Милләтләр дус булганда илдә дә тынычлык
(Мәктәпкә әзерлек төркеме)
Эльмира СӘЛИМГӘРӘЕВА,
Сарман районы Җәлил бистәсендәге
3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: милләтара аралашу культурасын үстерү.
Үстерү бурычы: балаларның аңлауларын, инициативалыгын, сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Тәрбия бурычы: балаларда туган илне ярату, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: орнаментлы аппликацияне (фриз) коллектив белән төзәргә, сәнгатле образ тудыру өчен кирәкле материаллар кулланырга өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәләре: сәнгати-эстетик үсеш, танып белү үсеше
Методик алымнар һәм чаралар: слайд күрсәтү, үстерешле диологлар, иптәшләренә һәм үзенә бәя бирү.
Җиһазлау: ноутбук, презентация, киселгән рәсемнәр (милли киемнән киенгән төрле милләт вакилләре), полосага киселгән 2 ватман, клей, кисточкалар, салфетка, төрле милләт вәкилләре бизәкләре, кайчы, фломастер, хәрефләр, предметлар сүрәтләнгән рәсемнәр.
Сүзлек өстендә эш: толерантлык, фриз.
Алдан үткәрелгән эш: Идел буе халыклары турында әңгәмә үткәрү, җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннар уйнау, китапханәгә экскурсиягә бару, әкиятләр уку, табышмаклар әйтешү, интернет челтәреннән, китаплардан кирәкле материаллар эзләп табу
слайдлар карау, буяар белән эшләү.
Эшчәнлек төзелеше
Кереш өлеш.
- Исәнләшу.
- Әңгәмә.
Төп өлеш.
- Дидактик уен “Бу рәсемдә нинди сүз яшерелгән?”.
- уен “Рәсемне җый”.
- Ял минуты.
- . уен “Бизәкне таны”.
- Апликация ( полосода декоратив композиция).
Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы
Кереш өлеш
(Балалар бүлмәгә керә. Исәнләшү. Балаларның кәефләрен белү. Әңгәмә).
Тәрбияче: матур итеп елмаеп,
Исәнләшик, дусларым!
Малайларым, кызларым,
Исәнмесез, дусларым
Дусларым әйләнә-тирәгезгә куз салыгыз эле, сезнең кайберләрегез милли киемнәр кигән. Сез ничек уйлыйсыз, бүген без нәрсә турында сөйләшәбез? (Балалар җавабы).
Тәрбияче: бүген без сезнең белән бик мөһим нәрсәләр турында сөйләшү өчен җыелдык. Һәр кешенең кече Ватаны бар. Дусларым, әйтегез әле, без кайсы илдә яшибез? (Балалар җавабы).
Тәрбияче: бик дөрес. Россия ул гаят зур ил. Ә без сезнең белән нинди республикада яшибез? (Балалар җавабы).
Тәрбияче: Татарстан Республикасы күпмилләтле, әмма халыкның зур өлешен татарлар һәм руслар тәшкил итә. Татарстанда татар, руслардан башка тагын нинди милләт кешеләре яши? (Балалар җавабы).
Тәрбияче: әйе, бездә татарлар, руслар, марилар, чувашлар, удмуртлар, башкортлар һәм башка милләт кешеләре яши Аларның һәрберсенең үз туган теле бар. Алар да үз туган телләрендә аралашалар, үзләренең милли йолаларын үтиләр.
Дусларым, һәрбер милләт вәкиле үз Ватанына, тарихка, мәдәнияткә ничек карарга тиеш? (Балалар җавабы). Һәрбер милләт үзенең иленә тугры булып карырга тиеш.
“Бу рәсемдә нинди сүз яшерелгән” уены
Тәрбияче: игътибар белән рәсемгә карагыз әле, анда сурәтләнгән предметлар атамасының беренче хәрефләрен алып, килеп чыккан сүзне укырга кирәк. (Балалар җавабы. (Дуслык)
Тәрбияче: Әйе дусларым, без бүген сезнең белән милләтләр дуслыгы турында сөйләшәбез. Дуслык – дөньяда иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслык булса гына, җир шарында тынычлык булыр. Шулай ук тынчлык булсын өчен халыкларга бер-берсенең гореф-гадәтләрен, яшәешен белү дә кирәк.
Тәрбияче: дуслык ул кемнәр арасында булырга мөмкин? Ничек уйлыйсыз? (Балалар җавабы).
Тәрбияче: дусларым, уйлап карыйк әле, дуслык дибез, дуслар дибез, ә дус булу өчен бер-береңә карата, башка милләт вәкилләренә карата ничек, нинди карашта булырга кирәк? (Балалар җавабы).
Тәрбияче: бик дөрес әйтәсез дусларым. Хөрмәт белән карарга, түземле булырга кирәк, матур сөйләшергә, бер-береңне авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәскә. Моны икенче төрле итеп әйткәндә үзара дус булырга кирәк. Башка милләт, дин вәкилләренә карата түземле булу шарт.
Тәрбияче: чыннан да, яхшы сүзне барыбыз да яратабыз, ягымлы сүз ишетсәк, күңелебезгә рәхәт булып китә. Дусларым, әйдәгез әле үзеңне әдәпле һәм толерантлы итеп күрсәтү өчен нинди сүзләр әйтергә кирәклеген искә төшерик. Менә бу тылсымлы чәчәкне түгәрәк буенча җибәрәбез, бер-беребезгә ягымлы сүзләр әйтәбез.
“Ягымлы сүзләр” уены.
Тәрбияче: безнең төбәктә нинди милләт вәкиллэре яши? (Балалар җавабы).
“Рәсемне җый” уены
Тәрбияче: дусларым эйдәгез эле парлашып басыйк. Мин сезгә рәсемне җыярга, рәсемдә нинди милләт вәкилләре сүрәтләнгәнен эйтергә, ул милләт турында ниләр белүегезне сөйләп бирергә тәкъдим итәм. (Балалар җавабы).
Ял минуты.
Тәрбияче: дусларым эйдәгез ял итеп алабыз. Тиз генә ике төркемгә бүленегез.
(Төрле милләт көйләре яңгырый, үзегезнең төркемдә һәрберегез хәрәкәт күрсәтергә тиеш була, башкалар аның артыннын кабатлыйлар, аннан көй алышына, икенче төркемдәге укучы шул көйгә туры китереп хәрәкәтләр күрсәтергә тиеш була).
Тәрбияче: әфәрин. Бик күңелле ял иттек дусларым.
“Бизәкне таны” уены.
Тылсымлы экран кабына. Слайд 1, 2, 3, 4, 5, 6.
Тәрбияче: дусларым игътибар белә тылсымлы эрранга карагыз. Бу нинди милләт вәкилләренең милли бизәге? (Балалар җавабы).
Тәрбияче: әфәрин дусларым.
Тәрбияче: ә хәзер мин сезгә 3 төркемгә бүленеп төрле милләт вәкилләренең милли бизәкләре ярдәмендә фриз ясарга тәкъдим итәм. ФРИЗ ул дусларым, полосада декоратив композиция ясау. Архитекторлар бу декоратив композицияләрне төрле йортларны бизәр өчен кулланалар. Архитекторлар бууласыгыз киләме? (Балалар җавабы).
Апликация ( полосода декоратив композиция).
Тәрбияче: Булдырдыгыз дучларым!
Йомгаклау өлеше
Тәрбияче: дусларым без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? (Балалар җавабы). Төрле милләт кешеләре дус яшәсеннәр өчен , нәрсә эшләргә кирәк? Дуслык нәрсә ул? (Балалар җавабы). Сез бүген монда күргән, ишеткәннәрегезне кемгә сөйлисез? Балалар җавабы).
Тәрбияче: булдырдыгыз дуслар.
Рус киеме кигән бала: Наш Татарстан дружбой славится!
Нам жить в Татарстане очень нравится!
Во веки нельзя нашу дружбу разбить,
Нанизаны мы на единую нить!
Татар киеме кигән бала: Ярдәмләшеп, җырлап, көлеп,
Яшик кояшлы илдә.
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Дуслыкның көче шунда!
Саубуллашу.