Милли йолалар – халкыбыз хатирәсе

№ 120

Ләйсән ХИСАМОВА,

Балык Бистәсе районы мәгариф бүлегенең милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек буенча методисты

Һәр татар кешесе мәдәниятебезне, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне белергә бурычлы. Халкыбыз үзенең чын йөзен тарих көзгесендә күрергә тиеш.

Милләтнең тормыш-көнкүреш тәртибе, үзенчәлеге күп йолалар башкару белән бәйләнгән. Йола дип милләтнең яшәешенә борынгы заманнарда ук кереп урнашкан тормыш – көнкүреш яки дин кануннарын үтәү белән бәйле тәртип һәм гадәтләрне атыйлар.

Соңгы елларда халкыбызның милли йолаларына, гореф-гадәтләренә, матур бәйрәмнәренә игътибар арта бара. Бу бик сөенечле хәл. Бүген без Сабантуй, Нәүрүз, аулак өйләр, каз өмәләрен кире кайтарып, татар халкының йолаларын саклап калуга зур игътибар бирәбез. Димәк, әле милли рухыбыз сүнмәгән, сүрелмәгән.

Әгәр милләтнең милли йолалары юкка чыга икән, халыкның рухи байлыгы саега. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, безгә йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне онытмаска, саклап калырга кирәк.

Фольклор һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра. Әсәрләре исә- яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Халкыбызның сихри әкиятләре, моңлы җырлары, фәлсәфи әйтемнәре, мәгънәле, тапкыр мәкальләре, гыйбрәтле риваятьләре һәм легендалары, искиткеч табышмаклары киләчәк буынны тәрбияләүдә рухи азык булып тора. Әлеге үткәрелгән бәйрәмнәрдә халык авыз иҗаты зур урынны били.

Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре, йолалары була. Алар милләтне тулы, бөтен килеш саклый һәм халыкның милли горурлык культурасын тәрбияли.

Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга бара дип уйласак та, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр саклана. Ул хәзинәләрнең күбесен без бары тик халыкның үзеннән өйрәнеп, өлкәннәрне сөйләтеп кенә белә алабыз.

Кеше үзенең яшәү дәверендә күптәрле гореф-гадәтләр,йола-кануннар белән очраша.Каз өмәсе, өй күтәрү һәм печән чабу өмәләре, Сабан туе, Гает  һәм Корбан бәйрәме,һ.б.Билгеле,безнең йолаларыбыз моның белән генә дә бетми.Кешенең гомер юлында бихисап күп истәлекле вакыйгалар булып тора.Берничәсен искә төшерик әле.

Көз көне суыклар җитү белән, авылда Каз өмәләре башлана. Йолку-чистарту эшләренә авылның иң уңган-булган кызлары чакырылган.Аннан иңнәренә көянтә салган сылу кызлар,парлап-парлап асылган казларны юарга чишмәгә юл алган. Кичен исә өмә үткән йортта каз бәлеше, каз мае белән майланган мич коймагы пешкән.Кызлар,егетләр кич утырырга аулак өйгә җыелган.Кызлар,моңлы җыр җырлап, кул эшләре белән шөгыльләнгән.Егетләр канат чистарткан.Кич буена уен-көлке,җыр, гармун тавышлары тынып тормаган.

Элеккеге йолаларның тагын  берсе — “Печән чабу” өмәсе.   Өмәне бик күңелле үткәргәннәр. Авыл халкы атларга төялеп, гармуннар сузып, җырлап, печән җиренә барганнар. Барып җиткәч, печән чабу эшен башлап җибәргәннәр. Алар күмәкләшеп эшләгәннәр, үзара ярышканнар.Менә шунда беленгән инде кемнең уңганлыгы! Ул вакытта көннәр бик кызу булган. Печән чабып арыгач, күмәкләшеп утырып ашаганнар, ял иткәннәр, халкыбызның яратып уйный торган “Чума үрдәк, чума каз”, “Гөлбану”, “Каеш сугыш” кебек уеннарын уйнаганнар.Мондый вакытта эш  күңел ачулар белән үрелеп барган. Шуңа күрә халык ару- талуны белмәгән. Хәзерге вакытта мондый күмәкләшеп печән чабулар да, каз өмәләре дә юк.

Шуны да искәртеп үтәсе килә, элекке йола-гадәтләр онытылып барса да,Балык Бистәсе төбәгендә яңалары калкып тора. Шуларның берсе- “Изгеләр көне”, икенче төрле “Изгеләр ашы” дип тә йортелә. Бу йола җәй көне үткәрелә. Гадәттә, айлар буе яңгыр яумый. Шул уңайдан халык болынга чыга, авылның өлкәннәре намаз укып,яңгыр тели, хатын-кызлар табын әзерли. Соңыннан барысы да тәм-том белән сыйлана. Бу йола һәр җәйне бәйрәм төсен ала, хәтта читтән дә кайталар. Ни хикмәт, шушы йоладан соң матур гына яңгыр явып үтә.

Урам очрашулары, тау шуу йолаларын үткәрү авылыбыз халкының күркәм гадәтләрен онытмавын күрсәтә.

Әйе, татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Алар гасырлар аша безнең хозурга килеп ирештеләр. Без боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер, дип  ышанасы килә.