Милли бәйрәмебез – Сабантуй

 

(Балалар бакчасында күңел ачу чарасы)

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА,

Балтач бистәсендәге 2 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларны татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй белән таныштыру.

Бурычлар:

белем бирүдә: балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам иттерү: Сабантуй бәйрәме турында күзаллаулар бирү, кызыксыну һәм ярышларда катнашу теләге уяту;

үстерелешле: балаларның физик сыйфатларын үстерүгә ярдәм итү: җитезлек, көч, тизлек, балаларның хәрәкәт активлыгына булган ихтыяҗын канәгатьләндерү;

тәрбияви:

татар халкына карата мәхәббәт һәм толерант мөнәсәбәт, милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә карата кызыксыну тәрбияләү;

– төрле биремнәрне үтәүгә җаваплы караш тәрбияләү;

– уңай хис-тойгылар, яшьтәшләре белән аралашу, үзара аңлашу һәм бер-береңә ярдәм итү теләге тудыру.

Материаллар һәм җиһазлар: кечкенә һәм зур әләмнәр, аркан, капчыклар, чиләкләр, көянтәләр, йомырка белән кашыклар, таяк, чүлмәк, бүләкләр.

Алдан башкарылган эш: бәйрәм турында иллюстрацияләр карау, әңгәмә уздыру.

Бәйрәм барышы

(Мәйдан бәйрәмчә бизәлгән. Сылу кыз белән Батыр егет сөйли-сөйли чыгалар.)

Сылу кыз. Күрдеңме?

Батыр егет. Күрдем.

Сылу кыз. Белдеңме?

Батыр егет. Белдем.

Сылу кыз. Сөендеңме?

Батыр егет. Сөендем.

Сылу кыз. Бер дә сөенгән шикелле түгел!

Батыр егет. Ә син нәрсә турында сорадың соң?

Сылу кыз. Сабантуй бәйрәме турында.

Батыр егет. Син аны әйбәт итеп сора: «Син бу матурлыкны күрәсеңме? Нинди бәйрәмдә булганыңны беләсеңме? Бәйрәмне ачып җибәрергә нәкъ менә сиңа тапшырганнарына сөенәсеңме?» – диген. Мин дә: «Әйе, әлбәттә, һичшиксез!» – дип җавап бирер идем.

Сылу кыз. Аңлашылды. Җитеп торсын. Бәйрәмне алып барырга безгә тапшырганнар икән, димәк, башлыйк.

Батыр егет. Хәерле көн, балалар, әти-әниләр, килгән барлык кунаклар!

Сылу кыз. Бүген без иң күңелле, иң яраткан, иң тантаналы бәйрәмебез –Сабантуйны билгеләп үтәбез.

Батыр егет. Сабантуй – ул хезмәт бәйрәме, дуслык бәйрәме. Бүген без сезне балалар Сабантуена чакырабыз! («Сабантуй» көе яңгырый. Әләмнәр тотып, бер төркем балалар чыга, көй астында төрле күнегүләр ясыйлар. Балалар шигырь сөйли.)

1 нче бала.

Бүген безгә бәйрәм килде,

Булыр бик тә күңелле.

Сабан туе, сабан туе,

Җырла, уйна, ярыш, бие!

2 нче бала.

Сабантуй – күңелле бәйрәм!

Барыбызга бу күптән билгеле.

Күпме уен һәм ярышлар!

Кызык булыр шикелле!

3 нче бала.

Матур җырлар яңгырый,

Җырла һәм бие генә!

Шатлыклар тулы бәйрәм ул,

Сабантуй гына димә!

4 нче бала.

Сабантуйда көч сынаша

Кыюлар һәм җитезләр,

Без беләбез – алар бүген

Алырлар күүүп бүләкләр!

5 нче бала.

Матур җыр яңгырасын,

Син дә кушылып җырла!

Күңел ачыйк бергәләшеп,

Балалар Сабантуенда!

(«Җырлы-моңлы балачак» җыры (Анна Попова сүзләре, Лилия Таһирова көе) башкарыла.)

Алып баручы. Сылу, Батыр! Ә сез уйнарга яратасызмы?

Сылу кыз. Әлбәттә, яратабыз! Без – балаларга уйнарга гына булсын!

Батыр егет. Без – малайларга ярышырга гына булсын!

Алып баручы. Алайса, бәйрәмне мин дәвам итәм, ә сез уеннарда катнашыгыз!

Игътибар! Игътибар!

Ярышны башлау кирәк!

Кем җитез, кыю, оста,

Чык бирегә тизрәк!

Менә сезгә капчыклар,

Эченә җәһәт кенә

Кереп басыгыз, дуслар!

Кем тизрәк йөгерәчәк,

Шул, әлбәттә, җиңәчәк!

«Капчык киеп йөгерү» ярышы

Алып баручы.

Карагыз әле, кашыкка

Куелган бер йомырка.

Кашык кабып йөгереп кил,

Тик йомырканы ватма!

«Кашык кабып йөгерү» ярышы

Алып баручы.

Минем яраткан уен,

Ул сезгә ошаячак!

Чүлмәк ватыш булачак!

Җиңүче бүләк алачак!

«Чүлмәк ватыш» уены

Алып баручы.

Чиләк тулы су –

Бик тиз алып бар.

Көлүләр, елмаюлар –

Монда барысы да бар.

«Чиләк белән су ташу» уены

Алып баручы.

Иң көчле малайларны

Арканга чакырабыз!

Җидегез – сулдан, җидегез – уңнан,

Ярышта сынатмагыз!

«Аркан тартыш» уены

Алып баручы.

Сабантуй – милли бәйрәм ул,

Күңелле олы бәйрәм.

Матур түгәрәккә басып,

Биеп алыйк, ичмасам!

(Балалар башкаруында татар халык биюе – «Чабата».)

Алып баручы. Сылу, Батыр, ярышларда катнаштыгызмы? Күрәм-күрәм, бүләкләрне шактый алгансыз!

Сылу кыз. Бүгенге бәйрәм бик күңелле булды, миңа бик тә ошады.

Батыр егет. Киләсе елга мин дә, тагы да батыраеп, янә Сабантуйга килермен.

Алып баручы. Менә, дуслар, көтеп алынган Сабантуй бәйрәме да тәмам.

Гөрләп узды Сабантуе

Балалар бакчасында,

Киләсе елга да булыр,

Килегез, барчагыз да!

Ә хәзергә сау булыгыз,

Безгә килгән кунаклар!

Милли бәйрәмне онытмыйк,

Үткәрик Сабантуйлар!

Алып баручы. Киләсе елда да Сабантуйда очрашырга язсын! Сау булыгыз!