узган Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда, үзәк мәсьәлә буларак, ана теле мәсьәләсенең куелу да, халкыбыз тарафыннан массакүләм мәгълүмат чараларында тел мәсьәләсенең кискен рәвештә күтәрелүе дә – бөтенесе безгә әлеге тема буенча нәтиҗәле сөйләшүләр кирәклегенә дәлил, ишарә.

Шунысын да ассызыклыйк: Татарстан җире, аның башкаласы – Казан татар телен саклый торган бердәнбер урын. Бөек әсәрләр иҗат ителгән тел, дәүләтләрен гөрләтеп яшәткән тел, милләтебезнең рухын нык һәм сәламәт яшәткән татар телен югары дәрәҗәдә кайгыртырга тиешле төбәк Җир йөзендә бүтән юк.

Тик, нишләптер, җәмгыятьтә милли мәгарифтән курку яши. Уттан курыккан кебек курку. Ни өчендер, без шактый еллар: «Башлангычта гына булса да ана телендә укытырга кирәк» дигән уйдырма белән буталдык. Соңгы елларда тел саклауны гаилә җилкәсенә салмакчы булып азапланабыз. «Ата-ана баласы белән татарча сөйләшсә генә, телне саклый алабыз», имеш. Ә әти-әни үзе телне белми. «Гына», «Генә» кисәкчәләрен кушып сөйләшү үзе генә дә телне чикли, аны каркас-кысалар эченә кертә. Гасырлар дәвамында милләтебезнең бишеге булган, аны саклап килгән, тарихыбызның үткәнен, бүгенгесен киләчәккә тапшыра килгән телебезне мондый чикләүләр белән әсирлеккә алу һич кенә дә дөрес түгел. Телне «гына», «генә» белән чикләү аны кухня теле итеп кенә калдыруга, ахыр чиктә тәмам юкка чыгаруга илтә. Телнең бөтенлеген саклау кирәк. Тел – ул дөньяны күзаллау. Һәрбер телнең бөтенлеге, тулылыгы, үзҗитешлеге бар.

Башлангычта гына укытырга ярарлык, ана баласына бер генә бишек җыры җырларлык яки бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбызны яд итәр өчен генә «тел-тел» дибезме, мәдәниятеңне сакларлык егәре калмаган, социаль тышчасын югалткан телгә омтылабызмы? Үзебез утырган агачның тамырына чабабыз. Без күпме генә милли мәгариф турында сөйләшмик, телне саклау проблемасын күтәрмик, бер төп сорауга җавап бирмәсәк, без һаман бер тырмага китереп басачакбыз: милли мәгариф – ул фәннәрне ана телендә укыту. Бу фикерне анык һәм тәвәккәл итеп әйтмәсәк, күпме генә матур сүзләр сөйләшмик, 110 ел элек Йосыф Акчура әйткән эзгә барып чыгачакбыз: милләтне саклау – ул телне саклаудан, ә тел саклау шул телдә  язылган дәреслек буенча укытудан башлана. Физика, математика, химия, биология, тарих дәреслекләре. Фикерләү сәләтен, фикерләү рәвешен үстерә торган, дөньяны күзаллау формалаштыра торган фәннәр. Телне саклау – ул һич кенә дә атнага ике сәгать татар теле укыту түгел, я булмаса, җыр җырлап, мохит тудыру түгел, ә балалар бакчасыннан алып, мәктәп, урта һәм югары уку йортларында шул телдә белем бирү системасын булдыру. Телне фәндә куллану. Германия мәгариф системасын төзегән атаклы педагог Адольф Дистерверг: «Милли булмаган мәгариф юк, шуңа күрә укыту туган телдә генә, ә укытучылар шул халыкның рухи вәкилләре булырга тиеш», – дип язган.

Кызганыч, бердәм дәүләт имтиханнары (ЕГЭ) рус телендә дигән сәбәп белән фәннәрне татар мәктәпләре гел русча укытуга күчеп бетте. Димәк, ана телебезгә тәрҗемә ителгән федераль дәреслекләргә заказ бирүнең кирәге калмады. Мәктәпләрдән заказ булмагач, татарча дәреслек чыгару туктады. Ана телендә укытучы кадрларга ихтыяҗ бетте. Ә монысы «эшебезне» тагын да җиңеләйтте: педагогик институтларның да кирәге калмады. Милли кадрлар әзерләү практикасы юкка чыкты. Тел югалу кыю адымнар белән алга бара. Чаң сугабыз!!! Без барыбыз да бүген уйланырга тиеш! Бу хәл, үз чиратында, безнең ана телендә чыга торган массакүләм мәгълүмат чараларына да ихтыяҗны юкка чыгара. Мәктәп яшендә кулына татарча дәреслек тотып карамыйча формалашкан кешедә, аңлашыла инде, татар романнарын, повестьларын укуга да ихтыяҗ бетә. Милли мәктәп – милләтнең мәдәни, рухи мирасының бишеге, алай гына да түгел, аның гаранты. Аңа мөнәсәбәт тә шундый булырга тиеш.

2008 елда Россиянең ул чактагы мәгариф һәм фән министры, Россия Конституциясенең 19 нчы, 26 нчы, 43 нче, 68 нче маддәләренә каршы килә торган боерык чыгарып, милли телләрне тупикка китереп терәде.

Унбер ел буена баланы татарча укытабыз-укытабыз да, имтиханнарын  русча тапшырырга мәҗбүр итәбез. Үз илендә, үз җирендә, ана телендә укып, тулы бер милләт баласының башка телдә имтихан биреп ятуы…

Дөнья мәгарифе практикасында моның аналогын табу бик кыен. Бу хәлнең  асылында зур каршылык ята. Адәм баласының сайлау хокукын юкка чыгару каршылыгы. Имтихан бирү телен сайлау – ул киләчәккә кыйблаңны билгеләү, үзеңнең рухи иминлегеңне тәэмин итү дигән сүз. Кешене бу хокуктан мәхрүм итәргә беркемнең дә хакы юк!

Шуңа да кичекмәстән киң җәмәгатьчелек, ата-аналар, мөгаллимнәр исеменнән Россия Конституциясе гаранты булган В.В.Путин белән телләрне тупикка китереп кыскан 362 нче боерыкны гамәлдән чыгару турында аңлашу табарга кирәк. Моның өчен без «Мәгариф турында»гы федераль законына гражданнарның Конституциядә каралган хокукын гарантияләүче  – туган телдә урта белем алу хокукын, йомгаклау аттестациясен дә исәпкә алып, үзгәреш кертү инициативасы белән чыгарга тәкъдим итәбез.

Шушы бер адым үзе генә дә милли мәгарифкә сулыш алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу адым Россиянең бөтенлегенә дә, рус теленең саклануына да һич кенә дә янамый. Бу бит һич кенә дә Пушкин, Толстой телен инкарь итү түгел. Безнең гимназиядә уку-укыту процессы тулы күләмдә Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча алып барыла. Тик ана телебездә!   

Милли мәгариф системасы, алда әйтеп узганымча, тулы һәм өзлексез булырга тиеш. Моның үрнәге итеп, үзебезнең уку йортында соңгы елларда Президентыбыз һәм хөкүмәтебез ярдәме белән башкарылган эшләрне атап узасым килә: 2013 елда гимназиябез ишегалдына балалар бакчасы төзелде. Татар балалар бакчасы. Барлык тәрбиячеләребез ике дәүләт телен камил белә, балаларга ана телен чыннан да өйрәтеп чыгаралар. Бакчабызга керергә теләүчеләр бик күп, тагын бер татар бакчасы ачарлык чират тезелеп тора. Бакча – гимназиянең структур булеге. Аннан 7 яшьтә, тел өйрәнеп, балалар гимназиябезгә керәләр һәм I сыйныфтан алып XI сыйныфны тәмамлап чыкканчыга чаклы ана телендә белем алалар.

Гимназиябезнең укыту базасы ныгытылды: заманча җиһазлар белән тәэмин ителде. Халык сизде: база яхшы, коллектив стабиль, укытучылар тәҗрибәле, биналар төзек. Быел башлангычтан ике сыйныф чыгардык, биш сыйныф беренче класска кабул итеп куйдык. Үткән ел да шулай ишәйгән идек. Әлеге фактлар халкыбызда милли мәгарифкә ихтыяҗның көчле булуын раслый.

Хәзер исә, ишегалдыбызда тагын бер бина – остазлык мәктәбе бинасы төзелә башларга тора. Анда КФУ студентларын милли мәктәпкә укытучы итеп әзерләү буенча гамәли  эшчәнлек алып барылачак. Икенче төрле сүзләр белән әйтсәк, ул КФУ өчен милли мәктәпкә предметларны ана телендә укытырга кадрлар әзерләү лабораториясе булачак. Гимназия укытучыларының эш тәҗрибәсе монда нигез итеп алыначак.

Милли мәгариф системасы яшәсен өчен ул өзлексез булырга тиеш. Милли университет кирәк. Аның вакыты җитте. Карыйк, соңгы 10 – 15 елда гына да республикабызда нинди зур үзгәрешләр булды: IT-лицей, киләчәктә инженерлар, химиклар, программистлар әзерләү өчен нигез була алырлык махсус лицей-гимназияләр, халыкара мәктәпләр, Иннополис һ.б. үсеп чыкты. Болар бөтенесе я инглиз, я рус телендә эшли. Милли университет ачу өчен дә матди мөмкинлекләр табылыр, рухи, сәяси ихтыярыбыз өлгереп җитәр, дип ышанып калам.

Моннан 25 ел элек Татарстан Фәннәр академиясен ачып, Татарстан җитәкчелеге көчле һәм дөрес адым ясады. Әмма милли мәктәп белән Фәннәр академиябез арасында ак тап бар. Ул – милли университет. Ә тарих ак тапларны кичерми.  

Язмамны без күтәрә торган проблемаларның тирәнлеген, иң мөһиме милләт өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күрсәтә торган истәлек белән тәмамларга уйлыйм.

Шактый еллар элек авар халкының бөек шагыйре Рәсүл Гамзатов истәлекләрендә күземә ташланып, йөрәгемне бүген дә сулкылдатып тора торган хәл ул.

Рәсүл аганың танышы Бөек Ватан сугышында улын хәбәрсез югалта. Ана улын җуйган хәсрәттән кара шәл ябына һәм аны салмый. Айлар, еллар уза… Рәсүл Гәмзатов чит илгә чыгуының берсендә бу ханымның улын таба, аның белән сөйләшә. Сөенеп кайтып, анага: «Улың исән, кара шәлеңне сал, күрдем, сөйләштем», – ди. Ана кара яулыгын салып ташлый. Берничә минуттан: «Телне онытмаганмы?» –ди. Җавап: «Оныткан, тәрҗемәче белән сөйләштек», –ди аксакал. Ана сүзсез кала. Сак кына, ташлаган кара шәлен күтәреп, башына кире яба. Бөтенләй салмаска…

Шуңа да барча милләттәшләремә җан ачысы белән мөрәҗәгать итәм: газиз халкым, милләт буларак авар анасыдай язмышка калмасак иде!